Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тукай бүләген түбән төшермик, ул – иҗади бүләк"


Тукай бүләгенә намзәтләр халык белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:15 0:00

Тукай бүләгенә намзәтләр халык белән очрашты

23 март Казанның Тукай музеенда 2016 елгы Тукай бүләгенә намзәтләр белән очрашу үтте. Ун намзәт катнашкан чарада Тукайны түбән төшермәскә, быелгы бүләкләрне барлык намзәтләргә дә бирергә дигән фикерләр яңгырады.

Халык белән очрашуда быелгы Тукай бүләгенә намзәт итеп күрсәтелгән 14 дәгъвачыдан унысы катнашты. Газинур Морат, Альберт Хәсәнов килмәде, "Болгар цивилизациясе. Меңъеллык юл" иҗат төркеменнән дә вәкил дә булмады. Җәүдәт Сөләйманның исә чит илдә булуы әйтелде.

Намзәтләрнең теләген истә тотып, чыгыш ясаучыларга әлифба тәртибендә сүз бирелде. Биш минуттан арттырмаска дип әйтелсә дә, кемнәрдер үз чыгышларын озынрак тотты, кемнәрдер нәкъ вакытында тәмамлады.

Намзәтләр җыелган халыкка үзләренең әсәрләрен танытты, фикерләрен шигъри юллар һәм җырлар белән аңлатып бирүчеләр дә булды.

Бер сәгатьләп барган чыгышлардан соң намзәтләр журналистлар һәм халыкның сорауларын җаваплап үтте.

Тукай бүләгенә намзәтләр журналистлар сорауларына җавап бирде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:25 0:00

Азатлык радиосының намзәтләрнең барысына берьюлы юнәлткән, сез быелгы Тукай бүләген үз арагыздан кемгә бирер идегез, дигән соравына намзәтләрнең күпчелеге, бу бүләкне барлык намзәтләргә дә бирер идек, дип җаваплады. Араларыннан дәшми калучылар да күренде.

"Безнең гәҗит" журналисты Фәнзилә Мостафинаның, үзегезне ни өчен Тукай бүләгенә лаек дип саныйсыз, дигән соравына намзәтләр исеменнән Зиннур Хөснияр җавап бирде.

"Сеңлем, аның өчен безнең әдәби әсәрләрне укырга кирәк. Һәм бу сорауны без сезгә бирергә тиеш. Рәхмәт", дип белдерде ул. Фәнзиянең соравына башка җавап бирергә теләүче булмады.

Чара ахырында кино белгече Юрий Гвоздь матбугат әһелләренә дә мөрәҗәгать итеп, үз фикерен яңгыратты.

"Бүген монда җыелган намзәтләрнең барысы да иҗат кешеләре. Быелгы намзәтләрнең барысы да бик көчле. Намзәтләр арасында "Болгар цивилизациясе" сәнгати экспозиция инсталляциясе авторлары да бар. Әмма бүген алардан беркем дә юк. Бу бик җитди мәсьәлә. Без моны әйтергә тиеш. Шушы төркем сикереп чыгып быел бу бүләкне алырга мөмкин. Аңлыйсызмы? Чөнки анда Болгар, Меңъеллык турында сүз алып барыла. Моңа алданмаска кирәк.

Бу төркемдә сигез кеше бар. Мин бик игътибар белән аларның исемнәрен карап чыктым. Боларны ничек аңларга әйтимме. Әйтик, кемдер китап чыгара икән, аңа типография мөдире дә, корректоры да кушыла. Бу төркемдә дә шулайрак.

Тукай бүләге ул - иҗади бүләк. Тукай бүләге бер төркемнән әллә ничә кешегә бирелмәскә тиеш. Һәр намзәт бу бәйгедә үзенең иҗат эше белән үзе катнашырга тиеш. Тукайны түбән төшермәскә кирәк. Бу премия - иҗади бүләк", дип белдерде ул.

XS
SM
MD
LG