Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда балалардан җыелган акчага Украинадагы сугышка җибәрү өчен УАЗ машинасын сатып алганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Февральдән башлап мәктәпләрдә "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дигән ярминкәләр үтте, балаларга пешкән әйберләр, кул эшләнмәләре, тозланмалар, кайнатмалар алып килергә кушылды.

Татарстанның Биектау районы мәктәпләре ярминкәләр вакытында кергән акчаларына УАЗ машинасы сатып алган. Бу хакта үзенең Telegram-каналында район башлыгы Равил Хисаметдинов хисап биргән. Моңа "НеМосква" каналы игътибар иткән.

Район башлыгы машинаның ачкычын хәрбиләргә тапшырган. "Машина безнең сугышчыларга зур файда китерер дип өметләнәбез", дип язган ул.

Биектау район газеты бу районның сугышка җибәргән 23нче машинасы булды дип искәртә.

Февральдән башлап мәктәпләрдә "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дигән ярминкәләр үтте, балаларга пешкән әйберләр, кул эшләнмәләре, тозланмалар, кайнатмалар алып килергә кушылды. Мондый ярминкәләрне балалар бакчаларында да оештырдылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре хисабына күпме акча җыюлары әйтелми.

  • Русиянең Украинага каршы сугышына хезмәт итүдә Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентларны күпләп җәлеп итәләр. Алай гына түгел, соңгы вакытта балалар бакчаларына йөрүче сабыйларны "патриотик тәрбия" дигән сылтау белән хәрбиләр өчен кирәк-ярак әзерләтә башладылар.
  • Балигъ булмаган балалар хезмәт дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш вакытта окоп шәме, мина "койрыгы", маскировка челтәре, хәрбиләр өчен пижама һәм башка кирәк-яраклар ясый. Студентлар җилкәсенә дрон кебек кеше үтерүче корал җиһазы җитештерү төшә. Азатлык Татарстан балалар бакчалары, мәктәпләре һәм уку йортларында балаларны сугышка хезмәткә ничек җәлеп итүләрен өйрәнгән иде.
  • "Сибирь.Реалии"га сөйләгән белгеч (исеме иминлек хакына әйтелми) әйтүенчә, укучыларны һәм студентларны сугыш өчен эшләтүнең ике сәбәбе бар: "балаларны милитаризацияләү" һәм эшче көчләр кытлыгын каплау. Эксперт укучыларны хезмәт килешүе төземичә эшләтәләр ди. "Бу эш бирүчегә бала хезмәтен куллану куркыныч тудыра, шуңа да балигъ булмаган яшьләр документсыз эшли", ди ул.
  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң белем бирү системы милитаристик рухка күчте. Шул исәптән мәктәпләрдә укучыларның башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә пилотсыз очкычларны сугышчан куллану нигезләрен өйрәнә башлаячагы да билгеле булды.
  • Моңа кадәр мәгариф белгече Марат Лотфуллин моны "бүгенге сәясәтнең бер өлеше һәм бу сугышка әзерләнү" дип белдергән иде Азатлыкка. "Хәрби әзерлек дәресләренең нәрсә икәнен беләбез инде. Балалар дроннар өйрәнәчәк. Бүген безнең илгә солдатлар кирәк. Мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән. Хәзер абортларны туктатырга җыеналар. Солдалар җитми. Безнең дәүләт зур сугышка әзерләнә, бу шуның бер адымы", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG