Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 сентябрьдән Русиядә мәктәп укучыларын пилотсыз очкычларны сугышчан кулланырга өйрәтмәкчеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Саклану министрлыгыннан килгән җавапта әйтелгәнчә, балаларга дроннарның “төрләрен, нәрсә өчен кулланыла алуын, ничек корылган булуын, техник характеристикаларын, дошманның пилотсыз очкычына каршы тору ысулларын” өйрәтергә телиләр.

1 сентябрьдән башлап, Русиядә башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә мәктәп укучыларын дроннар куллану нигезләренә өйрәтергә ниятлиләр. Бу тәкъдимне саклану һәм мәгариф министрлыклары хуплады, дип җиткерде Федерация шурасы каршындагы дигитал икътисад үсеше шурасы рәисе урынбасары Артем Шейкин.

"Тәкъдим каралды һәм хупланды. Ниятләнгәнчә, 1 сентябрьдән укучылар башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә пилотсыз очкычларны сугышчан куллану нигезләрен өйрәнәчәк", дигән сенатор "Новости" агентлыгына.

Шейкинга саклану министрлыгыннан килгән җавапта әйтелгәнчә, балаларга дроннарның "төрләрен, нәрсә өчен кулланыла алуын, ничек корылган булуын, техник характеристикаларын, дошманның пилотсыз очкычына каршы тору ысулларын" өйрәтергә телиләр.

"Хәзер гаскәр ул Калашников автоматы гына түгел, пилотсыз җиһазлар да", дигән сенатор.

Моңа кадәр башлангыч хәрби әзерлекнең ОБЖ дәресендә укытылачагы әйтелгән иде.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсы әзерләнә, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
  • Март ахырында Русиядә мәктәп програмына пилотсыз очкыч дәресләре кертергә тәкъдим иткәннәр иде. Пилотсыз очкычлар дәресен хезмәт предметының бер өлеше буларак укытырга мөмкиннәр диелде. Мәктәп укучыларына пилотсыз очкычларның конструкция төрләре, програмнары турында өйрәнү файдалы булачак дип саныйлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG