Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә мәктәп програмына пилотсыз очкыч дәресләре кертергә тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Пилотсыз очкычлар дәресен хезмәт предметының бер өлеше буларак укытырга мөмкиннәр. Мәктәп укучыларына пилотсыз очкычларның конструкция төрләре, програмнары турында өйрәнү файдалы булачак дип саныйлар.

Пилотсыз очкыч җитештерү һәм сатучы ширкәтләр Русия мәктәп програмына пилотсыз очкычлар дәресләре кертергә тәкъдим иткән. Әлеге дәресләрдә теория укыту гына түгел, гамәли тәҗрибә бирү дә тәкъдим ителә. Бу хакта "Аэронекст" ассоциациясенең Русия транспорт министрлыгына җибәргән хатына таянып, "Ведомости" яза.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, әгәр мәктәпләрдә мондый дәресләр кертелсә, бу Русиягә авиация өлкәсендә кадрлар суверенитетына ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый хат язуларын басмага ассоциациянең баш мөдире Глеб Бабинцев та раслаган.

Пилотсыз очкычлар дәресен хезмәт предметының бер өлеше буларак укытырга мөмкин, дигән ул. Бабинцев фикеренчә, мәктәп укучыларына пилотсыз очкычларның конструкция төрләре, програмнары турында өйрәнү файдалы булачак.

"Ведомости" язуынча, Русия югары уку йортларында пилотсыз очкыч белгечләрен әзерли башлаганнар да инде. Мондый програмнар нигезендә белем алучы студентларның саны – 30 меңләп кеше диелә.

  • Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле Русиядә пилотсыз очкычлар гына түгел, алар белән идарә итә алырдай белгечләргә дә кытлык булуы аңлашылды.
  • Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
  • Былтыр көз медиа Русия хакимиятләре пилотсыз очкычлар партиясенә алмаш итеп, Иранга кәгазь чит ил акчалары һәм Көнбатыш Украинага биргән, сугышта яулап алынган коралларның үрнәкләрен җибәргән, дип ышандырды.
  • Шул ук вакытта Иранның үз хәрбиләрен аннексияләнгән Кырымга җибәрүе һәм аларның ярымутрауда русияләргә дрон очыртырга ярдәм итүе билгеле булды. Иран дроннары белән Украинадагы һәдәфләргә беренче һөҗүмнәрен ясаганда ук Русия проблемнарга дучар булды, иран инструкторларын Кырымга шул сәбәпле җибәргән булулары бар. Америка күзләве мәгълүматынча, русияләр иран дроннарын августта куллана башлаган һәм күп җиһазларны эшләтә алмаган. Моңа аларның мондый корал куллану тәҗрибәсе булмау сәбәпче булган дип фаразлана.
  • Путин фәрманы белән башланган сугышның Русия мәгариф системына да үз йогынтысы булды. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, ә уку елы башыннан мәктәпләрдә һәр яңа атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG