Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең барлык мәктәпләрендә уку атналары ил гимнын җырлаудан башланачак


Бу чараны киләсе уку елы башыннан гадәткә кертәчәкләр. Гимн башкарганда Русия байрагы да күтәреләчәк диелә.

Киләсе уку елыннан Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр уку атнасы башында ил гимнын башкарачаклар. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Киләсе уку елында 1 сентябрьдән һәр мәктәптә уку атнасы башында гимн башкарылачак, дәүләт байрагы күтәреләчәк", дип белдергән ул "Дөреслектә көч!" ("Сила в правде!") мәктәпләрдә узучы русиякүләм тарихи форумда.

Шулай ук бүген алданрак мәгариф министры Русия мәктәпләрендә балалар беренче сыйныфтан ук тарих укый башлаячак дип игълан иткән иде.

24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә төрле юллар белән халыкта, аеруча балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятырга тырышалар.

Русия мәгариф министры ил гимны астында дәүләт байрагын күтәрүне 13 апрельдә тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдимне кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да тиз арада тормышка ашыра башладылар.

18 апрельдә Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә Русия байрагын күтәрергә кушты, бер атна вакыт бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG