Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәктәп укучылары тарихны беренче сыйныфтан өйрәнә башлаячак


Әлегә Русия мәктәпләрендә тарихны бишенче сыйныфтан башлап өйрәнәләр.

Русиядә мәктәп укучылары тарихны беренче сыйныфтан ук өйрәнә башлаячак. Бу хакта "Дөреслектә көч!" ("Сила в правде!") мәктәпләрдә узучы русиякүләм тарихи форумда Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдергән.

"Тарихи хәтер саклансын өчен барысын да эшләячәкбез. Мин мәктәпләрдә тарихи белем бирү беренче сыйныфтан башлаячак дигән карар кабул иттем", дигән Кравцов, бу хакта ТАСС яза.

Әлегә Русия мәктәпләрендә тарихны бишенче сыйныфтан башлап өйрәнәләр.

Элегрәк Росборнадзор башлыгы Анзор Музаев, якындагы елларда Бердәм дәүләт имтиханына Украинадагы "махсус операция" турында да сораулар кертелергә мөмкин дип белдергән иде.

24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә төрле юллар белән халыкта, аеруча балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятырга тырышалар.

13 апрельдә Русия хөкүмәте илдәге барлык мәктәпләрне дәүләт символикасы, төгәл әйткәндә байраклар белән тәэмин итәргә ниятләве турында белдергән иде. Русия мәгариф министры Сергей Кравцов моның белән бәйле, "тәрбиянең мөһим элементы" буларак, атнага бер мәртәбә Русия гимны астында дәүләт байрагын күтәрергә тәкъдим итте. Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да моны тормышка ашыра башладылар инде.

18 апрельдә Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә Русия байрагын күтәрергә кушты, бер атна вакыт бирде.

Путинның Украинадагы сугышы вазгыятендә Русия мәктәпләренә махсус дәресләр уздырырга да тәкъдим ителде. Педагоглар урта һәм югары сыйныф укучыларына санкцияләр вазгыятендә импортны илдә җитештергән тауарларга алыштыруның файдасы турында сөйләргә тиеш диделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG