Accessibility links

Кайнар хәбәр

Sky News: Русия дроннарга алмашка Иранга 140 миллион евро кәгазь акча һәм сугышта яулап алынган Көнбатыш кораллары тапшырган


Киев полициясе Русиянең Иранда җитештерелгән камикадзе-дронына ата, 2022 елның октябре
Киев полициясе Русиянең Иранда җитештерелгән камикадзе-дронына ата, 2022 елның октябре

Бу кораллар ярдәмендә Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы киләчәктәге сугышларда куллану өчен Көнбатыш технологияләрен өйрәнә, коралларның күчермәсен ала алачак, ди белгечләр.

Русия хакимиятләре пилотсыз очкычлар партиясенә алмаш итеп, Иранга кәгазь чит ил акчалары һәм Көнбатыш Украинага биргән, сугышта яулап алынган коралларның үрнәкләрен җибәргән. Бу хакта Sky News-ка иминлек хезмәтләрендә эшләүче чыганаклары сөйләгән.

Британия телеканалы әңгәмәдәше мәгълүматынча, 20 августта иртүк Тәһран һава аланына Русия очкычы очып килгән, ул 140 миллион евро кәгазь акча, шулай ук Британиянең танкларга каршы кулланылучы NLAW ракетлары, Американың танкларга каршы Javelin ракет комплексы һәм Stinger зенит ракет комплексыннан торган кораллар йөге китергән.

Бу кораллар ярдәмендә Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы киләчәктәге сугышларда куллану өчен Көнбатыш технологияләрен өйрәнә, коралларның күчермәсен ала алачак, дигән Sky News әңгәмәдәшчесе.

Боларга алмаш итеп Иран Мәскәүгә 160 пилотсыз очкыч, шул исәптән 100 данә Shahed-136 "камикадзе-дрон"ы биргән диелә.

Алдагы берничә көндә Мәскәү Тәһран белән 200 миллион евролык дроннар алу турында тагын бер килешү төзегән, дип ышандыра канал чыганагы.

  • Соңгы вакытта Русия гаскәре Украинаның инфраструктурасына Иранда җитештерелгән кораллар ярдәмендә көчле һөҗүмнәрне еш ясый башлады, аларны "камикадзе-дроннар" дип атыйлар.
  • Мәскәү һәм Тәһран Русиянең Ираннан дроннар сатып алуын айлар дәвамында кире кагып килде.
  • 5 ноябрьдә Иран тышкы эшләр министрлыгы беренче мәртәбә Тәһранның Мәскәүгә дроннар сатуын таныды, әмма алар әле сугыш башланганчы ук тапшырылган иде һәм монда сүз "аз санлы" дроннар турында гына бара, дип белдерде.
  • Иранның Русиягә пилотсыз очкычлар сатуы - БМОның иминлек шурасы 2015 елда кабул иткән резолюцияне боза, дип белдерде АКШ, Британия һәм Франция. Бу документка ярашлы, Тәһранга кертелгән чикләүләр тәртибе йомшатыла, әмма ул билгеле бер төрдәге коралларын сатмаска тиеш иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG