Accessibility links

"Халык хәтерендә миллионерлар түгел, Тукай калган"


Бәйге сәхнәсе
Бәйге сәхнәсе

Тукай тууга 130 тулу уңаеннан Чаллының үзәк китапханәсендә "Тукай укулары" бәйгесе узды. Биредә Кама аръягы шәһәрләре һәм районнарында эшләүчеләр, Тукай иҗатын яратучылар җыелды.

Бәйгене Татарстанның "Таттелеком" акционерлар җәмгыяте белән Чаллы үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге оештырды. Барлыгы егермедән артык кеше Тукай әсәрләрен укуда, яттан сөйләүдә, җырлауда осталыкларын күрсәтергә тырышты. Алар арасында чаллылардан тыш Түбән Кама, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Менделееевски калалары вәкилләре дә бар иде.

Һәркайсы Тукайның нинди дә булса әсәрен башкарды. Беренче сүз Актаныш районыннан килгән Наилә Хәернәсовага бирелде. Ул шагыйрьнең “Киңәш” шигырен сөйләде. Аннан соң Чаллыдан Лүция Ягъфәрова, Менделеевскидан Ләлә Тимербулатова, Әгерҗедән Әсгатъ Садыйков, Алабугадан Илвира Шәрәфетдинова һәм башкаларның чыгышлары алкышларга күмелде. Чаллының 10нчы мәктәбендә укучы Ивелина Сөнгатуллананың "Шүрәле"не урысча башкаруы да тамашачыга шулай ук ошады.

Чарага Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова да чакырулы иде. Тукай көннәренә багышланган әлеге кичәдә ул төп чыгыш ясаучы да булды дип әйтергә була.

Фәүзия Бәйрәмова: "Халык хәтерендә миллионерлар түгел, Тукай калган".
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

"Гаиләсез, баласыз килеш Габдулла Тукай тау-тау хезмәтләр язып калдырган. Ни өчен Тукай шундый бөеклеккә ирешә алган? Чөнки ул зур михнәтләргә, басымнарга дучар ителгән милләт баласы. Ул бар кыенлыкларны ашап халык арасыннан чыккан кеше. Шундыйлар гына халыкның чын хәлен аңлый ала. Тукай шундый булган. Тукайга хәзер дә тере кеше итеп, зарлы кеше итеп карарга кирәк. Әгәр халкыбыз бөек Тукайны искә ала, аның шигырьләрен сөйләүче, тыңлаучы бар икән, милләтебез әле яши дигән сүз. Ул заманнарда да байлар, миллионерлар булган. Ләкин халык күңелендә Тукай калган. Зур рәхмәт, мине Чаллы, Татарстан язучылары Тукай бүләгенә тәкъдим итте. Без дә бит халыкны сакларга, милләтне агартырга тырышабыз. 65 яшемә җитеп Тукай бүләгенә тәкъдим ителүем минем өчен зур мәртәбә. Бу көннәрне күрә алуыма Аллаһыма да рәхмәтле", диде Фәүзия ханым һәм Тукай шигыреннән соң үз әсәрләрен дә укыды.

Люция Ягъфәрова чыгыш ясый
Люция Ягъфәрова чыгыш ясый

Чарада катнашып Тукай әсәрләрен башкаручы иң осталарны жюри әгъзаләре күрсәтте. Гран-прига Чаллыдан Люция Ягъфәрова лаек булды. Ул "Туган тел" җырын башкарган иде. Әгерҗедә туып үскән, хәзер Чаллыда яшәүче Миләүшә Гыймранова Тукай шигырен башкарып икенче урынны алды. Шушы җиңүчеләр Кама ягы данын яклап Кырлайга барачак. Анда бар Татарстаннан җыелган осталар апрель азанындарак Тукай туган көнгә багышланган шушындый ук сәләт күрсәтү бәйгесендә катнашачак.

XS
SM
MD
LG