Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү яшьләре "Бердәмлек"тә күңел ача


"Бердәмлек" яшьләре
"Бердәмлек" яшьләре

Мәскәүнең мәдәни үзәге каршында эшчәнлек алып баручы яшьләрнең "Бердәмлек" клубы үзенең биш еллык юбилеен бәйрәм итте.

Клубта Мәскәү яшьләре генә түгел, Мәскәү өлкәсе яшьләре дә катнаша. Клуб җитәкчеләренең берсе Римма Гомәрованың әйтүенә караганда, биш ел эчендә санап китәрлек күптөрле чаралар узган. "Без Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе дип аерып тормыйбыз, барлык чараларны да бергә уздырабыз, милли мәдәни мохтариятләр уздырган чараларда да бик актив катнашабыз", ди ул.

"Бердәмлек"тә "Аулак өй" кичәләре ай саен диярлек уза. Ул чараларда кимендә 200дән артык яшьләр җыела. Клубта ислам нигезләренә багышланган укулар да, татар теле дәресләре дә, милләтара концертлар да даими булып тора. Мәдәни үзәк китапханәсендә яшьләр еш кына татар шагыйрьләренә, язучыларына багышланган конференцияләр дә уздаралар. Күптән түгел генә Һади Такташ, Гадел Кутуйга багышланган кичәләр узды. Клуб әгъзалары бергәләп еш кына төрле шәһәрләргә сәяхәткә дә йөриләр. Казан, Киев, Истанбул, Петербур шәһәрләрендә булганнар. "Беренче май көннәрендә Калининградка барып кайтмакчы булабыз, Җиңү бәйрәменә Казанга сәяхәт планлаштырдык", диде Римма Гомәрова.

Бәйрәмнән күренеш
Бәйрәмнән күренеш
Клубның биш елллык юбилее турында Римма Гомәрова болай диде:

"Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле узды. Чакырган күпчелек кунакларым ялындырып тормады, рәхмәт төшсен. Казаннан җырчы-музыкант Исмаилнең килүе генә дә үзе ни тора! “Киләсеңме?” дип сорауга, гитарасын күтәреп вокзалга чапкан кешеләр еш очрамый, андый дусларың булу - үзе бер байлык", ди Римма.

"Мәскәү артистлары да катнашып, кичәбезне бизәделәр. Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге “Илдан” бию төркеме, Тәнзилә Хөснетдинова җитәкчелегендәге “Газиз” театр студиясе, Илдар Шиһаповның “Тальян” төркеме, “Сафнур” төркемнәре катнашырга үзләре теләк белдерделәр. Аларның барысында да дип әйтерлек безнең "Бердәмлек" клубы әгъзалары да шөгылләнә", ди ул.

Ләйсән Сафина котлый
Ләйсән Сафина котлый
Казанның “Идел” яшьләр үзәге белән дә “Бердәмлек” клубы күптәнге дуслар икән. Аларны биш елллыгы белән котларга “Идел” яшьләр үзәгеннән Ләйсән Сафина һәм башкалар да килгән иде. Клуб активистларына Ләйсән Сафина үзләренең бәйрәм бүләкләрен тапшырды.

Клубны юбилее белән Татарстанның вәкаләтле вәкиллегеннән яшьләр белән бәйләнеш бүлеге төркеме Эмиль Фәйзуллин һәм Мәскәү өлкәсе милли мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Могтасаров котлады.

Бәйрәмгә килгән яшьләр бу очрашудан бик риза калганнарын белдерделәр. Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соңа алар барысы да бергә татарча дискәтүк оештырып баянга кушылып җырладылар да, биеделәр дә. Бу бинага беренче тапкыр гына килүчеләр: “Мондый клуб турында гына түгел, мондый мәдәни үзәк барлыгын да белми идек, татар телендә сөйләшеп, татарча җырлап, биеп аралашып була торган җирнең Мәскәүдә дә булуына без шундый шат. Алга таба клубның бер генә чарасын да калдырмый йөриячәкбез“ диделәр.

Иң якындагы чараларның берсе - 12 апрельдә узачак “Карга боткасы” бәйрәме. Клуб яшьләре аны табигать кочагында уздырырга планлаштыра.
Бәйрәмдә катнашучылар
Бәйрәмдә катнашучылар
XS
SM
MD
LG