Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак калфак" оешмасының Мәскәү бүлекчәсе ачылды


Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

21 февральдә Мәскәүдә "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының Мәскәү бүлекчәсе оештырылуга багышланган очрашу булды. Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә үткән очрашу татар телендә барды. "Ак калфак"ның Мәскәү бүлекчәсе рәисе итеп җырчы Наилә Фатехова сайланды.

Татарстанда 1992 елда барлыкка килгән татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы бүлекчәләре Русиянең байтак кына өлкәләрендә эшләп килүе мәгълүм. Ә менә Мәскәүдә ул оешма юк иде әле. Мәскәүдәге очрашуга бу оешманың күптән түгел генә билгеләнгән җитәкчесе, элегрәк мәдәният министрлыгында эшләгән, хәзер бары тик "Ак калфак" оешмасы белән генә җитәкчелек итәчәк Кадрия Идрисова да килгән иде.

Мәскәүдә ул очрашуга 20дән артык хатын-кыз җыелды. Анда хатын-кызлар эшләгән барлык өлкәләрдән дә вәкилләр бар иде дип әйтергә була. Шулар арасында Мәскәүнең 13нче хастаханәсендә баш табиб урынбасары вазифаларын башкарган Алия Капкаева, яшьләр оешмасыннан Римма Гомәрова, эшмәкәр Рәйсә Насырова, татар теле укытучысы Лилиана Сафина, юрист Әлфия Калметова, үзенең спорт залы булган Мәскүмә Ганиева, милли ашлар остасы Нурия Мөхәммәтҗанова, танылган җырчылар Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, шулай ук "Шатлык" балалар оешмасы җитәкчесе Зәмзәмия Сәхәбетдинова, Мөфтиләр шурасыннан Гүзәл Мөбинова, рәссам, модельер Фәридә Вахитова һәм башкалар бар иде.

Нәзифә Кәримова (с), Кадрия Идрисова, Зәмзәмия Сәхәбетдинова, Фәридә Вахитова
Нәзифә Кәримова (с), Кадрия Идрисова, Зәмзәмия Сәхәбетдинова, Фәридә Вахитова
Кадрия Идрисова "Ак калфак" оешмасы алып барган эшчәнлек белән таныштырды һәм хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде. “Гаиләнең тоткасы да, милләтнең киләчәге дә хатын-кызлар кулында. Чөнки бала яралганнан алып, бөтен гомер буена әнисе белән булган бәйләнешне югалтмый. Аны тагы ныгыту өчен милли, дини гореф гадәтләргә таянып яшәргә, эшләргә кирәк”, диде ул. Күпсанлы мисаллар ярдәмендә Кадрия ханым бу хакта кызыклы әңгәмә корды.

Яшьләр исеменнән сүз алган Римма Гомәрова бүгенге көндәге Мәскәү яшьләр оешмалары турында тулы мәгълүмат бирде һәм яшьләрнең милли кыйммәтләргә тартылулары, туган телне өйрәнүгә булган теләкләре бик югары дәрәҗәдә булуын әйтте. Хәзер инде Мәскәүдә күпчелек югары уку йортларында барлыкка килгән милли-татар яшьләре оешмаларын берләштерүче яңа оешма эшли башлавы турында да сөйләде. Ул очрашуда туган телне саклау мәсьәләләре дә киләчәк буынны тәрбияләу проблемалары да күтәрелде.

Римма Гомәрова белән Лилиана Сафина
Римма Гомәрова белән Лилиана Сафина
Кадрия ханым ак калфактан һәм татарча милли күлмәктән килгәнгә күрә, очрашуда катнашучылар аңар игътибар итми калмадылар. Ул киемнәрне кайдан алырга, ничек тегәргә дигән сораулар да булды. Очрашуда катнашкан, үзенең мөселман хатын-кызлар киемнәре кибете булган Әминә Шабанова мондый киемнәрне тектерүне үз өстенә алачагын әйтте. Кадрия Идрисова, беренче чиратта татарча узган барлык чараларга, очрашуларга милли киемнәрдән килү тәртибен кертергә кирәк, диде. Сөйләүләренә караганда, күпләренең инде читекләре дә, калфаклары да, күлмәкләре дә бар икән. Кияргә генә ояла идек, хәзер инде "Ак калфак" очрашуларына милли киемнәрдән киләчәкбез, диделәр алар.

Очрашуда шулай ук Казанда, әле хатын-кызлар оешмасы барлыкка килгәннән соң уздырылган "Киленбикә", "Гыйффәт туташ", "Дәү әниләр бәйрәме" хакында да искә төшерделәр. Мәскәүдә дә шундый чаралар уздырырга кирәк дигән фикерләр әйтелде. "Татар кызы - гүзәлем" бәйгесе дә игълан итсәк, күпме татар кызы милли күлмәк кияр иде, телне, татар җырларын өйрәнер иде, диделәр.

Шулай итеп, Халыкара туган телләр көнендә Мәскәүдә “Ак калфак” оешмасы барлыкка килде. Бәлки бу хәл үзенә күрә символик әһәмияткә ия булып, бу хатын-кызлар оешмасының озак еллар, нәтиҗәле эшчәнлегенә ышаныч бирер. Кадрия Идрисова катнашында узган Мәскәүдәге “Ак калфак” оешмасын бүлекчәсен ачу турындагы беренче очрашуда гына да оешманың алдагы эшчәнлегенә этәргеч бирәчәк күп төрле тәкъдимнәр булды. Очрашуда "Ак калфак" оешмасының Мәскәү бүлекчәсе рәисе итеп Татарстанның һәм Русиянең атказанган артисткасы Наилә Фатехова сайланды.
XS
SM
MD
LG