Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роза Хәбибуллина концертыннан тамашачы канәгать калды


Роза Хәбибуллинаны Русиянең муфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин котлый
Роза Хәбибуллинаны Русиянең муфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин котлый

15 февральдә Мәскәүдә Фәннәр академиясең зур концерт залында Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хәбибуллинаның юбилей концерты булып узды. 1200 кеше сыйдырган тамаша залы шыгрым тулы иде.

Роза ханымны Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге, Русиянең муфтиләр шурасы исеменнән мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, гади тамашачылар да котлады һәм чәчәкләргә күмде.

Концертта бик күп кенә танылган җырчылар катнашты. Алар арасында Ренат Ибраһимов, Зөһрә Сәхәбиева, Филүс Каһиров, Наилә Фатехова, дөньякүләм танылган баянчы, Роза Хәбибуллинаның укучысы Айдар Гайнуллин да бар иде.

Концерт истәлекләргә дә бай булды. Сәхнә түрендәге экранда Розаның “Хыял” төркеме белән эшләгән вакытларындагы фотолар да, видеотасмалар да күрсәтелде. Ул вакытлар белән бүгенге көнне бәйләгән “Без бергә“ дигән җырны Наилә Фатехова белән бергә башкардылар.

Тамашачылар белдерүдә игълан ителгәнчә дөньякүләм исем алган җырчы Альбина Шаһиморатованы да көткән иделәр. Ул үзе килә алмаса да, Италиянең "Ла Скала" театрыннан котлавын видеоязма белән җибәргән булып чыкты. Ул язма тамаша залындагы халыкка күрсәтелде. Албина Шаһиморатова килә алмавына үкенечен белдерде һәм килә алмауның сәбәбе зур премьера белән бәйләнешле булуын әйтте.

Альбина Шаһиморатова Роза Хәбибуллинаны котлый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

Роза Хәбибуллина үзенең чыгышы вакытында: "Минем бер җырчы белән икәү бергә җырларга иде дигән хыялым бар иде. Ләкин ул тормышка ашмады. Ул җырчы минем авылдашым - Хәйдәр Бигичев иде. Ләкин бүгенге концертта без аның белән бергә җырлаячакбыз" дип Хәйдәр Бигичевның видеоязмасын күрсәтте һәм аның җырына кушылып җырлады.

Концертта шулай ук Роза Хәбибуллина җитәкчесе булып, җырга өйрәткән “Айкай” төркеме, бүгенге көндә төркем булып чыгыш ясамаса да, бу концерт өчен алар җыелышып җырладылар, укытучы апаларын чәчәкләр һәм борынгы сары самовар белән котладылар. Концертта шулай ук баянчы Илдар Сәлахов һәм Лундстрем оркестры катнашты.

Роза Хәбибуллина “Айкай” төркеме белән
Роза Хәбибуллина “Айкай” төркеме белән

Концертны алып баручылар хакында аерым әйтергә була. Алар өчәү иде. Рамилә Искәндәр - Чиләбе кызы. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшьләр театрында эшли. Юлия Хәмитова - Уфа кызы. Бүгенге көндә ул Миронов җитәкчелегендәге Милләтләр театры артисты. Ә инде өченче алып баручы - Марат Сетдиковны тамашачылар сәхнәдә беренче тапкыр күрсәләр дә, телевизор караучыларга ул инде таныш. Телевидениедә “Гадәттән тыш хәлләр” программасын алып бара. Мәскәү театрларында эшләсәләр дә, кызлар программаны татар телендә алып бардылар. Марат та үзенең әзме-күпме туган телен белүен күрсәтте.

Шулай итеп, Роза Хәбибуллина тамашачыларын яңа артистлар белән таныштырып кына калмады, яңа җырлар да ишеттерде. Концертта катнашкан Лундстрем исемендәге оркестрга кушылып үзе язган “Сыерчык бураннары” дигән яңа җырын да башкарды. Тамашачы бу очрашудан бик канәгать калды.

Роза Хәбибуллина юбилей концертында
Роза Хәбибуллина юбилей концертында
XS
SM
MD
LG