Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роза Хәбибуллина юбилей концертына чакыра


Роза Хәбибуллина
Роза Хәбибуллина

15 февральдә Мәскәүдә Фәннәр академиясенең зур залында Татарстанның атказанган артисты, җырчы Роза Хәбибуллина юбилей концерты уздырырга җыена.

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Роза Хәбибуллинаны Мәскәү тамашачысы яхшы белә. Мәскәү тамашачысы дип әйтү генә аз булыр, әле 80нче елларда ук “Хыял” төркеме белән татарлар яшәгән күпчелелек төбәкләрдә булган, хәтта Урта Азия якларын айкаган артистларны хәзер дә искә алалар.

Роза Хәбибуллина соңгы елларда Германиядә, ул төбәктә яшәүче милләттәшләребез оештырган Сабантуйларда катнашуны традициягә кертте. Ул җырчы гына түгел, укытучы да, җәмәгать эшлеклесе дә. Бүгенге көндә ул Мәскәүнең 1186нчы мәктәбендә укытучы һәм директор урынбасары хезмәтен башкара.

Роза ханымның педогогика сиземлеге әле үзе оештырган “Айкай” төркеме белән алып барган эшчәнлегеннән үк күренде. Ул җырга өйрәнергә теләүче егермегә якын татар балаларына туган телне укытуны да оештырган иде. “Айкай” үсеп җитүгә,”Наян” дигән кечкенәләр төркеме барлыкка килде. Аларның барысын да Роза Хәбибуллина халкыбыз моңнарына, туган тел серләренә өйрәтте. Болары әле Роза ханымның мәдәни үзәктә эшләгән чакларда булган иде.

– Әлбәттә, мин җырны ташламадым, – ди Роза ханым. – Бүгенге көндә мәктәптә дини нигезләр һәм дөньяви әхлак дигән темага багышланган дәрес алып барам. Балаларга әхлак нигезләрен өйрәтәм. Аның өчен махсус уку йортын тәмамладым. Мин хәзер икенче югары белем алам.

– Бу инде икенчесе генә түгел, өченче уку йорты бугай?

Роза Хәбибуллина
Роза Хәбибуллина
– Уку йортларын санап китсәң, алар аннан да күбрәк булып чыга әле. Мин бит башта Казанга консерваториягә керергә дип килгән идем. Ләкин музыкага әзерлек булмаганга күрә, ике ел әзерлек курсларында укыдым, теләгем Зөләйха Хисмәтуллина классына керү иде. Минем тавышымны ул тикшерде. Мине җырлатып караганда әни дә шунда утырды. Зөләйха апа югарырак нотаны басып, тавышны тикшергәндә, безнең янда утырган әнинең күзләре зурайганнан-зурая баруын күрдем, әни куркып калды. Шуннан соң ул Зөләйха Хисмәтуллинага: "Розаның тавышы алай ук көчле дә түгел, керәлмәс инде, матурлыгы да артистларча түгел" дигәч, Зөләйха апа ышанычлы тавыш белән: "Розаның тавышы бик яхшы. Кыяфәте дә сәхнә өчен бик килешле", дип әйткән иде. Ләкин аның классына керергә мөмкинлек булмады, аның укучылары күп иде. Безне икенче укытучыга билгеләделәр һәм тагы ике ел әзерләнү курсларында калырга кирәк диделәр. Минем өчен бу бик озакка киткән кебек тоелды.

Мин икенче укытучым – Людмила Церковникова классына язылып, музыка училищесына күчтем. Шулай итеп консерваториядә укырга насыйп булмады. Ләкин укытучыдан бик уңдым. Аңа да рәхмәтем зур.

Казанда музыка училищесын тәмамладым. Күп еллардан соң Мәскәүдә мәдәният һәм сәнгать университетын бетердем. Хәзер балалар белән эшләгәч, педагогик белем алам, дөресен әйткәндә, гомер буе укыйм булып чыга.

– Син бит мәктәпне алтын медальгә тәмамлагансың, аннан соң инде җырчы булырга теләгең зур булгандыр. Өйдәгеләр каршы булмадымы? Алтын медаль белән син теләсә нинди югары уку йортына керә алган булыр идең бит?

– Әйе, каршы булучылар булды туганнар арасында. Нәрсәгә ул сиңа чегән һөнәре дип тә әйткәннәр иде. Ләкин әни каршы булмады. Ул гомер буе җырлаган кеше. Тавышы бик матур. Үзе дә җырчы булырга хыялланган. Тик үз әнисе рөхсәт итмәгәнгә, педагогика институтын тәмамлап, гомер буе укытучы булып эшләде. Минем теләккә каршы килмәде, хәтта хуплады да. Казанга да аның белән бергә килдек. Безнең авылдан чыккан җырчылар күп инде хәзер. Шуларның берсе – данлыклы Хәйдәр Бигичев та безнең авылныкы, әниемнең укучысы иде. Әни аны гел сагынып искә ала.

– Син дә танылган җырчы булып җитештең. Элегрәк бу һөнәргә каршы килүчеләр нәрсә диләр хәзер?

– Горурланалар. Тавышым, җырларымны яратып тыңлыйлар. Ул вакытта алар минем төпле профессия алуымны теләгәннәрдер инде. Җырчы булып йөргәч гаиләң дә булмас, тавышың бетсә, нишләрсең, дип әйтүчеләр дә булды.

– Бүгенге көндә син – Татарстанның атказанган артисты, Мәскәүдә юбилей концертың узарга тора. Дулкынланасыңмы?

Җырчының концерт игъланы
Җырчының концерт игъланы
– Бик дулкынланам, әлбәттә. Юбилей концерты бит. Үземнең туган көнемдә булачак. Мин аны “Ак хыяллар” дип атадым. Хыял дигән сүздән китә алмыйм ахрысы. Безнең беренче төркем дә “Хыял” дип аталган иде бит. Мин бу концертта катнашырга үземнең укытучыларымны да, укучыларымны да, үзем хөрмәт иткән, яраткан башкаручыларны да чакырырга ниятләдем. Беренче чиратта миңа гомер буе ярдәм иткән, теләктәшлек белдергән кешеләргә рәхмәт әйтергә чакырдым.

– Беренче чиратта кемгә рәхмәт әйтәсең килә?

– Әлбәттә, әниемә. Ул һәрвакытта минем беренче киңәшчем, кирәк чагында тәнкыйтьләүчем дә булы. Аның тәнкыйтен кабул итмичә, бәхәсләшкән чаклар да аз булмады кебек. Ләкин тора-бара әнинең дөреслеге өскә чыга иде. Ул миңа һәрвакытта да тавышыңны күрсәтергә тырышып кычкырма, моңны йөрәгең аша үткәреп җырла, ди торган иде. Мин һаман да аның киңәшен тотам.

Репертуарнымны сайлаганда да әни белән киңәшәм. Кайсы җырның уңышлы булуын ул алдан ук әйтә. Әни минем җырчы булам дигән хыялларымны кире какмады, бүген минем уңышларыма сөенеп яши, шуның өчен дә бик рәхмәтле мин аңа.

– Әниеңнең яраткан җыры бармы?

– Әни “Уфа юллары” дип аталган халык җырын бик яратып тыңлый да, яратып башкара да. Без бит биш бала үстек, туганнарым күп минем. Без кайчагында барыбыз бергә җыелышканда бергәләп җырларга яратабыз. Шул вакытта беренче җыр булып “Уфа юллары” яңгырый.

– Роза, беренче концертыңны хәтерлисеңме?

– Беренче тапкыр балалар бакчасында җырлаганымны хәтерлим. Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Бала белән күбәләк” дигән җыр иде. Матур җырладың, дип мактаганнардыр инде, күрәсең. Менә шул вакыттан ук мине сәхнәгә тартты, җырчы булу теләгем әле шул вакыттан ук барлыкка килгәндер дип уйлыйм.

– Иң истә калган концертың бармы?

– Мин еш кына туган авылымда беренче тапкыр “Хыял” төркеме белән уздырган концертны искә төшерәм. Безнең кечкенә авыл клубы шыгрым тулы иде. Анда авылдашлар, укытучыларым утыра иде. Мин аларга сәхнәдән рәхмәтләремне белдердем, күңелем тулды шул вакытларда, еладым хәтта.

Мин үземне һәрвакыт укытучыларыма бурычлы дип саныйм. Укытучы һөнәрен иң кирәкле, иң газиз һөнәр дип уйлыйм. Кызганычка каршы, аларның күпләре юк инде.

– Юбилейга кунаклар да чакыргансыңдыр, кемнәр катнаша?

– Кунакларым күп! Беренче тапкыр концертым оркестр белән барачак. Данлыклы Лунстрем оркестрын чакырдым. Шунысы да кызыклы, заманында ул оркестр Казанда оешкан, беренче тапкыр анда уйнаган. Ни дисәң дә, тамырлар барыбер Казанга барып тоташа. Җырчылардан Ренат Ибраһимовны, Альбина Шаһимуратованы, Филүс Кагировны, үзебезнең авыл килене, Хәйдәр Бигичевның тормыш иптәше, танылган җырчы – Зөһрә Сәхәбиеваны чакырдым. Концертта “Айкай” төркеменә йөргән, бүгенге көндә профессиональ җырчылар булып җитешкән укучыларымны да чакырдым. Радик Яруллин (диджей Радик), Рөстәм Шәрәфетдинов, Айдар Сафин, Камил Фәхретдинов та бу юбилей концертымда катнашачак. Кызганычка, каршы, шул көннәрдә генә Альбинаның Миландагы "Ла Скала" опера театры белән контракты шартлары буенча килә алмавы ачыкланды.

– Концерт алдыннан дулкынланасыңмы?

– Мин һәрвакыт дулкынланам. Ялгышырмын дип куркам. Сүзләрдә түгел, чыгышымда, җырларыма күңелемнең барлык җылысын саласым килә. Артист бар җырларын да үзенең йөрәге аша үткәрергә тиеш. Ялгышларга тәҗрибәле режиссер игътибар итәргә тиешле, күрсәтергә, төзәтергә. Кызганычка каршы, без Мәскәүдә андый режиссерлардан мәхрүм, күп вакытта үзебез генә эшләргә мәҗбүр. Ләкин бу юлы мин җырны яхшы аңлаган мюзикллар режиссеры Филипп Черкасовны чакырдым. Шундый зур артистлар катнашкан, кунакларымда әйтәм, зур концертны оештыру режиссерсыз булмый.

– Шулай да тормышыңда “их!” дип әйтеп, үкенерлек хәлләр булдымы, юкмы?

– Москонцерттан киткәнемә үкенәм. Татар җыры гына түгел, бәлки рус җырларыннан торган репертуар да әзерләргә кирәк булгандыр. Казаннан Мәскәүгә күчеп киткән вакытта җырчы Габдулла Рәхимкулов миңа: “Балам, Мәскәүдә татар җырлары белән генә булдыра алмассың, рус җырларын да өйрәнергә кирәк булыр", дип әйткән иде. Күрәсең, яшьлек максималистлыгы. Миңа татар җыры да җиткән дип, шул берьяклы үсеш белән калганыма үкенәм. Хәер, рус җырларын да җырлыйм. Ләкин рус тамашачысы алдында зур чыгышлар ясарлык репертуар әзерләмәдем, менә шуңа үкенәм. Шул ук вакытта, безнең халык, Аллага шөкер, бөтен дөньяда, хәтта чит илләрдә дә күп, үземнең тамашачыларым бар. Аларның барысына да татар җыры тансык. Үкенәм дисәм дә, татар җырларына хезмәт итәм мин, шуңа куанам, сөенеп яшим.

– Сәхнәдән китәргә уйлаганың юкмы? Хәзер укытасың да бит инде, эшең бар?

– Юк әле. Җырны ташлыйсым килми. Әлбәттә, кайчагында төрле тамашачы була. Кайберәүләр аңлап җиткерми бугай. Нигә син катлаулы җырлар аласың дип тә әйтүчеләр булды. Кемгәдер җиңел җырлар кирәк, кемгәдер фикерле, эчтәлекле җырлар. Бәлки җырны ташларгадыр дигән фикерләр килгәләде башка, килмәде түгел. Сәхнәдән китәргә вакыт җитмәгәндер әле дип уйлыйм.

Хәзер яшьләр күп килә сәхнәгә. Аларның үз тамашачылары. Ләкин бүгенгә минем үземнең тамашачыларым бар бит. Казанда, мине тыңлаган вакытта Зөләйха апа Хисмәтуллинаның әйткән сүзләре күңелемә уелып калды. Әнием аннан: “Сезнең тавышыгыз шундый матур, нигә сез театрдан киттегез, җырламыйсыз хәзер?” дип сораганнан соң, ул: “Көннәрдән беркөнне көзгегә карадым да, синең сәхнәдә эшең беткән, дидем. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар”, дигән иде. Мин дә шулай дип уйлыйм.
XS
SM
MD
LG