Accessibility links

"Сәхибҗамал" хатын-кыз тормышын җиңеләйтергә тели


“Сәхибҗамал” эшен тикшерү утырышы
“Сәхибҗамал” эшен тикшерү утырышы

“Сәхибҗамал” исемле Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасына яңа җитәкче сайланды. Моңа кадәр ул вазифаны тарткан Гөлҗиһан Яһүдина вафатыннан соң яңа рәис итеп Динә Морзакаева сайланды.

Сүзне берникадәр тарихтан башлыйк. Башкортстан белән Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорда республика татарлары исеменнән өч оешма: Башкортстан педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин җитәкләгән “Ватаным”, ул чакта Максат Мәмлиев җитәкләгән Татар морзалары җыены һәм Гөлҗиһан Яһүдина җитәкләгән “Сәхибҗамал” оешмалары кул куеп йөрде. Шуңа да башка татар оешмаларының бу өч оешмага, шул исәптән “Сәхибҗамал"га да карашы бик үзгә.

“Сәхибҗамал” Башкортстан хатын-кызлары берлегенә керә, ә аны башкорт хатын-кызлары лидеры Рәшидә Солтаноыв җитәкли. Рәсми булмаган чыганаклар Солтанованың бүген дә Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге “Урал” фондына якын торуын әйтә. Шуңадамы, “Сәхибҗамал” үткәргән дип саналган мәдәни чаралар башлыча “башкорт йөзле” булып чыга дип бәяләнде. Дөрес, мәдәни чаралар сирәк үтте, төп эшләре дин сабакларыннан гыйбарәт иде. “Сәхибҗамал”га рәис сайлау чарасы да нәкъ Рәшидә Солтанова алып баруында узган. Шуңа татар оешмалары вәкилләре уртак утырышларында әлеге хәлгә туктады.

Динә Морзакаева
Динә Морзакаева
Утырыш хатын-кызлар оешмасы рәисен сайлау чарасында катнашкан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов чыгышы белән башланды. Шуны да әйтергә кирәк, Рәшидә Солтанова сүзләренчә, мәрхүмә Гөлҗиһан Яһүдина Динә Морзакаеваны рәис итеп калдыруы турында васыять әйтеп калдырган икән.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов:

Рәмил Хөсәенов
Рәмил Хөсәенов
“Мин рәис сайлау мәсьәләсе күтәрелгәч, аның хокукый кысаларда узуын сорадым. “Сәхибҗамал” җәмәгатьчелек оешмасы, аның низамнамәсе бар.Ул шул кысаларда узарга тиеш дидем. Ә инде низамнамәдә васыять әйтеп билгеләү дә каралган булса, сүз дә юк, аның канунлыгын ирештердем. Минем сүзгә колак салмадылар, чарада оешманы төзүче сигез кеше һәм идарә әгъзаларының тулысынча утыруын, аларның рәис сайларга вәкаләтләре бар дип авызымны капладылар“, диде.

Татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисе Айрат Гыйниятуллин оешманың моңа кадәр башлыча дин белән генә шөгыльләнүенә борчылу белдерде:

Айрат Гыйниятуллин
Айрат Гыйниятуллин
“Оешма дин нигезләрен өйрәтү дәресләре оештырды. Чөнки аларның утырыр урыннары бар. Гарәп имлясы өйрәнергә теләүче, дин сабаклары алырга мохтаҗ карт-коры җыела иде. Ә бит оешма татар театрына нигез салучы Сәхибҗамал Волжская исемен йөртә. Мин оешма исеменә лаек булырга тиеш дип исәплим”.

Утырышта яңа сайланган рәисне яклап чыгыш ясаучылар да булды. Алар Динә Морзакаеваның узган ел хаклы ялга чыкканчы Башкортстан “Китап” нәшриятының татар редакциясен җитәкләве, әлеге бүлектә эшләү дәверендә 400дән артык китап мөхәррирләгәнен билгеләделәр. Ул шулай ук беренче һәм II Дөнья татар конгресслары делегаты, Вазих Исхаков исемендәге әдәби премия лауреаты. Башлыча публицистикада эшләсә дә, шигырьләр дә язуы мәгълүм, диделәр. Яңа рәисне яклаучылар аның булдыклылыгын ассызыкладылар.

Утырышта республикадагы икенче татар хатын-кызлары оешмасы “Ак калфак”ның да эшчәнлеге юк дәрәҗәсендә булуын күтәрүчеләр дә булды. Ике оешмага да ярдәм итәргә, алар үзара ярыша-ярыша эшләсеннәр өчен булышырга дигән карарга килделәр.

Әлеге татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең уртак утырышында яңа сайланган рәис Динә Морзакаева катнашмады. Без аның “Сәхибҗамал”ның эш юнәлешләрен ничек билгеләргә җыенуы турында белештек.

“Бу оешма бик зур исем йөртә. Сәхибҗамал Волжская беренче татар актрисабыз булган. Ул Уфада да, Казанда да чыккан һәр ике энциклопедиягә кергән. Бу исемне йөртү безгә зур бурыч бирә. Актриса исемен йөртсә дә, оешма мәдәни чаралар белән генә чикләнә алмый. Безнең төп юнәлешләр: милли, әхлакый һәм мәдәни булачак. Хатын-кызларның көндәлек эшләренә булышырга, хокукларын якларга да исәп. Күреп торуыбызча, әхлакый проблемалар җитәрлек, авылларда эчкечелек, эшсезлек хөкем сөрә. Шул шартларда хатын-кызларның тормышын җиңеләйтәсе, җәмгыятьне савыктырасы иде. Әлегә оешманың районнарда бүлекчәләре булмаган дип беләм. Аларны булдырырга, эшләрне җанландырып җибәрергә кирәк. Ишекләр һәркем өчен ачык. Килсеннәр, киңәш бирсеннәр, ярдәм итсеннәр.Тәкъдимнәр, яңача эшләү ысуллары көтәм”, диде Динә Морзакаева.
XS
SM
MD
LG