Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

Мәскәүдә "Умарта" татар теле курсларын алып барган Лилиана Сафина Азатлыкка дәресләр һәм аларга йөрүче укучылар турында сөйләде.

Мәскәүдә 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә 150 меңгә якын татар яши. Шәһәрдә даими рәвештә татар чаралары да үткәрелеп килә. Һәрдаим татар теле дәресләре дә оештырыла. “Умарта” татар теле курсларын милли мәдәни үзәгендә 2004 елдан бирле Лилиана Сафина алып бара. Үз эшчәнлеге һәм укучы студентлары турында ул Азатлык радиосына да сөйләде.

– Лилиана, үзегез белән таныштырсагыз иде.

Татар теле өйрәнүчеләр

Татар теле өйрәнүчеләр

– Мәскәү татарлары арасында иң еш яңгырый торган сорау - "Син кайсы авылдан?" дигәне. Мин бу сорауны ишеткәч үк, Татарстаннан дип җавап кайтарам. Үзем Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан. Мәскәү дәүләт педагогия университетының филология факультетында 2001 елда ачылган татар теле бүлегендә белем алырга насыйп булды. Сүз уңаеннан, аны ачуга зур көч куйган Алия Баранниковага аерым рәхмәт. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы белән беррәттән туган татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алдым. Шуннан соң аспирантурага калдым, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирештем. Мәскәүнең автомобиль-юл институтында икенче югары белем алдым, хәзерге вакытта шунда чит илдән килгән студентарга рус телен өйрәтәм.

– Татар телен укытуны кайчан һәм ничек башладыгыз?

– Мәскәү мәчетләрендә якшәмбе мәктәпләре, мәдрәсәләр эшләп килә. Мемориал мәчеттә 2нче курста укыган чакта эшли башлаган идем. Шул вакытта туган телебезнең кадерен, тәмен аңлый башладым мин. Сөйләшәсең дә, сөйләшәсең бит, ә кадерен аңлап бетермисең туган телнең. Моның өчен туып үскән республикабыздан 800 чакрым ераклыкка китәргә кирәк булгандыр. 2004 елның башында Мәскәү милли мәдәни үзәгендә татар теле курслары оештырылган иде. Шунда килеп эләктем. Шуннан бирле бүгенге көнгә кадәр монда укытам.

– Курсларны ничек оештырасыз? Йөрүчеләр күпме?

Дәрестә

Дәрестә

– Башта бу курслар татар теле курслары гына дип атала иде, ике ел элек без "Умарта" дип атала башладык. Бик матур татар сүзе бит бу, мәгънәсе дә тирән. Йөрүчеләр саны елдан ел арта бара. Укучылар арасында этник татарлар гына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә бар. Өч төркем эшләп килә. Беренче төркемгә телне тирәнрәк үзләштерергә, татарча укый-яза белергә теләүчеләр йөри. Бу татар теле мөхитенә "чуму" өчен җайланылган төркем. Калган ике төркем татар телен өйрәнүгә беренче адымнарын ясаучылар.

– Йөрүче кешеләр кемнәр? Яшьләр күпме?

– Укучылар арасында мәктәп укучылары да, студентлар да, лаеклы ялда булган апа-абыйлар (70 яшькә чаклы) да бар. Кызыксыну шактый зур, телнең нигезен аңлаучылар килә безгә. Кыскасы, кызыклы шәхесләр.

– Телне ничегрәк өйрәтәсез? Нинди методикалар, китаплар кулланасыз? Интернет кулласызмы?

– Телне өйрәтергә мине укучыларым өйрәтте. Әле дә өйрәтәләр. Алар бит ничектер телгә читтән басып карый алалар, аңа бәя бирәләр. Буыннар алмашына бара, кабул итү дә үзгәрә. Баштагыча грамматика аша телне өйрәтә идем, бу барысына кызык та шикелле иде. Аннан соң "хочу проснуться и заговорить без правил" дип әйтүчеләр очрый башлады. Ә хәзер инде, яза да, укый да, сөйләшә дә белергә теләүчеләр буыны килде.

Дәрестә

Дәрестә

Әлбәттә, һәр адым Татарстан белән бергә ясала, анда бастырылган китаплар, методик кулланмалар. Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы китаплар белән булыша, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер. Зур рәхмәт аларга. Тик ничек кенә булмасын, үз спецификабыз бар. Монда мохит җитми, шуңа күрә һәрбер үзәнчелекне күздә тотарга, кат-кат аңлатырга кирәк.

Укучыларның күбесе Мәскәү турында укырга тели, җирле халыкның сөйләше белән кызыксына, шуңа күрә параллель рәвештә мишәрчә дә аңлатырга туры килә (түндәк = урындык, куляса = тәгәрмәч, һ.б.). Ц-ч-лаштыруны төзәтми башлыйсың, безгә шулай җайлы дип әйтүчеләр бар. Шуңа күрә күп нәрсәне аерым аңлатып, җайлаштырып эшләләргә туры килә.

Әлбәттә, аудио-видио язмаларсыз булмый, карыйбыз, тыңлыйбыз. Татарча мультфильмнар бик ярдәмгә килә. “Учим татарский” төркеменә бик зур рәхмәт әйтәсебез килә, бик еш файдаланабыз. Айга бер тапкыр һәр дәрәҗә өчен сөйләшү клубында очрашу була. Быел "Бибинур", "Югалту" фильмнарын карап татарча гына анализ ясадык. Икенче темабыз татар мульфильмнары булачак.

Курсларыбызда дистанцион укыту да бар, скайптан шулай ук дәресләр үтә, укучылар Русиянең төрле төбәкләреннән була. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә, Татарстаннан да укучыларым бар.

– Мәскәүдә татар телен өйрәнүне мотивацияләү авырмы? Татар теле бик аз кулланылган Русия башкаласында кешеләр аны ник өйрәнергә омтыла?

– Гадәттә, “Умарта” мәктәбенә гаиләләрдә татар телен җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнмәгән кешеләр килә. Бу курслар аларга белемнәрендә булган җитешсезлекләр өстендә эшләргә һәм үзләре өчен татар мәдәнияте байлыгын яңадан ачу мөмкинлеген бирә.

Дәрестә

Дәрестә

Башка милләт вәкилләренә килгәндә, аларның теләкләре нигездә катнаш гаилә коруга бәйле. Аларда тормыш юлдашынының телен, мәдәниятен яхшырак аңлау теләге бар. Кагыйдә буларак, алар телне өйләнгәнчегә кадәр өйрәнергә омтыла.

Татар теле еш кына Татарстан белән эш җайларга теләгән эшкуарлар да өйрәнергә омтыла. Аларның максаты – Татарстанда бизнесларын уңышлы җәелдерү.

– Мәскәү татар яшьләре активмы? Чаралар җитәрлек еш узамы?

– Мәскәү яшьләре бик актив, карап шатланып кына торасы килә. Очрашулар, төрле кичәләр уздыралар. Үземнең студент чакларым, башкалабыздагы беренче "татарча" адымнарым искә төшә. Булдыклы буын, төрле юнәлешләрдә эш алып баралар.

Мисал өчен, быел инде икенче тапкыр Мәскәүдә татар яшьләре көне – "Хәрәкәт" гөрләп үтте. Биредә яшьләр үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр, бик кызыклы узды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG