Accessibility links

Токиода татар теле дәресләренә күбесенчә японнар йөри


Токиода татар теле дәресе
Токиода татар теле дәресе

Япониядә узган ел ахырында башланган татар теле курслары дәвам итә. Дәресләрнең өченче семестры тәмамланды, сентябрьдә яңа семестр башлана. 19 июль көнне дәресләрдә татар телен өйрәнгән Юто Хишиями белән Мидзуки Накамура да катнашты.

2014 елның ноябрь аеннан бирле Япония башкаласы Токиода татар теле курслары алып барыла. Дәресләр һәр якшәмбе көнне оештырыла.

Азатлык дәресләрне алып баручы Гөлнара Курасавадан курслар һаман дәвам итәме дип сорады. Баксаң, курслар семестрлап укытыла икән. “Бер семестр 10 дәрестән тора, бетүгә яңасы башлана. Хәзерге вакытка без өч семестрны тәмамладык. Дүртенче семестр сентябрь аеннан башланачак”, диде Гөлнара Курасава.

Әлеге дәресләрне Төркиянең Япониядәге илчелеге Юныс Әмрә институты белән бергәләп үткәрә. Мәгълүм булганча, Юныс Әмрә институты дөньяда төрек телен өйрәтү, тарату белән шөгыльләнә. Дәресләр татарлар нигез салган Токио мәчетендә уза.

Курслар ике төркемнән тора. Башлангыч курс һәм татар телен өйрәнүне дәвам итүчеләр курсы бар. Төрекчә аларны Temel Tatarca Kursu һәм Orta seviye Tatarca Kursu дип атыйлар.

Ике курска барлыгы 20 кеше йөри. “Дәресләргә йөрүчеләрнең барысы да диярлек японнар. Берничә татар һәм төрек кешесе бар”, дип хәбәр итте Азатлыкка Гөлнара ханым.

Курсларда катнашучылар һәм алар белән кызыксынучылар өчен махсус блог та эшләп килә. Анда курслар турында яңалыклардан тыш, дәрес өйрәнүчеләр өчен японча-татарча материаллар урнаштырыла. Сүз уңаеннан, Вконтакте челтәрендә дә татар телле аудитория өчен япон телен өйрәнү төркеме эшләп килә.

Мидзуки Накамура
Мидзуки Накамура

19 июль көнне семестрның соңгы дәресе узды. Анда татарларга таныш булган япон яшьләре Юто Хишиями һәм Мидзуки Накамура да катнашты. Юто узган елны Халыкара татар теле олимпиадасында гран-при яулаган иде, хәзерге вакытта ул Казан федераль университетында татар телен тирәнтен өйрәнә. Мидзуки да татар телен теләп өйрәнде, быелгы Халыкара татар теле олимпиадасында катнашты.

Юто Хишиями
Юто Хишиями

Юто Азатлыкка курслар турында түбәндәгеләрне җиткерде: “Дустым Мидзуки белән татар теле дәресендә кунакта булдык. Мин "Татар теленең бүгенге торышы, аны саклау һәм үстерү юллары" дигән темага чыгыш ясадым. Мидзуки исә татар теле олимпиадасы турында сөйләде. Дәрестән соң бергәләп татар пәрәмәче ашадык. Дәресләргә барысы 20ләп кеше йөри. Миңа дәрес бик ошады. Шунысы кызык булды: катнашучы студентлар дәрестә татарча гына сөйләшәләр”, диде Юто Хишиями.

Дәрес барышы
Дәрес барышы

Соңгы вакытларда Япониядә татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксыну көчәя бара. Үзлектән татар телен өйрәнгән яшьләрнең күбәюеннән тыш, Япониядә татар чаралары ешайды. 2013 елда Токиода төрек-татар мәдәнияте көннәре узган иде. 2014 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Япония татарлары һәм татарлар тормышы белән кызыксынган японнар белән очрашкан иде. Шулай ук Токиодагы милли бәйрәмдә Татарстан тәкъдим ителгән иде.

XS
SM
MD
LG