Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әсәдуллаев йорты ызгыш урынына әйләнде. Китәргә булдым"


Лилиана Сафина
Лилиана Сафина

"Умарта" татар телен өйрәнү клубы җитәкчесе Лилиана Сафина Мәскәүнең Әсәдуллаев йорты, татар милли-мәдәни мохтарияте белән элемтәләрен өзә. Талаш, мәхкәмәләр, кешегә басым булган урында эшләп булмый ди ул. Азатлык низагның нәрсәгә бәйле булуын сорады.

Әсәдуллаев йорты тирәсендә бәхәс, тарткалашу тынмый. Йорт татарныкы булып каламы, юкмы дип мәхкәмә юлларын таптаганда, Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенең йөзек кашы булган "Умарта" проекты Әсәдуллаев йортында эшчәнлеген туктата. Бу – аның җитәкчесе Лилиана Сафинаның карары. Лилиана биредә иң озак эшләүче хезмәткәрләрнең берсе, аның тел курсларында инде меңләгән кеше укып чыкты. "Эхо Москвы" радиосындагы "Говорим по-татарски" проектын да Лилиана тартып барды. Әмма Сафина белән Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисовның юллары аерыла. Аларны Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле Равил Әхмәтшин да килештерә алмаган.

Азатлык низагның нигезендә нәрсә ятканы, ул алып барган проектлар язмышы, Әсәдуллаев йортының эшчәнлеге турында сорады.

— Лилиана, матур гына эшләп йөри идегез бит, ни өчен китәргә булдыгыз, низаг нәрсәдән килеп чыкты?

— Бу хәл бары тик минем Фәрит Фарисов белән килешә алмауга бәйле. Мин өстәл сугып, басым ясап эшләүне кабул итә алмыйм. Хәрбиләрчә тавыш күтәреп, кычкырып фәрманнар бирүгә буйсына торган кеше түгелмен. Мин аның солдаты түгел, мин – укытучы. Әсәдуллаев йорты кычкырыш-талаш урынына әйләнде. Китәргә булдым, мондый кешесезлек мөнәсәбәткә түзеп тора алмыйм. Татар теле курслары Дәүләт китапханәсендә дәвам итәчәк. "Умарта"ның дәресләре атнага ике тапкыр барачак. Барысы да сөйләшенде, килешенде. Беренче җыелыш 26 сентябрьгә билгеләнгән. "Умарта"да минем белән бергә тагын ике укытучы эшли, берсе – тел белгече, икенчесе әдәбиятны укыта. Барысы да яхшы булачак дип өметләнәм. Дөрес, Әсәдуллаев йорты, татар урыны буларак, монда җыелу, уку иң дөресе иде, әмма бу әлегә мөмкин түгел.

— Фарисовның ямьсез сөйләшүенә генә бәйлеме бу низаг? Әллә акча, проект бүлешү бармы?

Кешесезлеккә Фарисовның чорында тап булдым

— Барысын да ачып сөйләп бетә алмыйм. Фарисов та дәшми, мин дә әйтмим. Әмма ул акчага, проектларга бәйле һәм ул юк урында барлыкка килде. Моңа кадәр аңлашып яшәдек. Ничек кенә булмасын, Әсәдуллаев йортында эшләү, укытучы булып хезмәт итү миңа үсеш бирде, нәтиҗәләр булды, бай тәҗрибә туплый алдым. Ул бер татар гаиләсе иде. Неформаль урын, әмма бер мизгелдә бу юкка чыкты. Мин Фәрит әфәндене яманлыйсым килми, әмма, кешесезлеккә Фарисов чорында тап булдым. Соңгы атналарда бик кырыс формада сөйләштек. Бу – минем өчен көтелмәгән низаг.

— Акча дидегез, төгәлрәк сүз нинди акча турында бара?

— Мин Әсәдуллаев йортында 2003 елдан бирле эшлим, укыту бер көнгә дә өзелеп тормады. 2012 елда Әсәдуллаев йортында "захват" булды, ул вакытта ике ай тирәсе мәчеттә эшләдек тә аннары кире татар йортына кайттык. Мине эшкә Рәсим Акчурин алды, аның кулы астында эшли башладым. Быел "Рамазан чатыры"ндагы ифтарда күрештек, сезне эшкә алу никадәр дөрес карар булган, нәтиҗәле эшегезгә рәхмәт, диде. Әнвәр Хөсәенов белән дә эшләдем. Ул вакытта тел дәресләре өчен хезмәт хакын ала идем, барысы да тотрыклы рәвештә булды. Дәресләр уза, хисап языла, акча да килә, бернинди дә проблем юк.

Фарисов килү белән бу тукталды. Ул үзмәшгульлек системына күчегез, акча эшләгез, үзегезне үзегез кайгыртыгыз диде. Мин инде дәресләремне түләүле уздыруга күчәргә мәҗбүр булдым. Башта аена 1 мең сум иде, аннары 1200 сум булды. Әмма кешеләр саны кимемәде. Татар оешмаларына гадәттә бер үк кешеләр йөри, ә "Умарта"да татарга кагылышы булмаганнар күп иде. Украин егете, IT белгече Валентин татар телен өйрәнә, мәсәлән. Иң мөһиме – эш бит нәтиҗәле. Алар барысы да атлыгып йөри. Миннән татар ясагыз, татар телендә әдәбият әсәрләрен укыйсым килә дип тырышып йөриләр.

Аренда өчен акча алынмады. Бүлмәдәге өстәл, урындыклар – татар йорты милеге, интерактив тактага Татарстанның грантын отып ия булдык. Бүлмәне карау, бизәү безнең өскә калды, хәтта идән юуга да гариза язарга туры килә иде. Кешеләрне туплау барысы да "Умарта" көче белән башкарылды. Матбугат, социаль челтәрләрне эшкә җигүгә үзебезнең көч керде. Әсадуллаев йортында моны белүче дә булмады, шөгыльләнүче дә табылмады.

Лилиана Сафина татар телен төрле милләт, төрле яшьтәге кешеләргә укыта
Лилиана Сафина татар телен төрле милләт, төрле яшьтәге кешеләргә укыта

Шуны да әйтәсем килә, соңгы елларда Әсәудуллаев йорты тирәсендә шау-шу артты, гел ниндидер тарткалаш. Миңа, мәсәлән, бу күңелсез күренеш. Укучыларны җыярга, төркемнәр тупларга кирәк, ә миңа кешеләр ул йорт сатылмады әле, анда ниндидер бәхәс бара бит, безне кертәләрме анда, юкмы дип сораулар яудыралар... Кешеләрне тынычлыкта укытасым килә. Әмма бу юк.

— Низагны җәмәгатьчелеккә чыгармауны сорап сезгә басым ясалган дигән сүз дөресме?

— Басым булмады, әмма сөйләмә, читкә чыгарма дип үтенделәр. Кешеләргә әйтмик, йотыйк диделәр. Бу – әлеге дә баягы татарның дәшмичә телен тешләп калу, түзү, кеше ни әйтер дип уйлап яшәү. Канга сеңгән гадәт, әмма мин дәшми калуны дөрес дип санамыйм. Ялларда Равил Әхмәтшин мине, Фәрит Фарисов, Эмиль Фәйзуллинны үз янына чакырды. Аңлашырга тырыштык. Әхмәтшин дөрес эшләде, безне берсүзсез кабул итте. Китүем турында, планнарым барын әйттем, ул үз чиратында рәхмәтлебез, минем проектларга ярдәм итәчәкбез диде. Ул низаг нәрсәгә бәйле дип сорап та карамады.

— Сезнең һәм Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтариятенең уртак проектларның берсе –​ ул "Эхо Москвы" радиосында чыккан "Говорим по-татарски" тапшыруы. Аның язмышы нинди булачак?

— Нәкъ бер ел элек, 20-21 август тирәләрендә миңа "Эхо Москвы" журналисты Максим Куренков шалтыратты, үз идеясен әйтте. Уфада инде мондый проект бар иде, алар аны Мәскәүдә дә эшлиселәре килде. Телне белүче кешене эзли-эзли миңа чыканнар. Параллель рәвештә Фәрит Фарисовка да мөрәҗәгать иткәннәр. Бергәләшеп кереп киттек бу проектка. Мин аны минеке, яки Фарисов үзенеке дип әйтә алмый. Юрганны үземә тартмыйм, әмма төп көч минеке һәм Куренковныкы. Форматын да бергәләп уйлап таптык. Әле дә эзләнүдә, проект үзгәрешләр кичерә. Ул бит сүзне генә уйлап таптың гына түгел, кагыйдәсен дә табарга, җиңел итеп аңлатырга да кирәк. Хәзер сәяси хәбәрләр күп, без шуңа нигезләнеп эшли башладык.

— Бу эш өчен акчаны кем түли?

— Берничә аен Фәрит Фарисов түләде, әмма ул тукталды. Минем акча юк, мәхкәмәләргә акча китә диде. Әмма мин проектны ташламадым, дәвам иттем. Вәгъдә ителгән икән, ул дәвам итәргә тиеш иде. Хәзер инде бу проектта "Умарта"га да сылтама булачак.​

— Татар милли-мәдәни мохтарияте каламы?

— Бу хакта белмим, әмма үзем "Умарта" проектын ясаучылар сафында калам. Мохтарият турында сорауга килгәндә, бергә башлаганбыз икән, ул оешма дәвам итәргә хокуклы дип саныйм.

— Әсәдуллаев йортында бәхәс, шау-шу күп, шуңа эшлисем килми дидегез. Ни сәбәпле татар йорты тирәсендә шулкадәр ызгыш куба? Проблем нидә?

Бер тапкыр гына коллектив белән җыелышып үсеш турында, планнар хакында фикерләшү булмады

— Бердәмлек юк, төп проблем шунда. Ә кешеләр, команда лидер тирәсендә туплана. Фарисов лидер була алмый. Ничә ел эшли, әмма мәдәни үзәкнең үсеше турында бер генә эш планы юк, юл харитасы да булдырылмады. Һәрхәлдә мин аны күрмәдем. Бер тапкыр гына да коллектив белән җыелышып үсеш, планнар хакында фикерләшү булмады. Җырлап кына булмый бит. 18-19 җыр коллективы, бер бию төркеме... Башка эш беткәнме? Шулай да ике тапкыр җыелыш булган икән, берсе – 4 ноябрьдә узган йөрешкә чыгу мәсьәләсе, икенчесе 9 майга чыгу турында сөйләшү иде. Шуның белән бетте.

Быел, әйдәгез әрләшеп йөрмик, җыелышыйк дип күпме тапкыр әйттем. Ярар, җыелыйк дип килештеләр, килделәр, әмма сөйләшү чамасы белән ярты сәгать дәвам иткәндер. Шуның 15 минуты миңа китәргә кирәк, анда тыгыннар барлыкка килә дип сөйләшүгә китте. Кулда план булмыйча кая барабыз дигән сорауга да җавап юк. Рәсим Акчурин булганда мондый проблем юк иде. Эшкә керешкәнсең икән, аны тартып барырга кирәк. Сүз дә юк, Фәрит Фарисов талантлы кеше, ул җырлый да, шигырь дә яза, күпкырлы шәхес. Әмма татар дөньясы ул шоу түгел. Җигелеп эшләргә кирәк. Мәдәният, татар теле проблемын белә торган команда туплап алга таба барырга кирәк.

Мин араларны өзмим, әмма Әсәдуллаев йорты ниндидер талаш, тарткалаш урынына әйләнде. Мәхкәмә артыннан мәхкәмә, кешеләр, талаша, әрләшә, үпкәли... Башка сыймаслык хәлләр булды. Гаяр Искәндәров, Виталий Мусинны кертмәскә дигән фотолар, белдерүләр эленде. Бу бит иҗтимагый урын, кеше никадәр синең оппонент булмасын, алай эшләргә ярамый. Әсәудуллаев йортына теләгән кешенең керергә хокукы бар. Кешеләргә дустанә комфортлы урын кирәк. Бераз тынычлансыннар иде, бәлки, кире кайтып та булыр.

— Нинди планнарыгыз бар?

— "Умарта"ның эше дәвам итәчәк, тиздән шагыйрь Дәрдмәндкә багышланган кичә булачак. Әйткәнемчә, 26 сентябрь тел курсларының беренче очрашу булачак, күпме кеше килер – белмим. Әмма татар телен укыту моңа кадәр ничек барды, шулай барачак. Мин бу эшне яратып башкарам, татар телен өйрәтү – минем миссия ул. Китапханәгә рәхмәт, алар түләүсез безне үз йортларына кертә.

Фәрит Фарисов

Фәрит Фарисов – 2013 елдан Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенең президиум рәисе. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең киңәшчесе, шураның химаячеләр рәисе. 2000-2005 елларда Чечня президенты киңәшчесе, шулай ук Чечняның милек мөнәсәбәтләре министрлыгы идарәсе җитәкчесе. Юридик фәннәр кандидаты. Русиянең спорт мастеры. Русия мөселманнары турында төрле фәнни хезмәтләр, тикшерүләр, "Татар халкының серләре" дип исемләнгән китап авторы.

XS
SM
MD
LG