Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсәдуллаев йорты эшендә тарафлар үзара килешү әзерли


Әсәдуллаев йорты
Әсәдуллаев йорты

Мәскәүдә Әсәдуллаев йорты эшен мәхкәмәдә карау 13 августка кичектерелде. Тарафлар бу көнгә кадәр үзара килешү өлгесен әзерләп бетерергә тиеш.

Мәскәү арбитраж мәхкәмәсендә Әсәдуллаев йорты эше нигезендә Мәскәүнең Татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Русия президенты идарәсең "Югары хакимият оешмалары биналарын эксплуатацияләү идарәсе" үзара килешү төзергә булган. Бу хакта "Бизнес-Онлайн" яза.

"Эшне туктатып торуыгызны сорыйм, үзара килешү мәсьәләсе карала", дигән адвокат Таһир Мәҗитов. Президент идарәсе вәкиле дә моны раславын белдереп, диалог башланды дигән. Нәтиҗәдә хөкемдар Кристина Хабарова эшне мәхкәмәдә карауны 13 августка кичектергән. Бу көнгә яклар килешүне әзерләп бетерергә тиеш.

Адвокат Руслан Нәгыев килешүнең өлгесе әзер, кайбер нечкәлекләрен генә карап бетерәсе бар дип белдерә. "Консенсус күренә, килешүнең өлгесе әзер, без аны бүген президент идарәсе вәкиленә тәкъдим иттек. Әлеге килешү дәгъвачыны да, җавап бирүчеләрне дә, мәхкәмәне дә канәгатьләндерер дип уйлыйм", дигән Нәгыев.

XX гасыр башында төзелгән Әсәдуллаев йорты 2009 елда Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә, куллану өчен, кире кайтарылган иде. Күптән түгел Русия президенты идарәсенең Әсәдуллаев йортын Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятеннән алырга җыенуы мәгълүм булды. Хакимият 49 елга түләүсез арендага бирү килешүен юкка чыгармакчы дип белдерелде. Президент идарәсе килешү шартлары үтәлмәгән дип саный.

Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте Әсәдуллаев йортын саклап калу өчен имза да җыя башлаган иде. Мохтарият вәкилләре йортны уйлап чыгарылган сәбәпләр белән тартып алмакчылар дип саный.

Әсәдуллаев йорты

Әсәдуллаев йорты 1913 елда эшмәкәр Шәмси Әсәдуллаев акчасына хосусый мөселман мәктәбе буларак төзелә. Мәктәп белән бергә шул ук бинада татар басмаларын чыгаручы типография дә урнаша. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң бина дәүләт кулына күчә. Шулай да 1941 елга кадәр биредә Нариманов исемендәге җиде еллык татар мәктәбе, балалар бакчасы, төрки китапханә, үзешчән театр эшли, татар мәдәни чаралары уза. Сугыш чорында хакимият аны тартып алып анда хәрби һоспиталь урнаштыра, ә сугыштан соң ул тышкы эшләр министрлыгына тапшырыла. Татар җәмәгатьчелегенең дистәләрчә елга сузылган мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә 2003 елда Әсәдуллаев йорты түләүсез кулланып тору өчен Русия президенты идарәсеннән 49 елга Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенә тапшырыла. Биредә төрле татар чаралары, очрашулар, кичәләр уздырыла.

XS
SM
MD
LG