Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты идарәсе Мәскәүдәге Әсәдуллаев йортын татарлардан алмакчы


Әсәдуллаев йорты
Әсәдуллаев йорты

Бина мәсьәләсе мәхкәмәдә март аенда каралачак.

Русия президенты идарәсе Мәскәүдәге Әсәдуллаев йортын татар милли мәдәни мохтариятеннән алырга мөмкин. Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе сәхифәсендәге мәгълүматка күрә, бу мәсьәлә 2019 елның 26 мартында мәхкәмәдә каралачак.

"Мәскәүнең Малый Татарский переулок, 8нче йорт адресында теркәлгән бинаны түләүсез кулланып тору турында 2009 елның 13 июлендә имзаланган № 3-БП килешүен өзү, мәхкәмәгә шикаять итүчегә бинаны бушатып тапшыру (кайтару)", дип язылган документта.

Мәхкәмәгә Русия президенты идарәсенең "Югары хакимият оешмалары биналарын эксплуатацияләү" федераль дәүләт бюджет оешмасы шикаять иткән.

Узган атна Мәскәү татар җәмәгатьчелеге Әсәдуллаев йортында православ татарлар конференциясе уздыру ниятенә ризасызлык белдергәч чараны Фома чиркәвенә күчерделәр. "Родина" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Евгений Бородин конференциянең башка урынга күчерелүен провокация дип атады һәм Әсәдуллаев йорты өчен җаваплы Татар мәдәни үзәген тикшерү өчен прокуратурага гариза язарга, тәртип саклау оешмаларын аның җитәкчелеге эшчәнлегенә игътибарны арттырырга чакырды.

1914 елда күренекле татар кәсепчесе Шәмси Әсәдуллаев һәм башка татар кәсепчеләре акчасына төзелгән, әмма хәзер президент идарәсе карамагындагы бу тарихи йорт Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенә түләүсез кулланышка бирелгән иде.

Элегрәк Русия ислам мирасы исемле иҗтимагый хәрәкәт Русия хакимиятенә мөрәҗәгать итеп Әсәдуллаев йортын шәһәр татарларына бирүне сораган иде.

XS
SM
MD
LG