Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әй, Ходай, ярлыка!" Урыс чиркәве Евразиядә чукындыру эшендә татарга таянмакчы


​​"Родина" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Евгений Бородин

29 гыйнвар Мәскәүнең Фома чиркәвендә Халыкара Раштуа укулары кысаларында православ татарларның дүртенче конференциясе узды.

Түгәрәк өстәл сөйләшүенең темалары – "Православ татарлар – Евразиядәге интеграция процессында Урыс православ чиркәвенең алгы терәге" һәм "Төрки халыклар арасында православ миссиянең тарихы һәм перспективалары" дип билгеләнгән иде. Тәреләре алтыннан йөгертелгән чиркәүнең ишекләренә татарча "Рәхим итегез!" дигән язу элгәннәр.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чарада йөзгә якын кеше катнашты. "Господи, помилуй!" урынына татарча "Әй, Ходай, ярлыка!" диюче татарларга казаклар гаҗәпләнеп борылып-борылып карадылар.

Башта чараның Әсадуллаев йорты дип йөртелгән Татар мәдәни үзәге бинасында узачагы игълан ителгән иде. Әмма соң мизгелдә генә аны чиркәүгә күчерделәр. Моңа татар активистларының ризасызлык белдерүе сәбәп булды. Мәсәлән, "Мөселман халыклар үсеше фонды" исемле иҗтимагый оешма рәисе Гаяр Искәндәр Idel.реалиига "православ татарлар конференциясен уздыру "Милли-мәдәни мөхтәрият турында" федераль канунны тупас бозу булачак, чөнки анда мохтариятнең миссионерлык эшчәнлеге каралмаган", дип белдерде. Мәскәүдә православ чиркәүнең мондый чара уздырырга урыннары җитәрлек диде ул.

Гаяр Искәндәр
Гаяр Искәндәр

Искәндәр әйтүенчә, конференциянең башка урынга күчерелүен күп кенә православ татарлар, дин әһелләре белми дә калган һәм билгеләнгән вакытка Әсадуллаев йортына килгән. Аларны әдәпле генә итеп Фома чиркәвенә озатканнар. Шул сәбәпле Псков һәм Порхов митрополиты Тихон (Шевкунов) да конференциядә катнашмады, гәрчә чара аның җитәкчелегендә узарга тиеш иде. Тихон Урыс православ чиркәвенең "соры кардиналы", Путинга якын дин әһеле санала. Аны хәтта киләчәк патриарх итеп тә күрәләр.

Евгений Бородин (сулда)
Евгений Бородин (сулда)

"Родина" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Евгений Бородин конференциядә бу чараның башка урынга күчерелүен провокация дип атады һәм "мондый оешмалар эшчәнлеген күзәтүче тәртип саклау оешмалары аның җитәкчесенә бәя бирергә тиеш" дип Татар мәдәни үзәген тикшерү өчен прокуратурага гариза язарга чакырды. "Татар мәдәни үзәгенә Татарстан ярдәм итә дип әйтелде, әмма акчаны Сабантуй уздырырга гына бирәләр. Күрәсең, республика вәкилләре монда килеп татар халкының бөеклеген күрсен өчендер", диде ул.

Татар халкының үсеш стратегиясе – шактый радикал документ

Бородин шулай ук православ татарларны татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүдә актив катнашырга, аның эчтәлеген игътибар белән өйрәнергә һәм аңа үзгәрешләр кертү тәкъдимнәрен стратегияне әзерләүдә катнашучы барлык адресатларга юлларга өндәде. Ул шулай ук стратегиядә православ татарлар турында берни дә язылмавын һәм татар халкының ислам белән бәйле үсеш векторы гына каралуын әйтте. Аның фикеренчә, татар халкының үсеш стратегиясе – шактый радикал документ, анда милли сепаратизм идеологиясе бар һәм моның нәрсәгә китерәчәген һәркем аңлый.

Татар православ оешмалары Болгарда Евразия дини үзәге булдыру идеясен алга сөрергә тиеш

Бородин шулай ук Татарстанның Болгарны Төньяк Мәккә итү нияте барып чыкмады дип тә өстәде. Аның сүзләренчә, татар православ оешмалары анда Евразия дини үзәге булдыру идеясен алга сөрергә тиеш, чөнки анда яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы – урыслар. Ул шулай ук күбрәк татарларны чиркәүгә җәлеп итү өчен махсус кафедра ачарга да чакырды.

Динара Бухарова
Динара Бухарова

Мәскәүдәге православ татарлар оешмасы җитәкчесе, чукынган татар неофиты Динара Бухарова үз чыгышында гайре рәсми саннарга күрә, Мәскәүдә 1 млн, Русиядә 7 млн татар яши дип сөйләде. Аның фикеренчә, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче татарларның зур күпчелеге православ динен тота. Бухарова сүзләренчә, моны Русия мөфтиләр шурасының багучылар комитеты рәисе Фәрит Фарисов һәм "Татар штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та таный, әмма алар моны киң җәмәгатьчелек алдында әйтергә теләми.

Конференциядә төрле шәһәрләрдән килгән татар православ дин әһелләре үзләренең православиегә ничек күчүләре турында сөйләде һәм чукынучы татарлар артсын өчен гыйбадәтләрне татар телендә уздырырга чакырды.

Роман Силантьев (уңда)
Роман Силантьев (уңда)

Конференциядә Русия патриархаты вәкиле, үзен ислам белгече дип санаучы Роман Силантьев та катнашты. Аның әйтүенчә, православ татарларны яратмаучылар да җитәрлек, әмма моңа борчылырга кирәкми, чөнки кайбер кешеләр үзләре дәүләт эчендә дәүләт булып яшибез һәм хакимият җитәкчеләре аларның бу уйдырмалары белән килешергә тиеш дип саныйлар. Силантьев фикеренчә, югары хакимият инде бу мәсьәләгә кискенрәк карый башлаган. "Шуңа үз эшегезне тыныч кына эшләгез, сез моңа хокуклы. Православ төркиләр арта. Менә ярымтатар ярымбашкорт тагын бер әрхәрәй барлыкка килде. Андый татар, башкорт әрхәрәйләре әле тагын булыр. Православ чиркәүдә барлык халыкларга да шатбыз. Төрле милләт вәкилләре булуы куандыра", дип чыгыш ясады ул.

Шулай ук Силантьев Болгар шәһәрендәге Владимир попның бернинди дә рухани түгеллеге, ә төрле әфсен-төфсен (магия) хезмәтләре күрсәтеп акча эшләп секта оештыручы булуы һәм шуңа күрә хәзер аны хезмәттән тыюлары турында сөйләде.

Силантьевның бу сүзләре конференцияне алып баручы Дмитрий Шиһаповта канәгатьсезлек тудырды. Болгарны Идел буе православиесенең бишеге дип санаучы Шиһапов Силантьевны Владимир поп эшчәнлеген хурлау белән авыз чайкамаска, ә фикерләрен үз эчендә калдырырга чакырды. Силантьев моңа каршы килеп, бу аның шәхси фикере түгеллеген, ә рәсми чиркәү карашы булуын әйтте.

Чара тәмамланганнан соң, Силантьев православ татар җәмгыяте җитәкчесе Динара Бухаровага алып баручы Шиһаповның үз-үзен тотышына канәгатьсезлек белдерде һәм бу җәмгыятьнең чиркәүдән куылуга китерергә мөмкинлеге турында кисәтте.

Православ активист Шиһапов Idel.Реалиига сөйләвенчә, хәзер җәмгыять Юстиция министрлыгында теркәлү эшләрен уза, документлар инде тапшырылган. Низамнамә нигезендә, анда рәис һәм дүрт кешедән дә ким булмаган шура оештырылырга тиеш.

Мәскәүдә бу җәмгыятькә бөтен чараларда да катнашучы берничә дистә кеше керә. Мисал өчен православ татарлар белән чиркәүдә гыйбадәт кылучы Андрей Якубов шуларның берсе. Ул шулай ук татар телендә гыйбадәт кылуда да катнаша.

Дмитрий Шиһапов (уңда)
Дмитрий Шиһапов (уңда)

Бар Русия буйлап әгъзалар саны берничә йөз дип исәпләнә. Шуларның берсе – татар неофиты Дмитрий Шиһапов. Ул Татарстанның Болгар шәһәрендә яши. Шиһапов мөселман гаиләсендә туган, әмма 22 яшьтә христиан диненә күчкән. Аның сүзләренчә, туганнары аның бу карарына бик аптыраган һәм алар арасында ниндидер аңлашылмаучанлык туган. Әмма чиркәүдәге иске славян сүзләре урынына ул татар телендә Ходай, Аллаһ, патша кебек сүзләрне куллана башлагач, бу аңлашылмаучанлык юкка чыккан, чөнки татарлар өчен бу сүзләр бик якын, ә менә чиркәүдә кулланыла торган иске славян теленә алар бик сак, хәтта ачу белән карый. Шуңа ул проблем нәкъ телне куллану белән бәйле һәм гыйбадәтне татар телендә уздырырга кирәк дип саный.

Шиһапов үзен урыс татары (русский татарин) дип билгели

Шиһапов киләсе елгы җанисәп вакытында милләте белән кем булып язылачагы турында сорауга Русиядә яшәгән һәркем беренче чиратта урыс дип санавын әйтте. Мисал өчен урыс татары, урыс мордвасы. Шуңа ул үзен урыс татары (русский татарин) дип билгели.

Чәй табыны
Чәй табыны

Конференция төгәлләнгәннән соң чарада катнашучыларны чәй өстәленә чакырдылар. Православ татарлар, поплар татар милли ризыклары чәк-чәк, пәрәмәч һәм өчпочмаклардан авыз итте. Әлеге ризыкларны алып килгән тартмалардан күренгәнчә, милли ризыклар Мәскәүнең бер татар кафесында әзерләнгән иде. Ә анда барысы да хәләл иттән әзерләнә.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG