Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чукынган татар неофитының Трампка мөрәҗәгате татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты


Нью-Йоркта Әсир милләтләр атналыгы, 2013 ел.
Нью-Йоркта Әсир милләтләр атналыгы, 2013 ел.

Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенең президиум әгъзасы, православиягә күчкән татар хатыны Динара Бухарова АКШ президенты итеп сайланган Дональд Трампка православ неофитлар исеменнән мөрәҗәгать юллаган.

“Чынлыкта татарлар – Русия Федерациясендә сан ягыннан великоросслардан кала икенче урындагы халык, урыс милләтенең аерылгысыз өлеше һәм Урыс православ чиркәвенең мәхәлләсе булып торалар”, диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Бухарова бу язмада тарихка да күз салып уза, Казан митрополитлары Гурий, Герман, Макарий һәм Ергоменны татарларның “бөек мәгърифәтчеләре һәм Русияне коткаручылар” дип атый. “Татарлар великоросслар белән һәм урыс милләтенә кергән башка халыклар белән бердәм һәм бүленмәс, без – бербөтен” дип яза ул.

Әсир милләтләр атнасы

Әсир милләтләр атнасы (Captive Nations Week) - коммунистик режимнар һәм демократик булмаган хакимиятләр тарафыннан коллыкка төшерелгән халыклар хәленә иътибар җәлеп итү максатыннан АКШта ел саен июльнең өченче атнасында үткәрелә.

1959 елда Конгресста кабул ителеп президент Дуайт Дэвид Эйзенһауэр тарафыннан имзаланган канун нигезендә, әлеге милләтләр бәйсезлек алганчыга кадәр, АКШ президенты ел саен Әсир милләтләр атнасын игълан итә. Бу атнада төрле рәсми чаралар, "әсир милләтләрне" яклап демонстрацияләр дә үткәрелә.

1959 елда кабул иткән канунда “коммунистик золымнан зыян күргән милләтләр арасында Идел-Урал халыклары да бар. Ул чакта “әсир милләтләр” дип шулай ук поляклар, маҗарлар, украиннар, чехлар һәм словаклар, Төркестан һәм Тибет халыклары һәм тагын башка милләтләр игълан ителгән булган.

Википедия

Ахырда “Әсир милләтләр кануны”н гамәлдән чыгаруны сорый: “17 июль – “Әсир милләтләр кануны” кабул ителгән көн, 1918 елның 17 июлен – изге Патша гаиләсен үтерү һәм искә алу көнен исебезгә төшерә. Бу көн тарихи Русиянең (аны башкача Бөек Татария дип тә атыйлар) барлык халыкларын, шул исәптән великороссларның үзләрен дә, ягъни бөтен урыс милләтен коллыкка төшергән канлы режимның кызыл байракларын күтәрүне искә төшерә.

Динсез режимның җимерелүе безгә яңа чорны башлый торган тарихи мизгел китерде. Без АКШның яңа сайланган президенты илебезне һәм бердәм урыс милләтен җимерә торган канунны гамәлдән чыгарыр дип өметләнәбез”, дигән сүзләр белән тәмамлана православ татар активистының мөрәҗәгате.

1959 елда Конгресста кабул ителеп президент Дуайт Дэвид Эйзенһауэр тарафыннан имзаланган канун нигезендә, коммунистик режимнар һәм демократик булмаган хакимиятләр тарафыннан коллыкка төшерелгән халыкларның хәленә иътибар җәлеп итү өчен ил президенты, ул милләтләр бәйсезлек алганчыга кадәр, ел саен коллыктагы милләтләр атналыгын игълан итәргә тиеш һәм ул ел саен уздырылып килә дә.

Бу атнада төрле рәсми чаралар, "әсир милләтләрне" яклап демонстрацияләр дә үткәрелә. Ул чараларда АКШта яшәүче татарлар да катнашып килә. Соңгы елларда мондый чаралар Казанда да уздырыла башлады.

Канунда элек Советлар Берлегендә булган, хәзер бәйсезлеккә ирешкән башка халыклар белән бергә Идел-Урал төбәге дә аерым телгә алына, андагы халыкларның азатлыктан мәхрүм ителүе турында әйтелә, ә урыс халкы башка халыкларны коллыкка төшерүче дип атала. АКШта яшәүче урысларның оешмасы инде күптәннән канун текстының шул өлешен гамәлдән чыгарырга өндәп килә, әмма алар әлегә уңышка ирешә алмады.

Азатлык Динара Бухаровага берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

Динара Бухарова
Динара Бухарова

– Динара ханым, бу мөрәҗәгатьне ясарга сезне нәрсә этәрде?

– АКШта яңа сайланган президентның Русия яклы булуы өмет һәм этәргеч бирде. Бу канун (“Әсир милләтләр кануны” - ред.) дөрес язылмаган минемчә, анда “урыс коммунизмы” Идел-Урал халыкларын басып алган диелә, әмма бу “урыс коммунизмы” идеология буларак, бөтен халыкларны басып алган, шул исәптән урыс халкын да һәм аңа дустанә рухта булган татар халкын да.

– Сез бу белдерүне үз исемегездән ясыйсызмы, яки берәр оешма исеменнәнме?

– Мин бу белдерүне Мәскәү татар мохтарияте президиумы әгъзасы һәм татар православ җәмәгатьчелек вәкиле буларак, әмма үз исемемнән ясыйм.

– Сез бер мәкаләгездә татарларның 30% православие динендә дип язасыз, бу саннарны нәрсәгә таянып әйтәсез?

– Кайбер белгечләр фикеренә таянып әйтәм, әйтик Силантьев шулай ди, Максим Глуховның да бу саннарны китергәне бар, әгәр православ керәшен татарлары 800 мең дип санала икән, шулай ук Башкортстан һәм Себердә яшәүче керәшен татарларын санаганда, православ татарларның 30%тан күбрәк булуын әйтеп була. Аннан соң катнаш никахларның проценты зур, аларда туган балалар һәрвакыт мөселман түгел, православ була, бу факт.

– Сез бу хатны Мәскәү татар мохтарияте президумы әгъзасы буларак имзалагансыз, алар белән бу белдерү килештерелгәнме, мохтарияттә бу тема тикшерелдеме?

– Татар мохтарияте идарәсенә кергән өч православ татар кешесе мине яклый, мин аралашкан бик күп кеше, православ татар җәмәгатьчелек мине яклый.

Мин безнең мохтарият сайтында православ татар җәмәгатьчелегенең битен алып барам, анда безнең активны күреп була. Безне бик күп мәгълүмат чаралары бастырды һәм кешеләрнең бу белдерүне яклавын күреп була. Бу башлангычны мин татар мохтарияте президиумы әгъзасы буларак яздым, әмма башлангыч миннән үземнән чыкты. Мәскәүдәге бөтен татар православ җәмәгатьчелек миңа бу мәсьәләдә теләктәшлек күрсәтә.

– Бу мөрәҗәгатьне татар мохтарияте утырышында тикшерелгән идеме?

– Юк, анда ул каралмады. Безнең, православ татарлар буларак, аерым юнәшеләребез бар, үз чаралабыз бар. Без бөтен белдерүләрне президиум белән килештергә тиеш түгел. Ниндидер белдерүләрне православ татар җәмәгатьчелеге исеменнән минем үземнең дә эшләргә хокукым бар.

– Рус православ чиркәүдә кем белән булса да аралашып торасызмы, бу мәсьәләләр хакында сөйләшәсезме?

– Сез безнең сәхифәдәге битне карагыз. Әйе без Рус православ чиркәве мәхәлләсенә керәбез, без аралашабыз. Хәзер православ ресурсларда берничә тапшыру булачак, мин анда бөтен бу мәгълүматны чыгарып барачакмын.

Без бик пассив булдык. Хәзер бу мәсьәлә өлгереп җиттек дияргә була. Православ татарлар бик күп, әмма алар бер кая да танылмый. Алар татар мөселман буларак язылган, әмма алар ислам динен тотмый, алар кай тарафка барырга да белми.

Сорасаң, алар “мин православ” дип әйтәчәк, алар үзләрен ничек тотарга да белми. Бу хәлдән чыгар өчен, безне бердәм татар халкының бер өлеше булган православ татарлар итеп танытырга кирәк. Һәм тарихи яктан да татарлар православ та, һәм мөселман да булган һәм бу мәсьәләне күтәреп торачакбыз. Без православ татарларга мөнәсәбәт начар булуын теләмибез, миңа православ булган өчен “син урыс” дип әйтмәсеннәр, мин – татар һәм мин – православ. Хәер мин “Русия кешесе” дигән мантыйктан чыгып, үземне урыс дип тә әйтә алам.

– Сезнеңчә, АКШтагы канунның көчтән чыгарылуы Русиядәге православ татарларга үзбилгеләнергә ничек ярдәм итәчәк?

– Бу канунның кире кагылуы Русия халыкларына, шул исәптән татарларга да ярдәм итәчәк. Чөнки бу канун Русия халкын бүлгәли. Анда колония хәлендәге татар халкын "рус коммунизмыннан" азат итү турында әйтелә. Ул канун һаман да гамәлдә. Ә хәзер бит вазгыять бөтенләй башка. Бу тарихи хатаны төзәтү дип тә әйтергә була. Нәкъ менә хәзер бу мәсьәләне күтәрү кирәк, чөнки кешеләрнең АКШның Русия тарафлы яңа президентына өметләре туды.

Динара ханымның шушы мөрәҗәгатенә карата фикерләрен сорап, Азатлык берничә татар оешмасы, шул исәптән керәшен оешмасы җитәкчесенә дә мөрәҗәгать итте.

Фәрит Фарисов
Фәрит Фарисов

Мәскәү милли мәдәни мохтарият рәисе Фәрит Фарисов:

"Мин бу хакта беренче тапкыр ишетәм. Бездә теләсә нинди мөрәҗәгать булмасын, карарлар – барысы да мохтарият шурасының тәкъдиме белән карала һәм кабул ителә. Ләкин әйтеп үтелгән мөрәҗәгать турында безнең шурада сүз дә булганы юк, карар да кабул ителгәне юк. Бу Динара Бухарованың үз исеменән язылган сүзләре. Динара Бухарова безнең киңәйтелгән шура әгъзасы. Мәскәүдә керәшен татарларының үз оешмалары булмаса да, без аны шурага алдык. Булсын шурада, оештырсыннар үзләренең оешмаларын дип уйладык. Андый татарлар бик аз Мәскәүдә. Шулай да, телиләр икән, үзләренең эшләрен эшләргә, чараларын уздырырга мөмкинлекләре булсын дидек. Ләкин аларның әле бер генә чара да уздырганнары да, үзләре турында халыкка “Менә без бар!” дип әйткәннәре дә юк. Ул шурага керәшен туганнар исеменән кертелгән булса да, аның мөрәҗәгатьләр язарга бернинди вәкаләте дә юк. Андый мөрәҗәгатьләр язарга киңәйтелгән шура әгъзасының гына түгел, шура рәисенең дә хакы юк. Чөнки ул эшләр киңәшеп эшли торган һәм күпчелек белән кабул ителә торган эшләр. Без аңа шелтә белдерәчәкбез. Әгәр дә тагын да шундый хәлләр кабатланса, Динара Бухарованы шурадан чыгару турында да сүз булачак."

Людмила Белоусова
Людмила Белоусова

"Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы"ның башкарма комитеты рәисәсе, "Туганайлар" газеты баш мөхәррире Людмила Белоусова:

"Динара Бухарованың әлеге тәкъдиме турында минем бер фикерем дә юк. Мин ул хатынны беләм, аның сез әйткән мөрәҗәгате белән танышмадым әле, аның нәрсә теләгәнен аңлап бетерә алмыйм һәм аның белән бәйле бер нәрсәгә дә бернинди комментар бирәсем килми."

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев:

"Русия хөкүмәте халыкларны, аларның телләрен юк итү, ассимиляция сәясәтен көчәйткән хәзерге чорда бу канун бик тә актуаль. Дума Русиядәге бөтен милләтләрне бетереп бер генә – россиян милләте булдыру канунын карарга әзерләнгәндә Бухарованың бу тәкъдиме мәгънәсез һәм бик тә провокацион гамәл."

Илмир Салих
Илмир Салих

Азатлык татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге башлыгы Илмир Салих:

"Без Бухарованың бу тәкъдименә каршы, әлбәттә. Татарлар – басып алынган халык һәм хәзер безне ассимиляцияләү сәясәте алып барыла дип исәплибез. Үзебезгә карата шундый гамәлләр кылучы өлкән агайга ялагайлану дөрес түгел дип саныйм."

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин:

"Бу белдерүне ишеткәннән соң, башка ике фикер килә. Беренчедән, ни өчен оешмамы, бер кешеме ул, анда бөтен татар халкы исеменнән белдерү ясый? Һәм хәттә шундый халыкара дәрәҗәгә аны чыгарып, турыдан туры Трампка мөрәҗәгать итә? Минемчә, бу - урынсыз кебек. Чөнки безнең, беренчедән, Бөтендөнья татар конгрессы бар, ул дөньяның 400гә якын татар оешмасын берләштереп тора. Һәм монда әгәр инде шушындый кечкенә генә төркем яисә бер генә кеше шулай итеп белдерү ясый икән һәм турыдан туры Трампка яза икән, минемчә, моның мотивы бер генә – ул үзеңне күрсәтергә тырышу һәм пиар. Монда ниндидер халык мәнфәгәтен кайгырту да юк, ниндидер төркемнең яисә татар халкының мәнфәгәтен яклау да юк кебек. Шундый зур исемнәргә мөрәҗәгать итү, халыкара дәрәҗәгә күтәреп белдерү ясап, минемчә, монда аның нигезендә пиар гына. Әгәр дә чын-чынлап бу оешма яисә бу кешеләр татарларга файда китерергә теләсәләр, мин уйлым, киресенчә мондый белдерүләрдән тыелып калырлар иде."

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова:

"Бу канун безне, үз хокуклары өчен көрәшкән милләтләрне яклап килде. Азмы, күпме – мөһим түгел. Ул бар, ул безгә кирәк. Керәшен татарлары татар сүзеннән хурланып, үзләрен керәшен дип кенә йөртү яклы иде, ә дөнья мәйданында чыгыш ясаганда керәшен, православ татары дип чыгып фикерләрен белдерә. Татарны хур итәләр. Бу – татарларның тез астына сугу. Моны җавапсыз калдырырга ярамый. Дөнья татар конгрессы, Халыклар дуслыгы ассамблеясы да, иҗтимагый оешмалар үз сүзен әйтергә тиеш. Күз йомып, дәшми калу – ялгышлык. Мәскәү безнең авырткан җирне чамалый, керәшен татарлары мәсьәләсенең нечкә икәнен белә, йомшак урынны эләктереп алып керәшен татарларын мәкерле уенда катнаштыра."

Илдар Габдрәфыйков
Илдар Габдрәфыйков

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Илдар Габдрәфыйков:

"Беренчедән, АКШ конгрессы тарафыннан 1959 елда кабул ителгән ул канун халыкара канун түгел. Икенчедән, Американың яңа сайланган президенты Дональд Трамп вазифасына 20 гыйнвар гына керешәчәк. Ул башка бер дәүләт җитәкчесе, аның бездәге мәсьәләләрне чишү вәкаләте юк. Русиянең үз кануны – "Репрессияләнгән халыклар турында канун" бар."

Мин Трампка мөрәҗәгать итүчеләрне бик үк сәламәт кешеләр түгелдер дип исәплим. Алар шундый мөгез чыгаручы экстраординар адымнары белән үзләренә игътибар юнәлтергә тели. Бәлки, кайбер даирәләрнең коесына су коярга да тырышалардыр. Тагын шуны да билгеләргә кирәк, безнең татар халкы һич кенә дә кол милләт түгел. Дөрес, тел, мәгариф һәм кайбер башка проблемнар бар. Ләкин һәр милләттә дә чишелмәгән мәсьәләләр бар."

Рәмил Хөсәенов
Рәмил Хөсәенов

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов:

"Белүемчә, Американың бу канунында Балтыйк республикалары, Украина, Беларус, Идел буендагы һәм башка кайбер халыклар әсир дип бәяләнгән. СССР таркалып, элекке союздаш республикалар ирек алды. Ләкин Русия эчендәге барлык милләтләр дә тигез дип әйтә алмыйм. Мин безнең хәлне аңлаган, рухи булса да ярдәм итәргә, теләктәшлек күрсәтергә омтылган һәр канунга хуплау белдерәм. Трампка мөрәҗәгать белән чыгучылар барлык татар фикерен ирештерми. Ул хәтта барлык керәшен татарлары фикере дә түгел, ә ниндидер “православ татарлар” дип аталган вак төркем башлангычы. Аларның шәхси карашлары, гамәлләренә, бәлки, игътибар бирү дә кирәкмидер. Без 1552 ел вакыйгаларын онытмыйбыз. Хөр фикерләрне сепаратчыл кануннар авызлыкласа да, күңелләрдәге хыялларга богау кидереп булмый."

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Төньяк-көнбатыш башкортлары оешмасы рәисе Ринат Гатауллин:

"Әлеге мөрәҗәгать белән чыгучы Динара Бухарованың бу шәхси карашы гына. Аның Мәскәү татарлары милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы булуын беләм. Бу мөрәҗәгать аларның җирле мохтариятләре карашы да түгел. Вак төркемнең вак гамәлләре, вак адымнары. Ул бернинди сәяси карарга да нигез була алмый. Русиянең үз Конституциясе, үз кануннары, без шулар кысасында проблемнарыбызны чишү юллары табарга һәм чишәргә тиеш."

XS
SM
MD
LG