Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әсир милләтләр” атнасы: Идел-Урал һаман да исемлектә


1959 елдан бирле июль аенда АКШ президенты Конгресс карары белән дөньяның барлык милләтләренә иреклек һәм бәйсезлек бирүне максат итеп куйган “Әсир милләтләр атнасын” билгели. Бу атна турында президентның махсус фәрманы дөнья күрә. Салкын сугыш чорында башланган бу чара дөньяның барлык милләтләре иреклек яулаганчы дәвам итәчәк.

Быел АКШ президенты Барак Обама әсир милләтләр атнасын 18-24 июль көннәрендә билгеләү турында белдерү ясады.

“Салкын сугыш тәмам, әмма тарих сабаклары бүген дә файдалы. Азатлык утын сүндермичә дөньяны ирекле итә алган шәхесләр безгә язмышыбыз безнең кулда икәнне искә төшереп тора”, диелгән бу белдерүдә.

АКШ Конгрессы 1959 елда кабул иткән канунда “коммунистик золымнан зыян күргән милләтләр арасында Идел-Урал халыклары да бар”, диелгән. Ул чакта “әсир милләтләр” дип шулай ук поляклар, маҗарлар, украиннар, чехлар һәм словаклар, Төркестан һәм Тибет халыклары, тагын башка милләтләр игълан ителгән булган.

50 ел милләтләрне азат итүгә җитми

Ярты гасырдан артык вакыт узуга карамастан дөньяда әсир милләтләр әле дә бар.

“Дөньяны ирекле һәм демократик итү эше дәвам итә. Бүген дә дөньяда халык теләгенә колак салган һәм үз халкын изеп хакимияткә көч белән килгән дәүләтләр арасындагы аерманы күрәбез. Бүген дә бер илдә милләтләр тигез хокуклы булып яшәгәндә, икенчесендә алар дин һәм сүз иреге, җыелып ирекле фикер белдерү кебек төп кеше хокукларыннан мәхрүм”, дигән АКШ президенты Обама үз белдерүендә.

АКШ үзен үз илләрендә сүз ирегенә ия булмаган милләтләргә сүз бирергә һәм хокук яклау эшендә торучыларга ярдәм итәргә бурычлы, дип саный.

Кристофер Уокер Азатлык радиосында түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашты
Freedom Housе оешмасы ел саен дөньяда, бигрәк тә элекке совет дәүләтләрендә кеше хокуклары торышын күзәтеп хисаплар әзерли. Оешма милләтләрнең үзбилгеләгү хокукы торышын аерым тикшерми.

“Үз хисапларыбызда без милләтләрнең үзбилгеләнү мәсьәләсен аерым тикшермибез, әмма безнең хисаплардан хәлләр торышын чамалап була”, диде оешманың тикшерү бүлеге башлыгы Кристофер Уокер.

Freedom House оешмасының соңгы хисабына күрә, элекке cовет илләрендә халыкның 80%, ягъни якынча 220 миллион кеше авторитар режим астында яши.

Бу атнада АКШта узган чаралар белән американ халкы әсир милләтләргә теләктәшлек белдерә, диелгән президент Обама белдерүендә.
XS
SM
MD
LG