Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин сүзендә тормады


31 майда Конституциянең 31-нче маддәсен яклап узган чара бу юлы тагын да кырысрак бастырылды. Гәрчә Русия премьер-министры Владимир Путин ризасызлар чараларына каршы түгеллегенә ишарәләгән булса да, 200ләп кеше тоткарланды. Күбесенә карата милиция көч кулланды.

Мәскәүнең “Маяковская” метросы янына протест чарасына 500дән артык кеше чыкты. Алар Русиядәге хакимият вертикаленә каршы шигарьләр кычкырды.

Журналист һәм “Солидарность” оппозицион хәрәкәт вәкиле Александр Артемьев шундыйларның берсе. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә ята. Милиция аны каршылык чарасы вакытында тоткарлаганда кулын сындырган.

Артемьев әйтүенчә, сөяге бер җирдән генә түгел, ә бер тирәдә 3-4 җирдән сыңган.

“Хастаханәдә иң аз дигәндә 10 көнләп ятасы, аннары тагын 3 айлап гипста йөрисе”, ди ул.

Артемьевны кебек милиция хезмәткәрләре халыкның күбесен типкәли-типкәли, җир буйлап сөйрәп барып үз автобусларына эткәләп, төрткәләп кертте.

Шундый ук каршылык чарасы узучы Петербур шәһәрендә дә 50-дән артык кеше кулга алынды. Кемерово шәһәренең көньягында да чара барышында тоткарланучылар булды.

Шевчук Путинга сорау бирә
Җырчыга җавап итеп


31 май көнне әлеге чара Русиядәге кеше хокукларын яклаучылар һәм сәяси оппозиция оешмалары тарафыннан “Стратегия -31”, ягъни 31-е булган һәр айны митинглар уздыруны яклап оештырылды. Бу Конституциянең 31 маддәсен, ягъни җыеннар иреклеген истә тота.

Русиядәге күп кенә оппозиция митинглары кырыс рәвештә куып таратылса да, бу атнада барысы да тыныч хәл ителер дигән өмет бар иде. Чөнки 29 май хәйрия чарасы вакытында Русия премьер-министры Владимир Путин ризасызлар маршына каршы булмавына ишарәләде.

Җырчы һәм Кремльне тәнкыйтьләүче Юрий Шевчукның соравына җавап буларак Путин: “Әгәр кешеләр хакимият игътибар итәргә тиешле борчыган мәсьәләне урамга чыгып белдерә икән, монда нинди начар нәрсә булсын!? Бары рәхмәт кенә әйтергә кирәк”, диде.

Оппозиция вәкилләре фикере

Әмма 31 май көнне Путин әйткәннәрнең нәкъ киресе булды.

Оппозициядәге сәясәтче Эдуард Лимонов барысы да элеккечә калачак дип саный.

“Путин еш кына сүзләргә төрле мәгънә сала һәм ялган сөйли”, ди ул.

Чарада катнашкан Мәскәү Һелсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева да Путинның һәрвакыттагыча “сезгә дә, безгә дә” дип сөйләвен әйтә.

“Без каршылык чарасына чыгарга ярый дип аңладык, хакимият исә куып таратырга ярый дип аңлаган”, ди хокук яклаучы.

“Солидарность” хәрәкәте башлыгы Илья Яшин сүзләренчә, әгәр Путин нәрсәдер вәгъдә итә икән аның киресе булачагы инде көн кебек ачык.

“Шуңа бу юлы халыкны куып таратулар тагын да көчлерәк булыр дигән уй инде алдан ук туган иде”, ди ул.
Илья Яшин


Русиядәге кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин Мәскәүдә хакимиятнең гамәлләрен котычкыч һәм башка сыймаслык хәл дип атады.

“Кешеләрне асфальт буйлап сөйрәп бардылар. Анда инвалидлар һәм сугыш ветераннарының да булуы ихтимал иде. Реакция бик кырыс булды”, диде ул.

Шуңа да карамастан Русия оппозиция җитәкчеләре 31 июль көнне чираттагы демонстрациягә чыгачагын әйтә.
XS
SM
MD
LG