Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсир милләтләр атнасы татар-башкорт өчен әле дә актуаль


АКШның элекке президенты Рональд Рейган Әсир милләтләр атнасын игълан итә
АКШның элекке президенты Рональд Рейган Әсир милләтләр атнасын игълан итә

Июльнең өченче атнасы АКШта "Әсир милләтләр атнасы" буларак билгеләнә. Күпләр бу хакта инде белми, "салкын сугыш" чорында исә шушы атна мөһим бер сәяси чара булып тора иде. Коммунизм пәрдәсе инде күптән төшсә дә, татар-башкортлар өчен бу атна әле дә әһәмиятен югалтмады, ди галим Вил Мирзаянов.

Әсир милләтләр атнасы турындагы махсус канун АКШ Конгрессы тарафыннан 1959 елда кабул ителгән. Ул канунда бар дөнья буйлап коммунизм залимияте колына әверелдерелгән милләтләр исемлеге бирелгән һәм аларны азат итудә Американың ярдәме вәгъдә ителгән.

Әлеге канун татар һәм башкорт дәүләтчелеге өчен дә бик мөһим - анда ул Идел-Урал дип телгә алына, андагы халыкларның да иреклеккә ирешү хокукы таныла. Монда шик була алмый.

Канун нигезендә АКШ президенты һәр елны июльнең өченче атнасын «Әсир милләтләр атнасы» итеп билгеләп үтәргә чакырган махсус прокламация чыгара. Шулай итеп Америка иң югары җитәкчелеге дәрәҗәсендә үзенең әсиргә төшкән милләтләрне азат иту эшенә тугъры булып калуын һәм бу эштә ярдәмен дәвам итәчәген белдерә. Президент Обама быел шушы атнаны 17 июльдән 23 июль көннәренә кадәр билгеләгән иде.

Әлеге канунның, һичшиксез, әһәмияте бик зур, чөнки аның тирән мәгънәсе бар - ул бер маяк сыман АКШның Идел-Уралны аерым телгә алган дәүләти акты булып тора. Шуңа күрә дә Русия һәм Кытай кебек илләр бу канунны гамәлдән чыгару өчен бик күп көч сала, алар өчен ул күзләренә төшкән ак кебек, чөнки канун шушы ике илдә изелгән һәм канунда телгә алынган милләтләрнең азатлык өчен көрәшүләрен кануни дип таный.

Әгәр дөньядагы иң көчле һәм абруйлы ил – Америка Кушма Штатлары – татар халкының үз дәүләтен торгызуга хокукы барлыгын таный икән, димәк, без, татар патриотлары, һичшиксез һәм һич икеләнмичә, үз азатлыгыбыз өчен кануни рәвештә көрәшә алабыз. Бернинди дә башка көчләр, шул исәптән Русия империясы, моны кире кага алмый.

Димәк, Милли мәҗлеснең 2008 ел декабрендә кабул ителгән Азатлык Декларациясы һәм аның барлык дөнья дәүләтләренә Татарстанның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итүе халыкара канун күзлегеннән караганда да хак гамәл. Бу югарыда әйтелгән АКШ канунына тулысынча туры килә һәм безне «сепаратистлар» дип атауны кире кага.

Без, Русия тарафыннан әле дә әсир тотылган милләт буларак, үзебезнең көрәшебездә дөньядагы барлык бәйсез илләр ярдәменә лаеклыбыз.

Вил Мирзаянов
галим, Милли мәҗлес оешмасының читтәге вәкиле
XS
SM
MD
LG