Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:39

"Керәшеннәргә кайдан килеп чыгуларын аңлатасыбыз килә"


Казанда яшәүче керәшен татарлары Пелагия һәм Илья Михаиловлар Олы көн алдыннан табын артында (архив фотосы)

Вконтакте битендә "Керәшеннәрне исламга чакыру" битен булдыручы Али Шабайкин "Православ татар җәмгыяте" җитәкчесе Динара Бухаровага керәшеннәр көчләп чукындырылган татарлар дигәнне аңлату өчен аның белән диалог урнаштырырга тели. Бухарова әлегә җавап кайтармаган.

Мәскәү студенты Али Шабайкин (Азатлыкка үзен шулай дип таныштырды – ред.) "Вконтакте" челтәрендә "Керәшеннәрне исламга чакыру" ("Призыв кряшен к исламу") исемле төркем булдырды. Анда керәшеннәрнең чынлыкта ислам динендә булган, ә аннары көчләп чукындырылган, христианлаштырылган татарлар икәнен исбатлаучы язмалар, видеолар урнаштырыла. Шабайкин сүзләренчә, бу битне булдыруның максаты – тарихи чыганакларга таянып, керәшеннәргә аларның кайдан килеп чыгуын аңлату.

"Православ татар җәмгыяте" җитәкчесе Динара Бухарова, Дәүләт стратегия институты хезмәткәре Рәис Сөләймановның ялганнарын җәмәгатьчелеккә фаш итәсебез килде. Бухарова православ татарлар Явыз Иванга кадәр булган дип сөйли, әмма ниндидер нигезле дәлил китерми. Бер татар авылында чиркәү бар иде дип сөйләсә дә, чынлыкта анда чиркәү юк иде. Бөтен сүзләре ялганга корылган.

Без бернинди сәясәткә дә, дини мәсьәләләргә дә кысылмыйбыз. Үз битебездә төрле тарихи чыганакларга таянып керәшеннәрнең көчләп христианлаштырылган татарлар булганын күрсәтәбез.

Татарлар арасында христианнар да булган дип әйтү ялган

Татар халкының бит борынгыдан килгән тарихы бар һәм ул тарихта барысы да тулысынча язылган. Татарлар арасында христианнар да булган дип әйтү ялган. Әлеге ялганны безнең күңелебез һич кабул итә алмады һәм дустым белән керәшеннәр темасына кагылган бөтен язмаларны, видеоларны җыя башлауның максаты да шуңа бәйле иде", ди Шабайкин.

Аның әйтүенчә, хәзер алар Динара Бухарованы диалогка чакырырга тели. "Видеокамерага сөйләшү алып барыр идек. Бухарова ул Даниил Сысоев дәвамчысы. Сысоевны үтерделәр. Ул православ экстремист иде. Cысоев үлгәч яңа чукынган татарлар идеясе белән Динара Бухарова янып йөри башлады. Әмма бу аның үз идеяседер дип уйламыйм.

Мисал өчен, алар Мәскәү Сабантуйларына килеп миссионерлык эше белән йөриләр. Аларның чатыры янына килеп сөйләшкәндә бер генә керәшенне дә күрмәдек. Анда бары урыс ир кешеләре иде.

Керәшеннәр безнең белән диалогка керсә капма-каршы аргументларны китерер идек. Без Бухаровага язып карадык. Үзебезнең биттә аларның фикерләрен дә бастырырга риза идек, әмма ул безгә җавап бирмәде", ди Шабайкин.

Али Шабайкин әлеге битне тарихи дөреслекне чагылдыру өчен булдыруын әйтә
Али Шабайкин әлеге битне тарихи дөреслекне чагылдыру өчен булдыруын әйтә

Билгеле булганча, керәшеннәр үзләре элек көчләп чукындырылган татарлар инде кире исламга кайтып бетте, ә без мәҗүсилек чорыннан килгән халык дип әйтә. Шабайкин бу - чып-чын ялган дип саный.

"Керәшеннәрнең безнең бабайлар Алтын Урдага кадәр христианнар иде диюләре дә ялган. Нинди христиан иделәр. Православмы? Юк. Ул вакытта әле православлар юк иде - арианство (христиан диненең иң борынгы агымы) бар иде. Хәзер аны ересь (дин тәгълиматыннан тайпылу) диләр. Аннары аларга керәшен дип әйтмәсләр иде. Керәшен бит ул крещенный, дигән сүздән. Керәшеннәрне бездән Явыз Иван, Петр I, Ильминский аерып алды", ди Шабайкин.

Аның сүзләренчә, әгәр Мәскәүдә биш ел элек керәшеннәр турында бөтенләй диярлек берни ишетелмәсә, соңгы елны алар нык активлашкан.

"Әсәдуллаев йортында уза торган чараларга да, мәҗлесләргә дә киләләр. Динара Бухарова төркеме Мәскәүнең изге Фома мәхәлләсе приходында җыела. Алар анда миссионер китапларын язалар, дискларын чыгаралар иде. Раштуа укулары вакытында Казаннан Аркадий Фокин килеп чыгышлар ясады.

Әлбәттә без бер татар милләтеннән булдык һәм булырбыз. Әмма татарлар бит күпчелектә мөселманнар. Керәшеннәр дә кире исламга кайтып бер тулы татар гаиләсе итеп яшәсәк яхшырак булыр иде", ди Али Шабайкин.

Керәшеннәр үзләрен православ татарлар хисабына кертүгә каршы һәм алар Мәскәүдәге православ татарлар белән эш йөртергә теләмәүләрен әйткән иде.

БЕЛЕШМӘ (Википедия)

Керәшеннәр (керәшен татарлары) – татар халкының православ динен тоткан үзенчәлекле бер төркеме.

Керәшеннәрне христиан динен кабул итү вакытларына карап "иске" һәм "яңа" керәшеннәргә аерып йөрткәннәр. Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан җимерелгәннән соң, ягъни XVI гасырның урталарыннан алып 1731 елга кадәр христианлыштырылган татарлар "иске керәшеннәр" дип аталган. 1731 елда миссионерлык эшен тагын да алга җибәрү өчен махсус комиссия (рус. Новокрещенская комиссия) оештырыла. Бу комиссия оештырылганнан соң христианлаштырылган татарлар "яңа керәшеннәр" дип аталып йөртелә башлый.

Патша хөкүмәте христиан диненә керүчеләргә һәртөрле өстенлекләр бирүне, мәсәлән, солдат хезмәтеннән, төрле салым-түләүләрдән азат ителү, җир алу, җәзадан котылу һәм башка кызыксындыру чараларын кулланган.

Христиан диненә күчкән татарларның бер өлеше тулысынча урыслашкан, татар исәбеннән чыккан. 1713 елда Петр I барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга әмер бирә: аерым указ чыгара. Аны үтәмәгән морзалар үзләренең биләмәләрен һәм өстенлекләрен югалтырга тиеш булалар. Морзаларның бер өлеше чукына. Биләмәләрен югалткан, әммә динен алыштырмаган морзаларны халык телендә "чабаталы морзалар" дип атаганнар.

XIX йөз башларыннан көчләп чукындырылган татарлар арасында яңадан мөселман диненә әйләнеп кайту башлана.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG