Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер чукынган хатын язган хаттан гына милләт юкка чыкмас


1739 елда Екатеринбурда көчләп чукындырылганнан соң кире исламга кайтуда гаепләнгән Кисәнбикә Байрасованы яндыру турында фәрман
1739 елда Екатеринбурда көчләп чукындырылганнан соң кире исламга кайтуда гаепләнгән Кисәнбикә Байрасованы яндыру турында фәрман

Динара Бухарованың милләтне мыскыл иткән мөрәҗәгатенә Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе, Татарстанның керәшен оешмалары, Татарстанның Халыклар дуслыгы ассамблеясе җавап бирергә тиеш.

Мәскәүдә яшәүче бер чукынган татар неофиты Американың яңа сайланган президенты Дональд Трампка Русиянең православ татарлары исеменнән мөраҗәгать иткән, имеш. Бу чукынган Динара Бухарова үзе кебек үк чукынган Трамптан “Әсир милләтләр” турындагы канунны юкка чыгаруны сорый. Имеш, Русиядә әсир милләтләр юк, татарлар гасырлар буе үз ирекләре белән православ динен тоталар һәм урыс чиркәвенең бер өлеше булып торалар икән. Бу хатынның маңгаендагы беләк буе тәресен күргәннән соң һәм Трампка язган хатын укыгач, “җиңеләйгән ахыры”, дип тә уйларга мөмкин. Әмма Динара Бухарова Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенең әгъзасы булып чыкты, Фейсбукта аның дуслары арасында Казанның билгеле татар газетлары һәм журналлары, Азатлык радиосы, мулла-мөфтиләр дә бар, аның татар җитәкчеләре белән төшкән фотолары урын алган. Әле ул быел Казанда татар яшьләре форумында, милли Сабантуйларда да булган. Димәк ки, татарлар тирәсендә буталгач, аның тарихын да яхшы белергә һәм дөресен язарга тиеш иде. Әмма бу керәшен хатыны Трамптан нәрсә сораганын да, Идел-Урал тарихын да, милләт язмышын да белми булып чыкты. Белсә, шушы хәтле ялган язмас иде.

Беренчедән, керәшен дигән аерым милләт юк, алар Казан ханлыгы урыслар тарафыннан юк ителгәч, көчләп чукындырылган татарлар, бу хәлләр 1552 елдан башлап 1905 елга кадәр дәвам итте. Көчләп чукындырганнан соң яңадан ислам диненә кайткан кешеләрне тереләй утта яндырып үтерү турында карар 1649 елны кабул ителгән “Соборное уложение”дә үк беркетелгән була, 1728 елның 12 сентябрендә чыгарылган патша указы моны тагы бер тапкыр раслый. Һәм шулай эшлиләр дә – яңадан ислам диненә кайткан татар-башкортларны Идел-Уралда 1738-1739 елларда тереләй утта яндырып үтерәләр, бу хакта бездә архив документлары бар. "По Указу Ее Императорского Величества… оной татарке за три побега и что она, будучи в бегах, крещенная обасурманилась, учинить смертную казнь – сожечь", диелә 1739 елның 8 февралендә урыс патшабикәсе Анна Ионовна кул куйган әмердә. (ГАСО. Ф.24. Оп.1. Д.818. Стр.243-245.) Һәм 60 яшьлек татар хатыны Кисәнбикә Байрасованы 1739 елның 30 апрелендә Екатеринбур уртасында тереләй яндырып үтерәләр.

Бу чукынган хатынның, бер уч керәшенне калкан итеп алып, әллә кайдагы Америкаларга татарлар исеменнән хат язып ятуы – милләтебезне бөтен дөнья алдында түбәнәйтү һәм хурлыкка калдыру булып тора

Икенчедән, бу көчләп чукындырылган татарларның бер өлеше вакытлар үтү белән урыс милләте составына күчә, бер өлеше 1905 елдан соң яңадан ислам диненә кайта, бер өлеше, ягъни, бүгенге керәшеннәр православ динендә кала. Бу чукынган татарларның саны иң күп дигәндә бөтен Русия буенча утыз меңләп, ә мөселман-татарлар – биш миллионнан артык! Димәк ки, бу чукынган хатынның, бер уч керәшенне калкан итеп алып, әллә кайдагы Америкаларга татарлар исеменнән хат язып ятуы – милләтебезне бөтен дөнья алдында түбәнәйтү һәм хурлыкка калдыру булып тора. Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе, Татарстанның керәшен оешмалары, Татарстанның Халыклар дуслыгы ассамблеясе Динара Бухарованың милләтне мыскыл иткән бу мөрәҗәгатенә җавап бирергә тиешләр.

Өченчедән, нигә әле бу ханымны кинәт кенә Америка конгрессы 1959 елда ук кабул иткән “Әсир милләтләр” турындагы канун борчый башлаган? Ул аның нәрсә турында икәнлеген беләме икән соң? Идел-Урал терминының бу канунга ни өчен килеп кергәнен чамалыймы икән? Белмәсә, аңлатабыз.

Әсир милләтләр атнасы

Әсир милләтләр атнасы (Captive Nations Week) - коммунистик режимнар һәм демократик булмаган хакимиятләр тарафыннан коллыкка төшерелгән халыклар хәленә иътибар җәлеп итү максатыннан АКШта ел саен июльнең өченче атнасында үткәрелә.

1959 елда Конгресста кабул ителеп президент Дуайт Дэвид Эйзенһауэр тарафыннан имзаланган канун нигезендә, әлеге милләтләр бәйсезлек алганчыга кадәр, АКШ президенты ел саен Әсир милләтләр атнасын игълан итә. Бу атнада төрле рәсми чаралар, "әсир милләтләрне" яклап демонстрацияләр дә үткәрелә.

1959 елда кабул иткән канунда “коммунистик золымнан зыян күргән милләтләр арасында Идел-Урал халыклары да бар. Ул чакта “әсир милләтләр” дип шулай ук поляклар, маҗарлар, украиннар, чехлар һәм словаклар, Төркестан һәм Тибет халыклары һәм тагын башка милләтләр игълан ителгән булган.

Википедия

Әле 1917 елда ук татар халкының Милләт Мәҗлесе Идел-Уралда яшәүче төрки-татарларны урыслар тарафыннан әсир ителгән милләт дип бәяли һәм төрки-татарларның мөстәкыйль ил-дәүләтен төзү турында карар кабул итә. 1918 елның февралендә Казанда, Милләт Мәҗлесе корылтаенда татарларның Идел-Урал дәүләте игълан ителергә тиеш була. Әмма большевиклар моңа ирек бирмиләр, җитәкчеләрне төнлә килеп кулга алалар, Милләт Мәҗлесен куып тараталар. Танылган язучы, милли җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый һәм Милләт Мәҗлесе рәисе, булачак татар иленең беренче президенты Садри Максуди шушы идея белән чит илләргә мөраҗәгать итәргә булалар һәм эмиграциягә китәләр.

Гаяз Исхакый мөһаҗирлектә “Идел-Урал” дип аталган тарихи хезмәт яза, ул 1933 елда Парижда француз телендә, шулай ук Варшауда – поляк, Берлинда алман телләрендә басылып чыга. Гаяз Исхакый эмиграциядәге татарларны шушы Идел-Урал идеясе тирәсендә туплый. Икенче дөнья сугышы вакытында нациларга әсирлеккә төшкән татар-башкортлар 1942 елда Германиядә “Идел-Урал” легионын төзиләр. 1944 елның 4-5 маенда Германиянең Грайфсвальд шәһәрендә үткән “Идел-Урал” корылтаенда легионер татар-башкортлар Идел-Уралны большевик-урыслар әсирлегеннән коткару турында мөһим карарлар кабул итәләр. Корылтай карары нигезендә “Идел-Урал төрек-татарлары мөстәкыйльлеге өчен көрәш берлеге” төзелә, аның юлбашчысы итеп Шәфи Алмас билгеләнә. (Идел-Урал Корылтае. – Берлин, 1944, 70 бит.) “Үзебезнең милли дәүләтебезне, азат Идел-Уралны төзегән вакытта гына киң иреклек, мул җир, якты тормыш алачакбыз”, диелә Корылтайның татар халкына мөраҗәгатендә. (Күрсәтелгән хезмәт, 72-73 битләр.)

Сугыш беткәч тә, мөһаҗирлектә исән калган татарлар бу идеядән баш тартмыйлар, Гаяз Исхакыйның 1953 елда Төркиядән килеп, Мюнхенда эмигрант татарлар белән махсус очрашуы һәм Идел-Урал милли-азатлык оешмасы төзүе шул хакта сөйли. Американың “Совет берлеген өйрәнү институты” хезмәткәре, хокук докторы, элеккеге легионер Гариф Солтан Конгресска Идел-Уралда әсир ителгән халыклар турында белешмә әзерләп бирә. Шулай итеп, 1959 елда Америка Конгрессы кабул иткән “Әсир милләтләр” канунына мөһаҗир татарлар тырышлыгы белән Идел-Уралның урыслар тарафыннан әсир ителгән халыклары да өстәлә. Күрәсез, бер чукынган хатын Трамп белән берләшеп тиз генә юкка чыгарырга теләгән канун татарларның Идел-Уралда күпъеллык милли-азатлык көрәше нәтиҗәсе икән. Һәм татар халкы азат булганчы ул канун үз көчендә калачак.

Бәлки бу бездән, татарлардан, бердәм "россиян" милләте – урыс милләте ясауның бер алымыдыр, шуңа әзерләүдер?

Инде соңгысы. Керәшеннәр үзләрен татарлар дип атаганны яратмыйлар, ул сүзне төшереп калдырып, “кряшен” дигән атама уйлап таптылар. Милли татулык хакына татарлар монысына да түзделәр. Ә хәзер зур дөньяга чыгарга кирәк булгач, кайбер “кряшеннәр” татарлыкларын искә төшерделәр һәм “православ татарлар” исеменнән сөйли башладылар. Әмма татар исеме мондыйларга әрәм! Динен, иманын, бәйсез дәүләтен, милләтне саклап калу өчен шул хәтле зур корбаннар биргән, чукынмас өчен утларда янып үлгән, бозлы суларга батып җан биргән чын татарлар бу хыянәтне кичермәсләр!

Әйе, Татарстан хөкүмәте керәшеннәргә нәрсә сорасалар – шуны бирде, аларның авыл һәм шәһәрләрдә чиркәүләре эшләп тора, дәүләт хисабына газетлары чыга, үз оешмалары, керәшен дәүләт ансамбле бар, ел саен зурлап, дәүләт хисабына җыеннары, бәйрәмнәре уздырыла. Хакимияттә дә керәшеннәр бар, алар район җитәкчеләре арасында да шактый. Юк, кайберәүләргә бу гына аз икән, инде татар милләте исеменнән Америка президентына мөраҗәгать итеп, халыкара мәсьәләләргә дә кысылырга кирәк булган! Бәлки керәшеннәрне шулай татар милләтенә каршы файдаланалардыр, мөселман-төрки дөньясы алдында безне муеннарына тәре аскан мөртәтләр итеп күрсәтергә телиләрдер? Бәлки бу бездән, татарлардан, бердәм "россиян" милләте – урыс милләте ясауның бер алымыдыр, шуңа әзерләүдер? Әмма гасырлар буе әсирлектә булып та, телен, иманын, динен югалтмаган, дәүләтле булырга өметен өзмәгән татар милләте бер чукынган хатын язган хаттан һәм аның артында торган бәндәләрнең котыртуыннан гына юкка чыкмас. Явыз Иван, тиле Петр, тиран Сталин бетерә алмаган милләтне тиле Трамп һәм аның Русиядәге яңа дуслары гына бетерә алмас.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG