Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:09

Кисәнбикә Байрасованы 1739 елда Екатеринбурда яндырып үтерәләр. Ул бер чукындырылганнан соң кире исламга кайтуда гаепләнә. Әлеге вәхшилек 1649 елгы “Соборное Уложение” күрсәтмәсенә нигезләнеп башкарылган. Милли Мәҗлес рәисе Бәйрәмова үзенә каршы хөкем эшендә шул вакыйганы искә алды.

Кисәнбикә Байрасова язмышы 8 февраль көнне дәвам иткән мәхкәмәдә әйтелде. Яндырып үтерелгән хатын турында Фәүзия Бәйрәмова “Туран иле” дигән китабында язган булган. Ул дәлил итеп шушы китабын һәм Кисәнбикәне утта яндыру турында генерал Соймоновның әмере язылган документының күчермәсен дә мәхкәмәгә китергән.

8 февральдә башланган һәм 11 февральдә дәвам иткән мәхкәмәгә килүче халыкны Кисәнбикә Байрасова язмышы шактый уйланырга мәҗбүр итте. Тәнәфес вакытларында аның хакында сөйләшүләр күп булды. Әлбәттә инде сорау туа, ни өчен Фәүзия Бәйрәмова мәхкәмә барышында яндырып үтерелгән татар хатыны турында сөйли башлый, ни өчен аңа ахыргача сөйләп бетерергә ирек бирмиләр?

“Урыс экспертлары, галимнәре “Татарга каршы бернинди явызлык, җәзалау һәм көчләү булмаган” дип баралар. Тарихчы буларак бу күренешкә битараф, эндәшмичә кала алмыйм. Урал, Себер архивларында булганда, андагы чукындырулар, яндырып үтерүләр хакында материаллар тупладым. Зур гына хезмәт язарга телим.

Екатеринбур архивында Байрасованы яндырып үтерү турында документларга юлыктым, күчермәләр алдым. Ул иске славян хәрефләре белән язылган. Без аны тәрҗемә иттек һәм ул газетларда, китабымда басылды. Гыйбрәтле мисал буларак, казый да, прокурор да белеп торсын, татарны газаплау, көчләү, җәзалау, чукындыру булган”, ди Фәүзия ханым.

Бәйрәмова “Туран иле” дигән китабында генерал Соймоновны борынгы славян хәрефләре белән язылган әмерен хәзерге хәрефләргә күчереп бирә. Менә ул әмер:

Генерал Соймонов имзалаган документ

“Пойманную татань-башкирку, которая была крещена и дано ей имя Катерина, за три побега и что она, оставя Закон Христианский, обасурманилась, за оное извольте приказать на страх другим казнить смертию – сжечь, дабы впредь, на то смотря, другие казнились".

Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, Екатеринбурдагы архив документлары хакында халыкка аз мәгълүм. "Архив директоры үзе дә миңа әйтте: “Сез татарлар үзегез хакында аз беләсез. Кулдан язылган мең битле кенәгәнең яртысы татарлар хакында”, диде. Мин архивта булганнан соң бу хакта бераз билгеле булды, газетларда да бу турыда мәгълүмат чыкты”, ди Бәйрәмова.

Тарихчы Фәүзия Бәйрәмова туплаган мәгълүматлар буенча, 18 гасырда татарны чукындыру, җәзалау тагын да көчәя. Татарларны башта көчләп чукындыралар, исламга кире кайтса, поплар әлеге белән, патша указы белән кануный төстә яндырганнар.

“1736-1737 елларда урыс генераллары Урал тирәсенә гаскәр белән килә. Әмма татар-башкортлар бирешми. Шуңа да карамастан, Кириллов, Татищев, Соймонов генераллар авылларга бәреп кереп, ирләрне үтерәләр, хатыннарны, балаларны коллыкка алалар. Кисәнбикә Байсарова да шул язмышка дучар була. Аны авылдан алып китеп чукындыралар, урыска сөяркә итеп бирәләр. Ул 3 тапкыр кача. Тоталар. Чыбык, камчы белән кыйныйлар. Ислам диненә кире кайткан өчен яндырып үтерү турында патша Анна Иоановна махсус фәрман чыгара. Сенат обер-прокуроры, Себер приказына билгеләнгән генерал Соймонов шуңа нигезләнә. 1739 ел, 30 апрельдә Кисәнбикәне шәһәр мәйданында яндыралар”, ди Бәйрәмова.

Нәтиҗә ясап, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова мондый фикерләрен әйтте: “Казан алынганчы Сөембикә озатыла. Шунда күп вәхшилекләр кылына, чукындырулар була. Сталин чорын алсак, 1937 елда Мөхлисә Бубины Уфада атып үтерәләр. Инде менә татарның бәйсезлеген, телен, динен яклаган өчен 21 гасырда татар хатыны хөкем каршында тора. Тарих кабатлана. Татарның фаҗигале язмышы хатын-кыз язмышы аша чагыла”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG