Accessibility links

Кайнар хәбәр

Садри Максуди – Милләт Мәҗлесе рәисе


Мәҗлеснең рәисе итеп Садри Максуди (уртада) сайлана
Мәҗлеснең рәисе итеп Садри Максуди (уртада) сайлана

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

Халык Милләт Мәҗлесен яклап чыга. Моның шулай икәнлеген сайлау кампаниясе вакытында күрсәтелгән һиммәт (энтузиазм) һәм җыелган иганә акчасы суммасы дәлилли. Мәҗлес ачылып эшли башлаганчы ук хәзинәдә ул заманга күрә һич тә аз дип бәяләнмәслек 1,5 миллион сум тупланган була.

1917 елның 20 ноябрендә (3 декабрь) Милләт Мәҗлесе Уфада тантаналы төстә ачыла. Беренче чыгышны мохтарият комиссиясе рәисе Садри Максуди ясый. Алай да бу тантанага Казан төркләренең күңеленә хуш килмәгән вакыйганың шаукымы йога: 16 ноябрьдә җитәкчесе Зәки Вәлиди булган Башкорт автономиясе игълан ителә.

Ачылыш мәрасименнән соң конкрет эшкә дә керешелә. Мәҗлеснең рәисе итеп алдан ук көтелгәнчә Садри Максуди сайлана, Хәрби Шура рәисе Ильяс Алкин һәм Бөньямин Әхтәмов аның ике урынбасары булалар. Мәҗлес эчендә җиде парламентар комиссия төзелә һәм алар закон проектларын әзерләү эшенә керешеп тә китәләр. Әлбәттә инде башкортчылык хәрәкәте дә мәҗлес утырышлары көн тәртибеннән төшми. Ике төрк кавеменең бер-берсеннән аерылуы Милләт Мәҗлесенең көчен киметәчәге билгеле була.

Милләт Мәҗлесе эшли башлаганнан соң озак та үтми ул ике фракциягә бүленә, аларның берсе "тупракчылар", икенчесе - "төркчеләр" дип атала

Милләт Мәҗлесе эшли башлаганнан соң озак та үтми ул ике фракциягә бүленә. Аларның берсе “Тупракчылар” (туфракчылар) дип атала, аны сул карашлы, Идел-Урал төбәгендә чикләре билгеләнгән автономияле җөмһүрият таләп итүче депутатлар тәшкил итә. “Төркчеләр” фракциясенә кергәннәрнең карашынча, Идел-Урал халкы өчен киң мәдәни автономия дә җитә. Алар, әгәр чикләр билгеләнсә, бу чикләрнең тышында калган татар-башкортлар бөтен хокуклардан мәхрүм булачак дип уйлыйлар.

29 ноябрьдә узган утырышта тупракчылардан Сәгыйть Янгалычев һәм төркчеләрдән Гаяз Исхакый башкортчылык мәсьәләсен хәл итү максаты белән карар проекты әзерлиләр. Проект буенча Уфа, Казан, Оренбур губерналарын һәм аларга чиктәш булган төбәкләрне эченә алган төньяк Урал һәм Идел буе дәүләте төзелергә тиеш була. Бу зур мәмләкәт эчендә кечкенә дәүләтләр төзү күздә тотылмый, ләкин бу хакта Башкорт үзәк бюросы һәм Башкорт Корылтае белән киңәшү зарурлыгы азсызыклана. Икенче яктан башкортлар 2-15 декабрьдә үз корылтайларында 22 кешедән торган Башкортстан вакытлы идарәсен сайлыйлар. Аерым алганда аңа большевик Шәриф Манатов, танылган дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдин һәм Зәки Вәлиди керәләр.

Милләт Мәҗлесендә бары тик өч министрлык – дин эшләре, мәгариф һәм финанс министрлыклары була

Милләт Мәҗлесендә бары тик өч министрлык – дин эшләре, мәгариф һәм финанс министрлыклары була, ләкин бу структура реаль тормыш таләпләренә җавап бирә, чөнки чын бәйсезлеккә ирешми торып һәм Русиянең киләчәк сәяси системасы билгеле булмыйча күп министрлыклар төзүнең мәгънәсе булмый. Иң башта Милләт Мәҗлесе конституция әзерләү, булган министрлыкларга министрлар һәм аларның урынбасарларын сайлау, башкортчылык мәсьәләсен чишү кебек эшләр белән шөгыльләнә. Мәҗлес әгъзалары моны кыска вакыт эчендә эшләргә тиеш булалар, чөнки 1917 елның азагыннан башлап Русиядә кораллы бәрелешләр башлана, ягъни эчке сугыш куба. Ул айларда иң актуаль проблема булып хакимиятнең кем кулына керәчәге мәсьәләсе санала. Моннан тыш Русия, бу очракта Идел-Урал төбәге, кыш фасылына керә, елгаларны боз тота, җирне калын кар катлавы каплый, транспорт хәрәкәте кыенлаша, инфляция арта, халыкны азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсе кискенләшә.

31 декабрьдә узган Милләт Мәҗлесе утырышында Садри Максуди өч министрлыкның докладларына бәя биргәндә болай дип әйтә:

“Кадерле депутатлар!

Берничә көн дәвамында игътибарыгызга өч доклад тәкъдим ителде. Әфәнделәр! Халык сайлаган вәкилләр Милләт Мәҗлесенә хисап бирделәр. Бу – тарихыбызда бик мөһим һәм беренче тапкыр булган вакыйга. Икенче хосус: бөтен мөмкинлекләрдән мәхрүм шималь төркләре сигез ай эчендә гаять зур оешма төзү сәләтенә ия булуларын дөньяга күрсәттеләр.

Гасырлар дәвамында хаким булып торган һәм үз мөстәкыйль дәүләтләренә ия халыклар да сигез ай эчендә кануни әсаси (конституция) әзерләрлек Мәҗлес төзи алмаганнар иде. Башка кавемнәргә мәгълүм булсын ки, 6 миллионлык татар бүлекләре хәрәкәткә күчтеләр”.

Кызганычка каршы Садри Максудиның бу рухландыргыч чыгышы фракцияләр арасындагы каршылыкларны, фикер аермалыкларын юк итәрлек дәрәҗәдә түгел иде.

Сул карашлы тупракчылар Русия ахыр чиктә федератив дәүләт булачак дип фараз итә, төркчеләр исә мондый перспективага салкын карый

1918 елның 2 гыйнварында тупраклы (территориаль) мохтарият комиссиясе әзерләгән һәм илнең киләчәгенә бәйле доклад буенча бәхәсләшүләр башланды. Сул карашлы тупракчылар Русия ахыр чиктә федератив дәүләт булачак дип фараз итәләр, төркчеләр исә мондый перспективага салкын карыйлар, ләкин шулай да бу мәсьәлә буенча тулы бер концепция әзерләмәгән булалар. Утырышны янә Садри Максуди ачып җибәрә. Түбәндәге сүзләр белән:

“Мәсьәлә гаять мөһим. Шулай булгач, ул Милләт Мәҗлесе абруена лаеклы һәм тыныч рәвештә тикшерелсен. Без милләт буларак үзебезнең ничек яшәячәгебезне билгеләдек. Шуңа кагылышлы кануннар чыгардык. Кануне әсасине дә әзерлибез. Әгәр аерым дәүләткә ия булсак, үзебезнең парламентыбыз да булырга тиеш. Бу дәүләтнең чикләре эчендә яшәгән бөтен милләтләрнең хокукларын тигезлек принцибына нигезләргә кирәк. Бәлки, фикер алышканда аңлашылмаучанлыклар да булыр, тик өмет итәмен ки, каршы фикерләргә дошмани мөнәсәбәт күрсәтмәсләр.”

Рәиснең нотыгыннан соң Галимҗан Шәрәф “Идел-Урал дәүләте”нең ике проектын парламентка тәкъдим итә. Аларның беренчесе буенча булачак дәүләткә Уфа, Казан, Сембер, Вятка, Самар, Оренбур һәм Пермь губерналарында яшәүче бөтен татарлар, ягъни бу зур региондагы мөселманнарның 85-90 процентының керүе планлаштырылган. Дәүләт эчендә яшәгән 7 миллион халыкның татарлар 51 процентын (3 миллион 600мең), руслар 39 процентын (2 миллион 700 мең) тәшкил иткән. Икенче проектта каралганча дәүләтнең территориясе тагын да зурая, ләкин бу очракта татарлар нисбәте 44 процентка кадәр, руслар нисбәте 36 процентка кадәр төшә. Барлык халык саны 8 миллион 400 мең була.

Галимҗан Шәрәф төзегән проектларда кулланылган "татар" атамасы Идел-Урал регионындагы бөтен мөселман төркләрне колачлый

Галимҗан Шәрәф төзегән проектларда кулланылган “татар” атамасы Идел-Урал регионындагы бөтен мөселман төркләрне: мишәр, типтәр, керәшен, нугай, казан, касыйм, әстерхан, себер татарлары һәм башкортларны колачлый иде. Проектлар авторы рәсмиләштерелгән “төрк-татар” терминын кулланса, бәлки яхшырак булыр иде. Ләкин башкортлар үзләрен мөстәкыйль милләт дип санаганга күрә рәсми төрк-татар терминын да, эчендә татар атамасы булганы өчен, кабул итмәгәннәр.

Бөтен бу кыенлыкларга карамастан 6 гыйнварда Милләт Мәҗлесе “Идел-Урал” дәүләтен төзү хакында җиде матдәдән торган тарихи карарны кабул итте. Шулай итеп Милләт Мәҗлесе унитар дәүләт теземеннән баш тартып большевиклар, төрле социалистик төркемнәр 1917 елның маенда Мәскәү корылтаенда кабул иткән карарга кушылды. Автономияле дәүләтнең чикләре тышында калачак милләттәшләрнең хокукларын күзәтү һәм яклау эше Русия берләшкән республикасының Үзәк Милли президиумына тапшырыла. Бу карарны тормышка ашыру максаты белән тупраклы автономия комиссиясе сайланырга тиеш була. Ләкин сайлау алдыннан Зәки Вәлиди сүз алып болай ди:

“Мин бүген яки иртәгә китәм. Бу көннәрдә башкорт съезды башлана. Шуңа күрә, минем өчен Милләт Мәҗлесеннән бер җавап алып, аның карарын ишетеп китү яхшы булыр иде. Без Милләт Мәҗлесе бер милләтнең дә хокукына да һөҗүм итми дип уйлый идек, шуның өчен дә үз фикеребезне белдерүне мәслихәт күрдек. Кабул итмәсәгез, без сезгә бүтән кушылып тормабыз. Иң киме - мин кушылмам һәм депутатлыгымнан да баш тартырмын. Сезнең вәкилегез килде (Галимҗан Ибраһимовның Оренбурга барып килүе күздә тотыла), без аны тыңладык, ул белдергән матдәләрне дә кабул иттек. Хәзер инде вәкил булып без килдек, сезгә карарнамәбезне белдерәбез. Ул кабул ителәчәкме, юкмы? Нәтиҗәне белеп китү мөһим иде.”

Җавап чыгышында Садри Максуди, җөмләдән, “Идел-Урал дәүләте” эчендә аерым дәүләтләр булмау хакында карар кабул ителде”, дип әйтә, әмма, шулай да, Зәки Вәлиди бәян иткән карарнамәгә җавап бирүне тупраклы автономия комиссиясенә тапшыруны тәкъдим итә. Моңа карамастан Зәки Вәлиди үз чыгышын дәвам иттерә, залда шау-шу куба. Зәки Вәлиди “Комиссия белән сөйләшербез, ләкин Милләт Мәҗлесенең сүзен башкортларга аңлату мөмкин булмады диярбез” дип әйткәннән соң залда “Бу – ультиматум!” дигән репликалар яңгырый.

Шуннан соң тупраклы автономияле комиссиясен төзү тәкъдиме буенча фикер алышулар башлана. Бигрәк тә комиссия өчен кирәкле бюджетны ничек табырга дигән сорау депутатларны кызыксындыра, депутатлар бу хакта озак кына бәхәсләшәләр. Иртәгесе көнне комиссиягә сигез төп һәм бер запас әгъза сайлана. Сайланганнарның барысы да сулчылар була, иң күп тавышны исә Галимҗан Шәрәф ала. Комиссиягә шулай ук Ильяс Алкин да сайлана. Төркчеләр бу комиссиягә, хәтта, бер кандидат та күрсәтмәгәннәр. Башкортлар белән аңлашу өчен Милләт Мәҗлесе Зәки Вәлидинең ультиматумыннан соң икенче мөһим адым ясый. Тупраклы автономия комиссиясе белән Милләт Мәҗлесендәге башкорт вәкилләре Сәлах Атнагулов, Мансур Халиков, Фәтхи Габдуллин һәм Садыйк Габитов Мәҗлес утырышын ташлап китәләр, ләкин кичкә таба ике арада килешү ясала. Милләт Мәҗлесе “Идел-Урал дәүләте икегә бүленә: дәүләтнең тарихта “Башкирия” исеме белән танылган көнчыгыш өлеше бер [идари] берәмлек, көнбатыш өлеше икенче берәмлек буларак кабул ителә” дигән карарнамә чыгара. Тик бу төзәтмә дә, соңыннан ачыкланганча, башкортларны канәгатьләндермәячәк.

Милләт Мәҗлесе конституция кабул итә, яңа хөкүмәт – Милли Идарәгә сайлаулар үткәрелә, аның премьеры итеп Садри Максуди сайлана

Ул арада Милләт Мәҗлесе конституция кабул итә, яңа хөкүмәт – Милли Идарәгә сайлаулар үткәрелә. Аның премьеры итеп Садри Максудины сайлап куялар (аны яклап 47, аңа каршы исә 30 тавыш бирелә). Тавышларның шулай бүленүе Максудиның парламент әгъзалары алдындагы абруеның җитәрлек дәрәҗәдә көчле булмавын күрсәтә.

Бераздан соң өч министр сайлана. Дин эшләре министры (мөфти) итеп 47 тавыш белән Галимҗан Барудине сайлап куялар. Моннан тыш, сугыштан соң оештырылачак Тынычлык Конференциясенә (аны үткәрүне АКШ президенты Вудро Вильсон тәкъдим итә) җибәреләсе делегация әгъзалары (өч кеше) раслана. 1918 елның 8 гыйнварындагы утырышта Зәки Вәлиди башкортлар исеменнән Тынычлык Конференциясенә барачак делегациягә катнашачагын әйтә. Делегация әгъзалары арасында Гаяз Исхакый да була.

Милләт Мәҗлесенең кораллы көчләре булмавы сәбәпле ул бу өлкәдә Хәрби шурага өмет баглый. Әмма ләкин Хәрби шурага формаль рәвештә генә кергән кечерәк мөселман хәрби шуралары үзаллы хәрәкәт итәләр. Мәскәү Хәрби шурасы төзеләчәк корпусның командиры итеп Польша татары генерал-майор Сөләйман Сулькевичны куярга тели. Генерал Галимҗан Барудига хат язып корпус төзү эшенә багышлап дога кылуын үтенә. Ул көннәрдә берничә мөселман хәрби берләшмәләре төзелә, ләкин хәтта аларның командирлары арасында да татар-башкорт офицерларыннан тыш руслар да була.

Милли Идарә белән Милли Мәҗлес исә кануннар, карарнамәләр чыгара, киләчәккә планнар төзи, кыскасы бик актив эшли.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG