Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:47

Репрессияләнгән галим, журналист, татар тарихында тирән эз калдырган шәхес – Сәлах Атнагулов тууына 10 июньдә 120 ел тулды.

Тарихи язмаларга караганда, Атнагулов 1936 елга кадәр татар тормышында шактый мөһим урын биләп торган. 1917-1919 елларда ул Уфадагы “Кызыл яу”, “Кызыл юл” газетлары, 1920-1921 елларда Казанда көньяк халыкларның коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы мөхәррире, 1922-1925 елларда Мәскәүдәге “Эшче” газеты, ә 1925-1926 елларда Казанда “Кызыл Татарстан” газеты мөхәррире, соңрак “Гажур” нәшриятының җаваплы мөхәррире була.

Галимҗан Ибраһимов авырганнан соң (1927-1929 елларда) ул вакытта фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә зур роль уйнаган оешма – Академүзәкне җитәкли, Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү, бастырып чыгару комиссиясе рәисе була.

Журналистларның беренче фототүгәрәген оештыручы

Моннан тыш Атнагулов борынгы татар әдәбияты белгече, галим буларак та билгеле. Атнагулов ул вакыттагы Казан педагогия институты доценты, Марксизм-ленинизм институтының Казан филиалы фәнни хезмәткәре, күп кенә мәкаләләр, китаплар, рецензияләр, брошюралар авторы була. Татар тормышындагы актуаль мәсьәләләргә карата мәкаләләре “Татарстан” газеты, “Безнең юл”, “Чаян”, “Кызыл шәрекъ яшьләре”, “Җитәкче”, “Мәгариф”, “Яңалиф”, “Фән һәм дин” журналларында басылып чыккан. Журналистларның беренче фототүгәрәген дә Сәлах Атнагулов оештырган, татар теле дәреслекләрен төзүдә катнашкан.

Әмма заманында әдәбият, тарих белгечләре аны “вульгар социологизм тарафдары”, “интернационал пролетар культура”ны яклаучылар, бу мәсьәләдә Галимҗан Ибраһимовка каршы чыккан “сулчылар” башлыгы дип кенә бәяләгән.

Утызынчы елларның икенче яртысыннан илленче елларның икенче яртысына кадәр Атнагулов исеме бөтенләй дә телгә алынмаган. Соңрак, сиксәннәр ахырларында – туксанынчы елларда аның күпкырлы, катлаулы шәхес булуы турында язучылар Ибраһим Сәлахов, Фәүзия Бәйрәмова, Рафаэль Мостафин, хокукчы Флүр Бәһәветдиновлар мәкаләләр язып чыга. Әмма әлегә кадәр Атнагулов исеме күләгәдә кала бирә.

Татар, казакъ, украиннарның бәйсезлеген яклаган

Галимнәрне аеруча Атнагуловның кулга алынып, үлемгә хөкем ителүенең серләре, сәбәпләре кызыксындырган. Рафаэль Мостафин әлеге сәбәпләрне белү максатыннан махсус Татарстанның Дәүләт иминлеге комитеты архивында сакланган 2-68-51 номерлы җинаять эшенә мөрәҗәгать итә. Бу хакта ул “Шәһри Казан”да 1998 елның гыйнварында “Катлаулы шәхес” мәкаләсендә язып чыга.

"Аның беренчеләрдән булып, массакүләм репрессияләр башланганчы ук, 1936 елның уртасында кулга алынуы һич аңлашылмый. Большевиклар платформасын даими яклап килгән, солтангалиевчыларга каршы “аяусыз көрәш” алып барган, Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, М.Галәү кебек “буржуаз милләтчеләр”не фаш иткән, гарәп әлифбасыннан латинга да күчеп тормыйча турыдан туры рус алфавитына күчүне яклап килгән кешенең совет власте, партия каршында нинди гаебе бар иде икән?" дип яза ул.

Рафаэль Мостафин җинаять эшен өйрәнү нәтиҗәсендә китергән сәбәпләр арасында мондыйлар бар:

“Уфада чакта, эшчәнлегенең башлангыч чорында, татарларның мөстәкыйль дәүләт булып яшәргә хокуклы булуларын яклаган. Мәсәлән, 1918 елның башында ул Милләт мәҗлесендә катнаша. Алай гына да түгел, чыгыш ясап, татарларның гына түгел, казакъларның, украиннарның бәйсезлеген яклый, милли мәсьәләдә большевиклар сәясәте белән килешмәвен әйтә. Соңрак, Казанга килгәч, ул “буржуаз” Хәрби шура әгъзасы була, “Болак арты республикасы”н яклый, баш күтәрүчеләр арасында йөри.

Сәлах Атнагулов турында язмалар

Сәлах Атнагулов турында язмалар

Димәк, “буржуаз милләтче” була. Дөрес, соңрак ул мондый карашлардан баш тарта, большевиклар платформасына баса, кайвакыт аларны уздырып та җибәрә. Тик күзәтү органнары монысын үз карашларын яшерү өчен киелгән “битлек” кенә дип исәплиләр. Заманында Атнагулов Бөдәйли китабына уңай рецензия язган. Бөдәйли “солтангалиевчылар” рәтендә булганы өчен кулга алынган. И.Рәми китабына да эчке рецензия язган булган, шуның белән аның дөньяга чыгуына ярдәм иткән”, дип яза Рафаэль Мостафин.

Атнагуловны 1936 елның 2 сентябрендә кулга алалар. Рафаэль Мостафин язуынча, тентү вакытында аның китаплары, кулъязмалары, шәхси коралы – пистолеты да алына. Корал йөртергә рәсми рөхсәте булса да, аны “террор әзерләүгә бер дәлил” буларак кулланалар. Озакламый Сәлах Атнагулов эшенә ул вакытта пединститут директорының да, институтта эшләгән язучы Фатих Сәйфи-Казанлының һәм тагын берничә кешенең эшен кушып, “төркем эше” ясыйлар, ә аның өчен үлемгә хөкем итү булган.

Атнагуловны 1937 елның 16 августында аталар. Күп еллар аның кайда, ничек үлүе, кая күмелүе дә билгеле булмый. 1956 елда аңа чыгарылган хөкем карары дөрес түгел дип табыла. Күп еллар узгач аның Мәскәүдә Донской зиратында уртак кабергә күмелүе турында билгеле була.

Борынгы татар әдәбияты кулъязмаларын сакланган

Тумышы белән Сәлах Атнагулов Бәләйбәй районының Суыккүл авылыннан. 1893 елның 10 июнендә туган. Башлангыч белемне туган авылы мәдрәсәсендә ала, аны тәмамлагач Уфада “Галия” мәдрәсәсендә укый. Аннан соң укытучылар курсын тәмамлап, мөгаллим булып эшли башлый. Революция башлангач сәяси идеология юлына басып, Мәскәү, Уфа, Самара, Оренбур, Казанда төрле коммиссариатларда, хәрби, совет органнарында хезмәт итә.

Казанда пединститутта укыткан чорында ул борынгы татар әдәбияты курсларын алып бара. Аның студенты, язучы Ибраһим Сәлахов “Социалистик Татарстан” газетының 1989 елның гыйнвар ае санында “Кыйммәтле хәзинә” мәкаләсендә искә алуынча, Атнагуловта Италиянең Рим шәһәрендәге Ватикан музеенда, Париждагы Лувр музеенда, Лондонда урнашкан Британия китапханәсендә сакланган борынгы татар әдәбияты кулъязмалары үрнәкләре булган. Әмма алар тентү вакытында алынып, юкка чыккан.

"Әти гомер буе гыйлем алу белән шөгыльләнгән"

Сәлах Атнагуловның хатыны Зөһрә һәм өч баласы кала. 1937 елда хатыны Зөһрәне дә “халык дошманы” тормыш иптәше буларак кулга алып, сигез елга лагерьга, балаларын – балалар йортларына җибәрәләр. Ике кызлары бөтенләй Себердәге балалар йортына озатыла. Аннары Зөһрә ханымның әтисе Сөләйман карт тырышлыгы белән кызлар кире Казанга кайтарыла.

Лагерь тормышыннан соң Зөһрә ханым гомерен балаларына багышлый. Хәзер Зөһрә ханым һәм аларның ике баласы вафат. Сиксән бишенче яшен тутырып килгән, күп еллар пединститутта (хәзер КФУ) укытучы булып эшләгән өлкән кызлары Чәчкә Мостафина бүгенге көндә Казанда гомер кичерә. Әтисе турындагы хатирәләр турында Чәчкә Мостафина Азатлыкка сөйләде:

“Аның гомуми сурәтен күз алдына китерә алмыйм, бары тик фотографияләр буенча гына беләм. Әтине кулга алганда миңа алты яшь иде, шуның өчен хәтеремдә бары тик аерым мизгелләр генә калган. Исемдә: фотографияләр белән шөгыльләнгәндә ул мине үзе янында тота иде. Мин бик зур кызыксыну белән карый идем. Аннары үземдә дә фотографияләргә карата мәхәббәт туды. Мөмкинлек булганда ул мине үзе белән китап кибетенә алып бара иде. Бу барысы да минем эчемдә саклана барган, мин гомер буе китаплар яраттым. Әти гөлләр бик ярата иде.

Аның үз кабинеты бар иде. Әтинең ничек эшләгәнен күргәнебез булмады, без аның кабинетына керми дә идек. Бездә кунаклар булганда да өстәл артына утырмый идек. Мин аның белән кабинетыннан тыш, буш вакытында аралаша идем. Исемдә, ул безне һәр җәй бакчага алып бара иде. Аңарда, күрәсең, балаларга карата мәхәббәт булган. Ул безнең киләчәгебез өчен борчыла, кайгырта иде.

Ул элекке китапларны җыя иде, әнинең язуы буенча, бөтен акчасына да китаплар ала торган булган. Әти гомер буе гыйлем алу белән шөгыльләнгән. Ул эзләнә иде, шуның өчен анарда татарлар тарихына кызыксыну барлыкка килгән, ә тарихка кызыксыну булганда патриотлык, халык өчен нәрсәдер эшләү теләге дә барлыкка килә. Ул бөтен милли хәрәкәтләрдә катнашкан, хәтта ул хәрәкәтләрнең башында торган ”, дип сөйләде Чәчкә Мостафина.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG