Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарларыннан Әсәдуллаев йортын тартып алмаслармы?


Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятен 15 еллап җитәкләгән Рәсим Акчурин конференцияне дә көтеп тормыйча вазифадан киткән. Әсәдуллаев йортында тикшерүләр булырга мөмкин.

9 декабрьдә Мәскәүдә татар милли мәдәни мохтарияте шурасының утырышы узды. Мохтарият эшчәнлегенең киләчәгенә битараф булмаган Мәскәү татары Гаяр Искәндәров белән соңгы вакыттагы яңалыклар турында сөйләштек.

Гаяр әфәнде, сез шурада катнаштыгызмы?

– Барган идем, ишек төбендә утырып тордым. Мине кертмәделәр. Акырыштылар да шуннан мохтарият рәисе Рәсим Акчурин чыгып китте. Утырышны Кәрим Шакиров дәвам итте. Ул мохтариятнең Көнбатыш бүлгесен җитәкли. Инде 15 ел эшли. Хәзер инде ул татар мохтарияте рәисе вазифаларын башкаручы булып тора. Шулай ук Фәрит Фарисов та татар мәдәният үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп куелган.

Бу утырышта Татарстанның Русиядәге илчесе, вице-премьер Равил Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров катнашты.

Русия президент идарәсе Әсәдуллаев йортының финанс ягын тикшерергә кушкан. Аларның кара эшләрен белсәләр, йортыбызны тартып алырлар дип уйлыйм.

Нинди кара эшләр, ни өчен тартып алырлар, дисез?

– Урлауларны әйтәм. Безнең татарларга бу бинаны ташламалы шарт белән арендага биргәннәр. Шуңа килешүдә башкаларга арендага бирергә ярамый, диелгән. Ә монда бер төркем татарлар арендага биреп рәхәтләнеп акчаларны кесәләренә салып торганнар. Акчурин шуны карап торган. Ул арендага бирүчеләргә берни булмас, ә менә йортсыз калуыбыз ихтимал.

Ә ни өчен тикшерү уздырырга булганнар?

– Шураның яртысы Рәсим Акчуринга каршы мәхкәмәгә бирде. Имеш августтагы конференцияне канусыз уздырганнар дип. Шуңа хәзер тикшерүләр уздырачаклар.

Мохтарият рәисен сайлау декабрь азагында булачакмы?

– Юк. Ул 25 гыйнварга күчерелде. Ләкин ничек уздырырлар – белмим. Элек ничек үзара әштер-эштер китереп куялар иде, мөгаен бу юлы да шулай булыр. Аннары мөфти Равил Гайнетдин тарафдарлары бу Әсәдуллаев йортын да үз кулына алырга тели шикелле. Шунысы да куркыныч. Алар болай да инде тарих мәчетен җимерделәр. Хәзер инде анда вакытлыча вазифаларны башкаручылар Гайнетдин кешеләре.

Имеш мохтарият рәисе Татарстанның Русиядәге элекке илчесе Назиф Мириханов була икән дип әйтәләр.

– Аның да теләге юк түгел. Монда теләүчеләр күп. Мин дә үземнең намзәтемне кертер идем, чөнки халыкка каршы эшләмәдем. Белмим, сайлау альтернатив булырмы, юкмы – билгесез.
XS
SM
MD
LG