Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары мохтарият рәисен яшерен генә сайлап куярлар дип курка


Рәсим Акчурин мохтарият рәислегеннән китәчәген әйтте
Рәсим Акчурин мохтарият рәислегеннән китәчәген әйтте

Мәскәүнең татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Рәсим Акчурин вазифасыннан китәчәген белдергән. Кайбер татарлар яңа рәисне җәмәгатьчелеккә әйтеп тормыйча тиз-тиз генә сайлап куярлар дип шикләнә.

Мәскәүнең татар мәдәният үзәгендә (Әсадуллаев йортында) татар милли мәдәни мохтарияте вәкилләре, татар оешмалары җитәкчеләре катнашында җыелыш узды. Анда Татарстанның Русиядәге даими вәкиле Равил Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Мәскәү шәһәре татарларының милли мәдәни мотәрияте рәисе Рәсим Акчурин катнашты. Әлеге чара турында mtss.ru интернет сәхифәсе җитәкчесе Гаяр Искәндәров белән сөйләштек.

- Гаяр әфәнде, җыелышта нинди мәсьәләләр күтәрелде?

Җыелышка килүчеләр
Җыелышка килүчеләр
- Анда беренче булып конгресс рәисе Ринат Закиров оешманың эшчәнлеге турында хисап тотты. Аннары аңа сораулар бирделәр. Татар иҗтимагый үзәге бинасының сатылуы, “Орда” фильмының күрсәтелүе, төрмәләрдә утыручы татар-мөселманнар, Мәскәүдә җәмигъ мәчетен җимерүгә бәйле мәсьәләләргә конгрессның бернинди фикер белдермәү сәбәпләрен сорадык. Ул берсенә дә төгәл җавап бирә алмады. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров үз халкын яклый, ә безне беркем дә якламый, дидек.

Шулай да Закиров безнең фикерләрне тыңлады, ишетте. Татар телен, телевидение булдыру өлкәсендә күп эшләделәр. Аның өчен Татарстанга бик зур рәхмәт. Әмма татарларның фикере кызганычка югары дәрәҗәгә чыкмый.

Гомумән яхшы җыелыш булды. Халык уяна башлады. Безгә сүз әйтергә дә мөмкинлек бирделәр. Моңарчы әлеге хәлнең булганы юк иде. Мәскәүдә татар мохтарияте 15 ел буена халык белән эшләмәде. Оешма рәисе Рәсим Акчурин инде хәзер вазифасыннан китәчәген әйтте.

- Ни сәбәпле китәчәген әйттеме, ул элекке шау-шулар белән бәйле түгелме?

Гаяр Искәндәров
Гаяр Искәндәров
- Ул Мәскәүдә ветераннар шурасында җитәкче урынбасары булачак икән. Шуңарга тиз-тиз генә конференция уздырмакчылар. Иске уставны тараттылар. Әмма без яңа устав булдырдык бит. Сентябрьдә җыелып бу хакта сөйләшкән идек, комиссия дә төзелде. Акчурин үзе җыелыш уздырып яңа устав турында сөйләгән иде, хәзер бу хакта белмәвен әйтә. Искитәрлек. Яңа уставта халык әгъзалыгы, альтернатив сайлаулар турында барысы да язылган.

- Нәтиҗәдә нинди устав булачак соң?

- Хәзер Акчурин яңа уставны сорап алды һәм аны мохтарият интернет сәхифәсенә элергә булдылар. Мин ул устав узар дип уйлыйм. Шуның өчен көрәштек бит.

- Яңа рәис сайлау кайчанга билгеләнгән?

- Декабрьдә конференция булачагы әйтелде. Мохтариятнең яңа рәисен үз кешеләрен җыеп кына сайлап куярга мөмкиннәр дип куркабыз. Конференцияләрне 15 ел инде качырып-качырып уздырдылар, хәзер дә шулай эшләргә мөмкиннәр. Без андый сайлауга каршы.

Әсадуллаев йорты
Әсадуллаев йорты
Мин милли бердәмлек шурасы (совет национального согласия) төзергә тәкъдим иттем һәм шунда әгъзалар кертергә һәм рәис урынына намзәтләрне билгеләп аларның тормыш юлларын өйрәнеп чыгу кирәклеген әйттем. Шуннан соң гына конференция уздыру тиешле. Рәисне бер яки бер ел ярымга гына сайлау зарур.

Мохтәрият 15 ел дәвамында татар халкын биздереп торды. Монда ярты татар сатылган, яртысы сатылмаган, ә күбесе берни дә белми. Яшьләр мохтарияткә килмәде. Халык фикерен тыңламадылар, газетабыз да юк. Беренче чиратта халыкны җыярга кирәк. Кайсы якка карасаң да татар бар, ә аларның күпләре Әсадуллаев йортының кайда урнашканлыгын да белми. Халык белән эшләү беренче максат булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG