Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары делегат сайларга җыелып, низаг турында сөйләште


Мәскәү татарлары җыелышы
Мәскәү татарлары җыелышы

22 октябрьдә Мәскәү татарлары Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена делегатлар сайлау өчен җыелды. Ләкин сүз нигездә татар җәмәгатьчелеге арасындагы низаг турында барды. Делегатлар сайлау өчен 30 октябрьдә кабат җыелырга килешенде.


22 октябрьдә Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена делегатлар сайлау турында сөйләшер өчен татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. 6-9 декабрьдә Казанда узачак корылтайда Мәскәүдән 30 кешелек вәкиллек катнашыр дип көтелә.

Очрашуда Равил Әхмәтшин ул эшләгән соңгы елларда Мәскәүдә үткәрелгән чараларны билгеләп узды. Мәскәүдә Габдулла Тукайга һәм Муса Җәлилгә һәйкәлләр ачылу, быел өченче тапкыр Мәскәүдә Республика көнен уздырып, анда Татарстан президентының чыгышлары булуы, татар мәктәбендә дә рәсми кунаклар белән очрашулар узуын Мәскәү татар халкының абруен күтәрүдә зур йогынты ясавын әйтте.

Сулда Мөхәммәт Миначев
Сулда Мөхәммәт Миначев
Хәзер алда Мәскәү метро тукталышларының берсенә Муса Җәлил исемен бирү планда тора, диде. Бу эшләрне башкаруда татар эшкуарлары ярдәм итте, Татарстан бюджетыннан бер тиен дә алмадык, диде Әхмәтшин. Аның сүзенә кушылып, очрашуда катнашкан Мөхәммәт Миначев, элекке Измайлов, хәзер инде Партизан исеме йөрткән тукталышка Татарлар исемен бирергә кирәк дип тәкъдим ясады.

Бүгенге көндә Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге арасындагы мөнәсәбәтләр кискен үзенчәлекле. Май аенда мәдәни үзәкне үз кулларына алып, икенче бер автономияне теркәгән бер төркем, Рәсим Акчурин җитәкчелегендәге милли-мәдәни автономияне танымауларын белдергән иде. Хәзерге көндә кайсы автономияне дөрес дип игълан итәр өчен аларның эшләрен мәхкәмә карый. Вәкаләтле вәкиллеккә һәр ике төркем чакырылган булса да, җитәкчеләр яңалар ягыннан да, узган конференциядә сайланып куелган Рәсим Акчурин да бу очрашуда юк иделәр. Шулай булуга карамастан, сүз күбрәк конгресска делегатлар сайлау турында түгел, ике арадагы низагка барып тоташты.

Уңда Равил Әхмәтшин
Уңда Равил Әхмәтшин
Гаяр Искәндәров мәхкәмә карарыннан соң яхшы гына әзерләнеп, киләсе елның апрель аенда автономиянең хисап-сайлау җыелышын уздырырга кирәк дигән тәкъдимен белдерде. Аның сүзләренә каршы Равил Әхмәтшин: “Юк, без бу йөк белән 2013 елга керергә тиешле түгел, конференцияне ноябрь аенда уздырырга кирәк. Рәсим Акчурин хисабын бирер, аны матур итеп озатырбыз һәм яңа автономияне сайларбыз”, диде. Ләкин Гаяр Искәндәров: “Мәхкәмә карары ни дип әйтер, бәлки безнең автономия өскә чыгар? Ул вакытта Акчуринның хисабы кирәк тә булмаячак “, диде. Шулай да вәкаләтле вәкил конференцияне ноябрь аенда уздырырга кирәк дигән сүзләргә каршы килүче булмады.

Шунысын да әйтергә кирәк, 8 сентябрьдә мәдәни үзәктә сезон ачылу турында игълан итсәләр дә, бүгенге көндә анда бер генә дә түгәрәк эшләми. Халык ансамбле исеме алган, Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге бию төркеме дә, Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкчелегендәге “Шатлык” төркеме дә, татар теле, драма түгәрәкләре һәм башкалар да эшләми дип әйтәләр. Бүгенге көндә мәдәни үзәктә бары тик китапханә генә эшли. Анда да китапларны бөртекләп җыйган, ничә ел буена китапханә каршында төрле чаралар уздырып килгән Нурзидә Чанышева түгел, башка кеше утыра.

Вәкаләтле вәкил белән очрашуда “Татар дөньясы” гәзитенең баш мөхәррире, язучы Ренат Мөхәмәдиев тә бар иде. Гәзит редакциясе берничә ел инде мәдәни үзәк бинасында утыра. Май аендагы вакыйгалар вакытында аларны да бүлмәләреннән куып чыгарган булганнар. Ренат Мөхәмәдиевнең мәдәни үзәкнең бүгенге хуҗаларыннан "бездән 15 минут эчендә бинаны бушатуны кем фәрманы белән таләп иттегез?" дигән соравына җавап бирүче булмады.

Сәетгали Апкадиров чыгыш ясый
Сәетгали Апкадиров чыгыш ясый
Һәр ике тараф та үзләрен борчыган проблемнар турында фикерләрен әйттеләр. "Басып алучылар" дип әйтәсе килми, яңа кешеләр үзләре оештырган милли-мәдәни автономия җитәкчесе итеп билгеләнгән Сәетгали Апкадировны да эшеннән азат иткәннәре билгеле булды. Хәзер инде Апкадиров та аларның эшеннән риза булмавын әйтә. Ниндидер билгесез кешеләр һөҗүменнән каза алган мәдәни үзәкнең элекке җитәкчесе Әнвәр Хөсәенов әле һаман да хастаханәдә ята.

Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Татар мәдәни үзәге урнашкан , халыкта Әсәдуллаев йорты дип аталган бинаны: "Ул Русия президенты карамагында. Бүгенге көндә президент аппараты белән милли-мәдәни мохтарият арасында 41 елга йорт татарларга бирелде дигән килешү бар. Ул килешүгә президент аппаратыннан Кожин, мохтарият ягыннан Акчурин кул куйган. Ул безнең төп документ", диде. Моңа каршы Гаяр Искәндәров, "бу йортка алар хуҗа түгел, татар халкы хуҗа. Безне аннан беркем дә куып чыгара алмаячак", диде.

Халыкта “уртак малны эт җыймас” дигән мәкаль бар. Әлбәттә, бу йорт, килешү хакында әле сүзләр дә эшләр дә булыр. Ә менә конгресс делегатлары, кунаклары турында сөйләшү әйтеп үтелгән очрашуда гына тәмамланмады. 30 октябрьдә күбрәк халык катнашында очрашу уздырып, конгресста катнашучылар хакында мәгълүмат шунда игълан ителәчәк дигән карар кабул ителде.
XS
SM
MD
LG