Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Җәлилгә икенче һәйкәл кирәкме?


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге 1186нчы мәктәп ишегалдындагы Җәлил һәйкәле янында
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге 1186нчы мәктәп ишегалдындагы Җәлил һәйкәле янында

25 августта Русия башкаласында Муса Җәлилгә һәйкәл ачарга ниятлиләр. Дүрт ел элек Мәскәүдәге 1186нчы мәктәп янында шагыйрьгә бер һәйкәл ачылган иде. Белгечләр арасында бу "икенче һәйкәл дә кирәк" дип әйтүчеләр дә, "нигә татар тарихы белән бәйле башка шәхесләр өчен акча бирелми?" диючеләр дә бар.

Мәскәүдә Муса Җәлил һәм Братеевски урамы кисешендәге Царицыно бакчасына куелачак һәйкәлнең эшләрен тиз тотарга җыеналар. Теләкләре – 25 августка – Җәлилчеләрне искә алу көненә өлгертү.

Татарстанның Русиядәге вәкиллеге җитәкчесенең урынбасары Алмаз Фәйзуллин сүзләренчә, Җәлил сыны Солнечногорски шәһәрендә коелып беткән дип әйтергә мөмкин. Поект авторлары – сынчы Юрий Злотя һәм архитектор Юрий Калмыков.

29 август көнне вәкиллектән бер төркем Солнечногорскига барып, бу сынны карап, кирәк дип тапсалар, ниндидер төзәтмәләр тәкъдим итәчәк. Татарстан Җәлил сынын ясау өчен 9 миллион сумнан артык акча биргән, ә Мәскәү шәһәре хакимияте урнаштыру, һәйкәл янын төзү өчен акча тотачак. Мәгълүмат чараларында бу эшләргә 6,4 миллионнан артык акча тотылачак дигән хәбәрләр булган иде. Әмма Фәйзуллин бу санның әлегә төгәл түгеллеген, эшләрнең кыйммәткәрәк чыгачагын әйтә.

Мәскәүдә Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы
Мәскәүдә Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы
2008 елда Мәскәүдә шагыйрьгә бер һәйкәл ачылган иде инде. Бу һәйкәл татар этно-мәдәни юнәлешендәге 1186нчы мәктәпнең ишек алдына куелды. 21 июньдә вәкиллек каршындагы офицерлар клубы анда сугыш башланган көнне искә алып чара үткәргән.

“Бу һәйкәл мәктәп ишегалдында булгач, аның статусы башкарак. Икенчедән, ул зур да түгел һәм күренеп тә тормый. Бу һәйкәл күбрәк мәктәпкә карый. Әлбәттә, белгән кеше килеп күрә ала.

Ә менә бу яңа һәйкәлне без Муса Җәлил урамына куябыз. Ул урамга да туры килә. Бөтен яктан күренә торган урында торырга тиеш ул. Муса Җәлилне татар каһарманы буларак күрсәтүдә бу һәйкәлнең әһәмияте зур булыр дип уйлыйм”, ди Фәйзуллин.

РИА Новости, яңа һәйкәлне ачу уңаеннан "Мәскәүдә Җәлил истәлеген мәңгеләштерү 2006 елда ниятләнгән булган, әмма 2009 елда икътисади кризис килеп туганга, бу эштән баш тартканнар", дип язып чыкты.

Фәйзуллин сүзләренчә, Җәлилгә икенче һәйкәлне ачарга кирәклеген вәкил Равил Әхмәтшин күтәреп чыккан. Бу ниятне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иткән һәм ул хуплаган. Мәктәп ишек алдына куелган һәйкәлне дә Татарстан финанслаган булган, Мәскәүдә булган вакытта Миңнеханов аңа чәчәкләр дә салган иде.

Һәйкәлләрдә татар рухы юк

“Ватан” фиркасенең элекке рәисе Мөхәммәт Миначев куелачак һәйкәлнең рәсемнәрен күргән, ул анда татар рухы бөтенләй булмаячак дип әйтә.

Мөхәммәт Миначев
Мөхәммәт Миначев
“1186нчы мәктәп янына куелган һәйкәл татарга да, Җәлилгә дә ошамаган. Тукайга һәйкәл куйдылар. Эскизында Тукай кәләпүш белән булган дип әйтәләр. Ә юлда кәләпүше төшеп калган, күрәсең.

Мәскәү татарны яратмый ул. Җәлилнең бу икенче һәйкәленә килгәндә, ул анда сукбай сыман ясалган, ярлы итеп киенгән. Янәсе аның төрмәдәге вакытын чагылдырганнар. Җәлил төрмәдә генә булмаган бит. Ул татар язучылар берлегенең рәисе дә булган. Мәскәүдә дә яхшы гына эшләгән. Әнә шул вакытларын чагылдырсалар, ярамас идемени? Нигә совет чорындагы безнең каһарманнарны да милли бизәксез итәләр? Аның милли төсмере юктыр. Безнең татарлар арасында үзебезнең сынчылар да бар. Ник берсен дә катнаштырмыйлар? Моның артында нәрсәдер бар шикелле. Әллә үзара акча бүлешәләр микән дигән шик тә керә”, ди Миначев.

Ул шулай ук, бу акча татар тарихы белән бәйле шәхесләрнең җәсәдләрен Казанга кайтару өчен тотылган булса, йә булмаса Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл куелса, тарих өчен дә, киләчәк өчен дә файдалырак булыр иде, ди.

“Мәскәүдә Сөембикә-ханбикәгә һәйкәл куюга килгәндә, быел йә киләсе елга кемдер моны күтәреп чыгар дип уйламыйм. Бу хакта сүз һичшиксез күтәрелергә тиеш. Биредә Мәскәү Кремлендә Казан ханнарының җәсәдләре дә ята. Менә аларны Казан кирмәненә күчереп күмәргә иде”, ди Миначев.

Җитәкчелек татар тарихы белән бәйле шәхесләрдән шөлли

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт тә татар тарихы белән бәйле шәхесләрне хәзерге җитәкчелекнең телгә алмаска, аларның һәйкәлләрен куйдырмаска тырышуларын әйтә.

“Күптән инде Казан шәһәре идарәсенә, президентка Олугъ Мөхәммәд, Мөхәммәдъяр, Сөембикәләрнең һәйкәлләрен куярга кирәклеген әйтеп хатлар язган идек. Соңгы хатыбыз татарның олугъ шәхесләре – композитор Сара Садыйкова, шагыйрь Һади Такташ һәйкәлләрен кую кирәклеге турында иде. Хәзер Олугъ Мөхәммәдкә кую турында сүзләр йөри. Олугъ Мөхәммәд тә, Мөхәммәдъяр да, Сөембикә дә – татар халкының, Казан ханлыгы чоры булсын, Алтын Урда вакыты булсын, атаклы кешеләре һәм аларга һәйкәл булырга тиеш. Ләкин аларны куйдырмыйлар. Безнең үзебездәге колониаль идарәдәгеләр моны куйсаң, Мәскәү ни әйтер дип куркалар һәм дер калтырап торалар.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт
Без Бөтен татар иҗтимагый үзәге, “Азатлык” яшьләр оешмасы һәм башка оешмалар 1552 елда һәлак булган бабаларыбыз рухына һәйкәл кую турында егерме еллап инде сүз күтәрәбез. Ләкин куймас өчен мең төрле сәбәп табалар, алдашалар. Хәзер менә дүрт ел була инде, без президентка хат язгач, ул тегендә-монда җибәрде. Шуннан Татарстан мәдәният министры янына кергән идек. Ул: “Һәйкәл әзер, җир шарына ошаган, Испаниядән килгән мәрмәр ташка алтын һәрефләр белән сүзләр язалар”, дип әйтеп чыгарган иде.

Алдашулар президент аппаратыннан да, мәдәният министрлыгыннан да күп булды. 15 ел элек Татарстан хөкүмәте бу һәйкәлне куярга дип карар кабул итте. Ләкин аны һаман үтәмиләр. Үтәргә теләүче дә күренми. Без соңгы бер ел дәвамында бу хакта президент исеменә шикаять яздык. Әлеге дә баягы мәдәният министрлыгына һәм шәһәр хакимиятенә төшереп җибәрәләр. Шуннан без “булыр-булыр, тегесе-тегеләй, монсы-болай булыр” дигән ялган язылган хатлар алабыз”, ди Нуриәхмәт.

Шәхескә һәйкәл кеше күңелендә булырга тиеш

Кол Шәриф мәчетенең имамы Рамил хәзрәт Юныс фикеренчә, һәйкәл кую белән мавыкмаска, ә күренекле шәхесләрнең кылган игелекләрен, кешелек өчен калдырган мирасын пропагандаларга кирәк. Хөрмәт тә, һәйкәл дә кеше күңелендә булырга тиеш.

“Әгәр миннән җир йөзендә һәйкәлгә иң лаек кешенең кемлеген сорасалар, мин “пәйгамбәребез”, дип әйтер идем. Ул бөтен халыклар арасында һәм интернетта да иң беренче урынга менгән. Әмма пәйгамбәребезнең һәйкәле юк, әмма аның исеме, эше һәм гамәлләре мәңгеләштерелгән. Аның миллиардлаган шәкертләре бар, аңа ияргән мөселманнар да миллиардлаган. Бу урында миндә бер сорау туа. Без һәйкәл белән шәхесне мәңгеләштерәбез дибез. Әмма шәхесне, кешене һәйкәл белән мәңгеләштермиләр. Кешенең идеясен, эшен, язган китапларын, уйлап тапкан фәнни ачышларын тормышка ашырсак, аның проектларын үтәсәк, китапларын укысак, ул аны мәңгеләштерү булыр иде.

Рамил хәзрәт Юныс
Рамил хәзрәт Юныс
Исән чагында Бакый Урманче җәмәгате Флора Әхмәтова-Урманче белән башта зур гына бәхәс булган иде. Аңа 10 елдан артык вакыт үтте инде. Бакый Урманче Шиһабетдин Мәрҗәни сынын ясаган иде. Бу сынны Шиһабетдин Мәрҗәни урамына кую мәсьәләсе өскә чыкты. Мин: “Мәрҗәни үзе исән булса, яки терелеп кайтып караса, татар халкына бик нык үпкәләгән булыр иде. Минем эшләрем, фикерләрем, китапларым тормышта юк. Татар халкы ислам дине, безнең калдырган гыйлем белән яшәми. Мине мәңгеләштерү урамыгызга һәйкәл куюдан гайре артмады. Ә сын кую да ислам диненең йолаларына туры килеп бетми”, дип әйтер иде”, дигәч, без Флора ханым белән озак кына бәхәсләштек һәм ул миңа үпкәләде дә. Әмма соңыннан, вафат булыр алдыннан ул миңа Бакый Урманченың үз кулы белән язган шамаилен бүләк итте. Без озак кына сөйләштек, ул үзенең элек булган ялгышларын аңлап, минем фикер белән килешеп, соңгы көненә кадәр дусларча яшәдек.

Сын кую – мәңгеләштерүме, истә калдырумы, әллә дингә туры килмәгән йола үтәүме? Минем фикеремчә, ул кешенең кыяфәтен түгел, ә идеологиясен, эшен мәңгеләштерү кирәк.

Сын кую гарәп илләрендә нык тарала башлады. Төрекмәнбашы, Казакъстан президенты да үзенә һәйкәлләр куя башлады. Мөәмәр Каддафи һәм башкаларны да санарга була. Дөнья үзгәрә дә, аларның бөтенесенең сыннары урыннарыннан куба башлый. Бу да сыннар кую Аллаһы тәгаләнең сөйгән гамәле түгел икәненә дәлил булып тора. Балаларны тәрбияләүгәндә дә, идеология, фәнни көч күбрәк нәтиҗә бирә”, ди Рамил хәзрәт Юныс.
XS
SM
MD
LG