Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Миңнехановтан Батыршага һәйкәл сорады


Фәнил Гыйләҗев (уңнан икенче) Рөстәм Миңнехановка Батыршага һәйкәл кирәклеген аңлата
Фәнил Гыйләҗев (уңнан икенче) Рөстәм Миңнехановка Батыршага һәйкәл кирәклеген аңлата

27 июньдә Русиякүләм яшьләр көнендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан кирмәнендә дәүләт проектларында актив катнашкан яшьләр белән очрашты. Бу чарада “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзасы Фәнил Гыйләҗев сак хезмәтен узып Татарстан президентына Батыршага һәйкәл кирәклеге турында әйтә алды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан кирмәненә яшьләр белән очрашуга төгәл вакытында килде. Егет-кызлар, журналистлар ярты сәгатькә иртәрәк чакырылган иде. Яшьләр белән очрашу залында республика түрәләре, галимнәр, президент идарәсе вәкилләре катнашты. Егет-кызлар арасында “Кадрлар резервы” проектының җиңүчеләре шактый урын алды.

Иң кәттә яшьләр

Казан кирмәнендә яшьләр белән очрашу урысча үтте
Казан кирмәнендә яшьләр белән очрашу урысча үтте
“Үзебез”, “Азатлык” кебек татар яшьләре оешмаларыннан бер кеше дә чакырылмаган иде. Шуңа да журналист булып килгән “Азатлык” яшьләр берлеге әгъзасы Фәнил Гыйләҗев очрашу башында ук үзләренең теләген ишеттерү җаен эзләде. Тик монда барысы да алдан билгеләнгән тәртип буенча барды.

Иң элек сәламләү сүзе белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урысча чыгыш ясады. Гадәттәгечә сүзен кыска тотты. Миңнеханов егет-кызларны Русиякүләм яшьләр көне белән котлады, залда дөньяның 12 иленнән студентлар катнашуын әйтте.

“Миңа алдан хәбәр итүләренчә, монда яшьләрнең иң кәттәләре, (“крутойлары”) , иң талантлылары, иң алдынгылары җыелган һәм мин моңа шикләнмим”, диде ул.

Республика башлыгы Татарстанда яңа буынга үсеш өчен барлык шартлар барлыгына басым ясады. Мондый очрашуларның алар өчен дә мөһим булуын, яшьләрнең сүзләренә дә колак салырга теләвен җиткерде.

Президент рәхмәт-хөрмәттән тыш башка фикер ишеттеме?

Республика җитәкчелеге
Республика җитәкчелеге
Тик очрашуга килгән егет-кызлар президентның теләк-тәкъдимнәрегезне әйтегез диюенә карамастан мактау сүзләре яудырып тордылар. Хәер, сүз алучылар барысы да алдан билгеләнгән иде.

Республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов та президентка хөрмәт һәм рәхмәт белдерде. Министр президентның ел саен 27 июньдә егет-кызлар белән очрашып сөйләшүен матур гадәткә әйләнүен әйтте.

“Бу республиканың яшьләргә зур өметләр баглавын раслый”, диде ул. Министр үз чыгышында хакимият тарафыннан яклау тапкан яшьләр проектларын барлап узды. Авыл яшьләре, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү хакында да сүз булды. Борһанов белдерүенчә, дәүләт ярдәме белән Татарстан яшьләре югары үрләр яулый һәм алга таба да хакимият аларга зур игътибар бирәчәк. Ул студентлар өчен өченче хезмәт семестры башлануын да хәбәр итте, бу җәйдә Татарстаннан 200дән артык хезмәт отряды Сочи, Владивосток, Анапа, Геленджик, Туапсе шәһәрләрендә, Ямал ярымутравында эшләячәк икән. Алар Универсиада корылмаларында да хезмәт итә. Бу хакта студентларның хезмәт отряды үзәге җитәкчесе Ринат Садыйков та президент алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнехановка хезмәт сөючән яшьләр исеменнән махсус бүләк – ташчы калагы (мастерок) бирде.

Рәсми чараларда актив катнашучы яшьләр
Рәсми чараларда актив катнашучы яшьләр
Президент та үз чиратында 2011-2012 елларда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда актив эшчәнлек күрсәткән яшьләр оешмалары әйдаманнарына мактау кәгазьләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында “Идел” яшьләр үзәге директоры вазифасын башкаручы Ләйсән Төхвәтуллина һәм Татарстанның студентлар лигасы башлыгы Тимур Сөләйманов та бар иде. Залда утыручылар Тимур президент алдында татарча чыгыш ясамасмы дип көтте, тик ул да урысча сөйләде.

Авыл яшьләре дә игътибарсыз калмады

Сәхнә түреннән бары тик “Аграр яшьләр берләшмәсе” рәисе Миләүшә Заһидуллина гына татарча фикер җиткерде.

“Кеше кайда гына яшәсә дә үзен кеше итеп хис итәргә тиеш. Бүгенге көндә авыл яшьләре туган якларын яратып, өлкәннәрне хөрмәт итеп, алган белемнәрен кулланып, туган телен олылап, ватанпәрвәр тәрбия алып яхшы шартларда яшәсеннәр өчен аграр яшьләр берләшмәсе бөтен көчен куярга әзер. Моның өчен сезнең ярдәмегез безгә бик кирәк”, диде Заһидуллина президентка борылып.

Миләүшә Заһидуллина
Миләүшә Заһидуллина
Әлеге сүзләрдән соң Рөстәм Миңнеханов ана телендә авылда яшәүче егет-кызларга бәйле фикерен җиткерде.

“Авыл яшьләре белән эшләү бик кирәк. Шәһәрдә ничектер бу эшләр оешкан төстә бара кебек. Районнарда исә бу мәсьәлә төрле хәлдә. Шуңа күрә шәһәрдә бер үзәген оештырып, урыннарда оешмалар булдырып, аларга ярдәм итеп бу эшне алып барырга кирәк. Монда авыл хуҗалыгы министрлыгы да, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы да үз өлешен кертергә тиеш”, диде Татарстан президенты.


Фәнил Гыйләҗев Миңнехановтан Батыршага һәйкәл сорады

Алдан әйтеп үткәнебезчә, Казан кирмәнендәге яшьләр җыенында “Шәһри Казан” журналисты, “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзасы Фәнил Гыйләҗев тә Миңнеханов алдына чыгып сүз әйтмәкче иде. Тик очрашуга бирелгән вакыт бетеп, Фәнил билгеләнгән тәртиптән башка сәхнәгә менә алмады. Ләкин ул бу теләген урамга чыккач, Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән фотога төшкәннән соң тормышка ашырды. Президентның сак хезмәтен үтеп, Миңнехановның каршына басып Батыршага һәйкәл кирәклеген әйтте.

Президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов (уңнан беренче)
Президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов (уңнан беренче)
“Азатлык” татар яшьләре берлеге әлеге очрашуга чакырылмаган иде. Тик шулай да үзебезнең гозерләрне җиткерәсебез килде. Без 2012 елны Батырша елы дип игълан иткән идек, быел аның батырларча һәлак булуына 250 ел тулды. “Азатлык” яшьләр берлеген Казанда татар каһарманнарына һәйкәлләр булмау мәсьәләсе борчый. Күптән түгел Уфада булып кайттык, анда башкорт яшьләре белән аралаштык. Башкортстан башкаласында, мәсәлән, Батырша исемендәге урам бар. Салават Юлаевка һәйкәл куелган. Казан бу яктан калыша, мәсәлән, Олугъ Мөхәммәд кебек шәхесләребезгә һәйкәлләр һәм урам исемнәре күрәсе килә. Бу гозерне бүген мин өлешчә президентка җиткерә алдым. Батыршага һәйкәл булдыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип сорадым. Ул минем исемгә хат языгыз диде, яшьләр министры да янда иде, аңа да әйтте. Әлеге мәсьәлә буенча төгәлрәк сөйләшү өчен президентның сак хезмәте минем телефонны язып алды”, диде Фәнил Гыйләжев.

Президентның үз-үзен тотышы яшьләргә хуш килгән

Венера Даутова
Венера Даутова
Без бу очрашуда катнашкан яшьләрнең фикерләре белән дә кызыксындык. Мәсәлән, “Кадрлар резервы” проекты җиңүчеләренең берсе, Венера Даутовага президент белән бу очрашу ошаган, ул аның яшьләр белән сөйләшү алымына игътибар иткән.

“Аның күңеле шул хәтле яшь. Яшьләр белән бертигез итеп сөйләшә, шаяртып та ала, еш елмая. Аның үз-үзен тотышы безгә бик ошады. Мондый очрашулар ешрак булсын. Чөнки үзеңнең теләгеңне президентка җиткерә алу минемчә мөһим әйбер. Яшьләргә андый мөмкинлек бирелгәнгә без сөенәбез”, диде Венера.

Ул дәүләт эше белән гаиләгә тигез игътибар бирергә тырыша икән, бүген Мамадыш районы идарәсендә эшли.

Фәнилнең исә Миңнеханов белән сөйләшкәннән соң фикерләре чуалган иде. Ул хәзер президент идарәсеннән хәбәр көтә.
XS
SM
MD
LG