Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү полициясе Әсәдуллаев йортын мөһерләп япты


Мәскәүдә полиция Әсәдуллаев йортын мөһерләп япкан. Бу хакта башкала татар мохтарияте вәкилләре социаль челтәрләрдә хәбәр итә.


Йортның мөһерләп ябылуының сәбәпләре билгеле түгел. Мохтарият якын вакытта җыелып, килеп чыккан хәл турында фикер алышырга җыена.

Мәскәүнең татар тыкрыгының сигезенчә бинасында урнашкан Әсәдуллаев йорты татар мохтариятенә карый. Элегрәк мохтариятнең элекке һәм хәзерге җитәкчелеге арасында каршылык килеп чыгуы турында хәбәр ителгән иде.

Татарстанның Русиядәге вәкиллеге Мәскәү мохтарияте яңа җитәкчелегенең кануни булуына шикләнеп карый. Вәкилнең җәмәгатьчелек һәм матбугат белән бәйләнешләр өчен җаваплы урынбасары Алмаз Фәйзуллин Азатлык радиосына, автономиянең элекке җитәкчелегенең дөреслекне мәхкәмә аша хәл итәргә җыенулары турында әйткән иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG