Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әсәдуллаев йорты — татар тарихының бер өлеше"


Әсәдуллаев йорты

Әсәдуллаев йорты өчен тарткалашу дәвам итә. Чираттагы мәхкәмә утырышы 13 августка билгеләнгән. Мәхкәмә алдыннан йортның тарихы турында тарих белгече Әхмәт Галимов белән сөйләштек.

XX гасыр башында төзелгән Әсәдуллаев йорты 2009 елда Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә куллану өчен кире кайтарылган иде. Күптән түгел Русия президенты идарәсенең Әсәдуллаев йортын Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятеннән алырга җыенуы мәгълүм булды. Хакимият 49 елга түләүсез арендага бирү килешүен юкка чыгармакчы дип белдерелде. Президент идарәсе килешү шартлары үтәлмәгән дип саный.

Әсәдуллаев йорты эшен мәхкәмәдә карау 13 августка кичектерелде. Тарафлар бу көнгә кадәр үзара килешү өлгесен әзерләп бетерергә тиеш иде. Мәхкәмә утырышы алдыннан без шушы йортның тарихы турында тарих белгече, журналист Әхмәт Галимов белән сөйләштек.

— Әхмәт абый, Әсәдуллаев йортының төзелү тарихын сөйләгез әле.

— Бу бинаны Шәмси Әсәдуллаев дигән Баку миллионеры, Азәрбайҗан кешесе үз акчасына салдырган. Ләкин азәрбайҗан балалары өчен генә түгел, күбрәк татар балалары өчен. Азәрбайҗаннар ул вакытта Мәскәүдә бик аз булган, булса да байлары. Алар үзләренә хезмәтчеләр итеп татарларны, урысларны алган, күбрәк татарларны. Татарларны Шәмси Әсәдуллаев әле Бакуда яшәгән чорыннан ук бик яхшы белгән. Ул үзе иң түбәннән күтәрелгән, ул арбаках (арба тартып, нефть ташучы — ред.) булган, бала килеш көтү көткән, аннан арба тарткан — зур тәгәрмәчле арба белән нефть ташыган. Акча туплаган, юкка-барга әрәм итмәгән. Шул акчасына үзенә Сабынчыда җир кишәрлекләре сатып алган, ул Бакуның Апшерон районында урнашкан. Аның бәхетенә, алган җиреннән бик мул нефть фонтаны чыга. Ул баеп китә. Баш идарәсе Бакуда урнашкан була. Гаиләсе зур: ике улы, өч кызы. Шуңа карамастан, хатыны белән ничектер аңлашылмаучылык килеп чыга да, балаларын ташлап, гаиләсен ташлап, Мәскәүгә күчеп китә. Биредә Мария Петровна исемле рус кызы белән таныша. Бу кыз православ динендә булмый, протестант динендә була. Шуңа өйләнә. Йорт сатып ала — Воздвиженка урамы, 9нчы йорт (хәзерге Ленин китапханәсе янында).

Әхмәт Галимов — тарихчы, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Мәскәүдә яши. Татар милли-мәдәни мохтәриятенең актив әгъзасы
Әхмәт Галимов — тарихчы, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Мәскәүдә яши. Татар милли-мәдәни мохтәриятенең актив әгъзасы

Татарларның нинди эшчән икәнлеге, нинди инсафлы кешеләр икәнлеге белән Бакуда ук таныша. Конторлары Русиянең бик күп җирләрендә урнашкан була, шулай ук Мәскәүдә дә. Мәскәүгә күчкәч, төп идарәне дә бирегә күчерә. Һәм Түбән Новгородтан адвокат Йосыфбәк Вәзировны төп конторга эшкә чакыра. Ул вакытларда татар байлары гына түгел, күбрәк азәрбайҗан байлары — алар байрак халык булган, чөнки аларда нефть, ә татар сәүдә белән генә күтәрелгән — иң зур меценатлар. Алар хәйрия белән генә чикләнмичә, меценатлык дәрәҗәсенә күтәреләләр — мәктәп, мәдрәсәләр салдыралар, үз акчаларына балаларны Русия һәм чит ил уку йортларында укыталар. Алар арасында Тагиев та була — мөселманнар арасында меценатларның иң зуры, иң өлкәне (Гаджи Зейналабдин Тагиев, азәрбаҗан меценаты - ред.). Әсәдуллаев исеме Шәмсетдин түгел, Шәмси була, азәрбайҗаннар өчен Ага Шәмси.

Шәмси Әсәдуллаев татарлар нинди хәлдә икәнлеге, аларга ничек ярдәм итәргә мөмкин булуы турында уйлый. Башта нинди мәктәпләр бар, шулар белән танышып чыга. Мәсхәрә! Бездә берни юк! Иске мәчет (Тарихи мәчет) янында бер агач йорт булган, ул да авыл мунчасы кадәр генә, XIX гасырның 70нче елларында салынган кечкенә кара алачык, мәктәп дип атарга да оят — сакчының һәм урам себерүченең торак урыны булган. Шундый хәлне күреп, мөселман эшкуарларының да аңы күтәрелә башлый, чөнки укымаган хезмәтче ул бер дәрәҗә, укыган, мәгълүматлы кеше башка дәрәҗә. Шуңа күрә Шәмсинең мөселманнарны укымышлы, мәгълүматлы кешеләр дип күрәсе килә. Ага Шәмси икенче мәхәллә мәчете (хәзерге Җәмигъ мәчете төзелер алдыннан җимерелгән, 1904 елда төзелеп беткән мәчет) җитәкчесе Сафа хәзрәт белән мәчет янында дөньяви мәктәп салырга киңәш итә. Сафа хәзрәт ул вакытта бу мәсьәләгә никтер салкынрак карый. Аннан Әсәдуллаевның авыр көннәре килеп җитә. Шундый көнгә кала ки, аның вексельләрен кабул итми башлыйлар. Бик күп малын югалта. Аңа шул ук Тагиев ярдәм итә, шулай ук аның туганы Нагиев ярдәмгә килә - Нагиев үзе Иран мәмләкәтендә туган әзербәйҗан кешесе була. Шәмси Асадуллаевның мөһерендә дә "Поставщик его двора Шаха Персидского" дигән тамга була. Тагиев-Нагиевлар ярдәме белән Асадуллаев аякка баса, эше яхшыга китә.

Шәмси Әсәдуллаев (1840-1913)
Шәмси Әсәдуллаев (1840-1913)

Мөселман кешесе бит, уйлангандыр — Аллаһ Тәгалә кешегә төрле нәрсә бирә. Шуңа күрә мәктәп мәсьәләсен яңадан күтәрә. Бу юлы Шәмсетдинов Абдулла хәзрәткә мөрәҗәгать итә, мәхәллә имамына (Сүз Тарихи мәчет мәхәлләсе хакында - ред.). Тегесе хуплый. Эш йорт сатып алуга кала.

Менә бер уйдырма йөри халык арасында, халык арасында гына түгел, китапларга күчкән бу сүз — имеш, мәчет Александр I акчасына салынган, татарларның Наполеонга каршы сугышта күрсәткән батырлыгы өчен рәхмәт белдереп, җир дә биргән, акча да биргән — болар барысы да ялган. Беркайчан да мәчет төзергә ул вакытта кем дә бер тиен акча да бирмәгән, җир дә бирелмәгән. Әгәр мөселманнар мәчет салырга теләсә, үзләре йорт өчен урын сатып алганнар, үз йортларын вакф итеп биргәннәр. Шунда мәчетне салырга рөхсәт иткәннәр. Монда да шул ук хәл була.

Әсәдуллаев та ул вакыттагы тәртип буенча йорт сатып ала. Маштакова дигән Барнаул мещаны хытыны җир сатып ала, анда ике катлы таш йорт була. Аның максаты башта шул йортта вакытлыча мәктәп ясау була. Аннан икенче кишәрлек сатып ала — хәзер ул алтынчы санлы йорт (Кече Татар тыкрыгында - ред.). Анда интернат ясарга тели — ярлы балаларны, ерактан килгән балаларны яшәтер өчен. Йорт бик тиз салына, дүрт-биш ай эчендә. 1914-1915 уку елында керәләр. Ике катлы йортны җимерәләр, ишегалдындагы корылмаларны сүтеп, алар урынына мәктәп салына. Мәктәп дүрт катлы, эчтәге корпусны алып тора. Ә тышкы корпуста икенче катта шул мәктәпне тотар өчен фешенебель фатирлар ясый, өченче катта мәктәп өчен зал ясый, залны мәктәп кенә кулланмый, ул җәмәгатьчелекнеке булып китә. Подваллар, ярымподваллар кибет һәм аларның амбарлары өчен кулланылырга тиеш була. Анда тагын бер уйдырма бар — монда типография булган, диләр.

— Татарча газет-журналлар бастыручы типографияне әйтәсезме?

— Татар типографиясе монда беркайчан да булмаган. МИДныкы булган - татарча да, инглизчә дә, гарәпчә дә МИД бастырган. Типография биредә МИД вакытында гына булган — аларның машиналары гына безнеке, чөнки Пятницкаяда урнашкан "Восточная печать" шәрык басмаханәсе машиналарында бастырганнар.

Бина бик матур чыккан. Мәктәп корпусы 1914 елга әзер булса, бу корпус та шул ук елны гамәлгә керә, бары тик өченче каттагы зур зал гына әзер булмый — ул 1916 елда гына гамәлгә кертелә. Зал ифрат дәрәҗәдә матур була. Тәрәзәләр арасына мөселман шагыйрьләренең, төрки шагыйрьләрнең акыллы фикерләре алтын хәрефләр белән төшерелгән була. Аңа сокланмаган кеше булмаган — ул вакыттагы рус газетлары да аны бик мактап язганнар. Совет заманы килгәч, дингә каршы көрәш башлангач, аларны бетерәләр.

— Язулар гарәпчә язылгандыр?

— Гарәпчә. Бигрәк тә гарәп хәрефләреннән латинга күчкәч, "бу реакцион нәрсә" дип, язуларны тизрәк юк итәләр.

Бирегә 1914 елда ук төзелгән китапханә дә күчерелә. Әсәдуллаев бу йортны безгә кайтарып өлгерми, үлеп китә. Йортны төзеп бетергәнне дә күрми, аны Везиров контрольдә тота.

Интерьерына килгәндә, эчке күренеше бик матур булса да, ул сакланмаган. Хәзер автономияне гаеплиләр — имеш, йортның интерьерын бозган, планировкасын үзгәрткән. Беренчедән, аның интерьерының беркайда да рәсеме юк, архивларда планировка планы юк. Совет чорында беренче мәктәпләр ачканда, аны классларга бүлгәлиләр, вакытлыча бүлмәләр ясыйлар, картоннан, тактадан ясалма диварлар коралар.

Әсәдуллаев йорты
Әсәдуллаев йорты

Без 2003 елны бирегә кергәндә, ул бик кабәхәт кыяфәттә иде. Автономия беренче эше итеп аны кабат иске халәтенә кертергә тырышты, капиталь планировканы гына калдырып, вакытлыча корылмаларны сүтте, үз хәленә кайтарырга тырышты. Бинаның интерьерын бозганнар, дип гаепләүчеләр башта дәлил китерсеннәр, интерьер нинди булганын һәм нәрсәсе бозылганын күрсәтсеннәр. Икенчедән, 3-4 көзгесе була йортның, Париждан кайтарыла, берсе сакланган, калганнары МИД вакытында каядыр таралып бетә. Ул вакытта бу йортта МИД хезмәткәрләре балалары өчен тулай торак булып тора бу йорт — әти-әниләре чит илдә вакытта, балалары биредә яши, шул елларда бик күп әйбер юкка чыга. Без, киресенчә, гаделлекне урнаштыру яклы, йортның элекке кыяфәтен кайтару яклы. Ул эш хәзер дә дәвам итә.

Бу йортның безнеке булуын яклап шуны әйтә алам — Сталин һәм Мулланур Вахитов имзасы белән, бу йорт безгә мөселман эшчеләренең йорты итеп кайтарыла. Ә ул вакытта мөселман эшчеләре — фәкать татарлар була. Мәскәүдә әле сугыштан соң да урамда очраган татардан "син кем?" дип сорасаң, ул "мин — мөселман" дип җавап кайтара торган була, "мин — татар" дими.

— Сталин мөселман эшчеләренә кайчан тапшыра бу йортны?

— 1918 елда. Шул ук елны биредә мөселман эшчеләре клубы төзелә. 1924 елны ул бөтенләй татар клубы дип эшли башлый, "Татар эшчеләре клубы" исеме бирелә. Аннары бу йортның татарларныкы икәнен шул да исбатлый — ул вакытта башка республикалар союздаш республикалар була, аларның бюджеты башка, аларның мәдәниятен, мәгърифәтен үстерү өчен үзәк бик күп акча бирә, ә татарлар — автономияле республика гына, автономия ярдәм итә алмый. Шуңа күрә ул вакытта татарларга тиешле бөтен акчаны, күпме-азмы, шул йортка биргән.

— Әхмәт абый, Әсәдуллаев исән вакытка кире кайтыйк әле. Халыкта шундый фикер бар: сез дә әйтеп үттегез аны — Әсәдуллаевның да начар еллары килгән, дидегез. Йортны төзи башлагач, акчасы бетә, аңа йортны төзеп бетерергә татар сәүдәгәрләре ярдәм итә, дигән фикер йөри. Шул дөресме?

— Юк. Акча җыю булган ул бераз, ләкин күбрәк хезмәт белән ярдәм иткәннәр, материаллар белән, чистарту-ташу кебек эш белән. Студентлар да ярдәм итешкән, күбрәк татар приказчиклары ярдәм иткән — эштән бушаган арада, килеп булыша торган булганнар. Эш бит кем акчасына салынуда түгел, кем өчен салынуда.

— Мөселман эшчеләре клубы турында сөйли башлаган идегез.

— Клуб эше 1941 елга кадәр бара, мәктәп эше дә.

— Муса Җәлил дә шул клуб эшендә катнашамы?

— Ул вакытта бу залда татарның чыгыш ясамаган кешесе булмаган. Бөтен билгеле артистлар, Татарстанда танылганнар — барысы да чыгыш ясаган. Консерваториянең татар студиясендә укыган вакытта барысы да татар клубында эшләгән. Муса Җәлил монда һәрвакыт килеп йөргән, кайда яшьләр — шунда ул булган. Комсомол яшьләр журналында эшләгән, шуңа күрә яшьләр белән бик тыгыз аралашкан. Үз инициативасы белән генә түгел — Мәскәүдә МАППның (пролетар язучылары ассоциациясенең) татар секциясе була, ассоциация әдәби түгәрәкләр алып барырга карар кылгач, Муса Җәлилгә шул әдәби түгәрәкне җитәкләү йөкләнә. Муса Җәлил Мәскәүгә укырга килгән имеш, дигән уйдырма да бар. Юк, ул Мәскәүгә укырга килми, ул комсомол үзәк комитетының чакыруы буенча яшьләр журналын — "Кечкенә иптәшләр"не аякка бастырырга килә. Берничә номердан соң ул журнал ябыла, аның урынына "Октябрь баласы" чыга башлый, Җәлил аның редакторы була.

— Редакциясе биредә урнашканмы?

— Юк, монда беркайчан да бернинди редакция дә булмый.

— Ә "Коммунист"ның татарча редакциясе?

— Никольская, 10 йортында. СССР халыклары матбугаты нәшрияты каршысында урнашкан. Башта "Эшче", 1924 елдан башлап "Игенчеләр" газеты чыга, соңыннан "Эшче" белән "Игенчеләр" кушылып, "Коммунист" исемендә чыга башлый. Монда беркайчан, хәтта Гаяз Исхакый вакытында да — 1917 елның мартыннан 1918 елның мартына кадәр "Ил" газеты яңадан аякка бастырыла, ләкин ул вакытта да аның редакциясе биредә булмый. Күп нәрсәләрне бит белмичә, чыганакларны өйрәнмичә язалар.

— Ә сез нинди чыганаклар аша өйрәндегез?

— Архив аша, ул вакытта чыккан газеталар аша.

— Хәзер барган мәхкәмәгә мөнәсәбәтегез?

— Бу йортка теш кайраучылар күп булды. Барысы да үз мәнфәгатен кайгыртучылар.

— Татар җәмәгатьчелеген әйтәсезме?

— Әйе. Кем хәзер каршы чыга, өйне алдыртса, әгәр аны татарлардан алсалар, Мәскәү генә түгел, бөтен татар халкының дошманы булачак.

Алдырмас өчен нәрсә тәкъдим итәр идегез?

— Бу йортны татарларга кайтарыр өчен күпме кеше, күпме буын көч куйды. Монда укып чыгучылар, эшчеләр, метро төзүчеләр, сугыштан соң генерал Якуб Чанышев җитәкләгән большевиклар оешмасы бар иде — алар хатлар язды. Аларны партбилетыгызны алабыз дип кисәтеп тә куйдылар.

— Бу алтмышынчы елларда ук башланган хәрәкәт, шулаймы?

— Юк-юк. Алтмышынчы елларда Якуб абыйлар, төрле оешмаларга, үзәк комитетка хатлар язу аларга кадәр, сугыштан кайткач ук, 1945 елдан ук башланган.

— Ә сугыш вакытында?

— Сугыш вакытында беркем булмаган.

— Госпиталь булган, диләр.

— Сугыш вакытында хәрби оешмаларга бирелеп торган.

— Хәзер менә гаеплиләр автономияне — монда сәүдә ярамый, түгәрәкләр ярамый дип. Сез нинди эшчәнлек алып барырга кирәк дип уйлыйсыз?

— Түгәрәкләр ярый, ник ярамасын? Түләүле булмасын. Үзебезнең устав бар бит. Акча эшли торган эш оештырсак, устав бит аңа каршы түгел.

— Йортны куллану турындагы килешү буенча коммерция ярамый бит?

— Мин һәрвакыт әйтеп киләм — автономияләр эшчәнлеге, кызганыч, рөхсәт ителгән функциягә генә кайтып кала — җыелыгыз, җырлагыз-биегез, ә бездән ярдәм көтмәгез. Ничек мондый зур бинаны тотарга була? Әлбәттә, әгәр Мәскәүдә яшәүче эшкуарларыбыз шуңа ярдәм итсә, фонд оештырса, бу бик мөмкин. Алар ул нәрсәдән баш тарталар. Безнең эшкуарларыбызның милли аң дәрәҗәсе шулкадәр түбән. Менә күрәсез бит — мәчетнең ишегалдында зур гына торак йорт салып куйдылар. Шуны салганчы, "участок сатыла", дип ике ел радио-телевидениедан реклама чыгып торды. Әгәр бу хәл яхүд йә әрмәннәрдә булса, ычкындырмыйлар иде ул җирне, тупланып сатып алырлар иде. Безнең тарихи җир — мәчетнеке булган ул. Ә безнекеләр теләмәде, беркем дә селкенмәде. Аң-белемнән тора бит. Йортны тотарга була. Күп акча сорамый ул — эшкуарлар аз-азлап фондка өлешен кертсә, чара табыла.

фикерләр

XS
SM
MD
LG