Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әсәдуллаев йортын тартып алсалар, татарга башка бирмәсләр"


Әсәдуллаев йорты
Әсәдуллаев йорты

Әсәдуллаев йорты тирәсендә тагын болытлар куера. Хакимият 49 елга түләүсез арендага бирү килешүен юкка чыгармакчы. Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре исә дәүләт белән килешү бар, эшебезне дәвам итәбез дип белдерде Азатлыкка.

Русия президенты идарәсе Мәскәүдәге Әсәдуллаев йортын татар милли мәдәни мохтариятеннән алырга мөмкин. Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе сәхифәсендәге мәгълүматка күрә, бу мәсьәлә 2019 елның 26 мартында мәхкәмәдә каралачак.

Мәскәү Арбитраж мәхкәмәсе документы
Мәскәү Арбитраж мәхкәмәсе документы

"Мәскәүнең Малый Татарский переулок, 8нче йорт адресында теркәлгән бинаны түләүсез кулланып тору турында 2009 елның 13 июлендә имзаланган №3-БП килешүен өзү, мәхкәмәгә шикаять итүчегә бинаны бушатып тапшыру (кайтару)", дип язылган документта.

Мәхкәмәгә Русия президенты идарәсенең "Югары хакимият оешмалары биналарын эксплуатацияләү" федераль дәүләт бюджет оешмасы шикаять иткән.

Әсәдуллаев йортында урнашкан Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов Азатлыкка Әсәдуллаев йорты ничек эшли иде, шулай эшен дәвам итә дип белдерде.

"Әйе, Арбитраж мәхкәмәсенең кәгазе бар, тагын ары ни әйтә алам? Бу –2012 елдан башлаган тарихның дәвамы. Ул вакытта аерым кешеләр татар йортын тартып алмакчы иде, фетнә оештырырга теләделәр. Моңа кадәр бинаны яулап алырга теләүчеләр тагын бер төркемгә кушылган, дәүләт органнарынның күзләрен томаларга тырышалар. Әмма дәүләт органнары белән сөйләштек, аңлаттык, барысын да күрсәттек. Кайбер сорауларга ачыклык кертелде.

Фәрит Фарисов
Фәрит Фарисов

Мин һәр этнең өрүенә игътибар итә башласам, алга китә алмаячакмын. Ул кешеләр бу еллар эчендә берни эшләмәде, башта Акчурин, аннары Хөсәеновка бәйләнделәр, хәзер мине сүгәләр, бу – аларның эш алымнары. Аларның кем булганнарын да, артларында кем торганын да, кем акчасына яшәгәннәрен дә беләм. Аларга игътибар итмим. Аларның үз максатлары бар, минем – үземнеке.

2009 елда Мәскәүнең татар-милли мәдәни мохтариятенә бу бина 49 елга куллануга тапшырылды, без эшебезне дәвам итәбез. Аңлагыз, бу бинаның да чыгымнары бар, аларны ничек капларга соң? Йә, кем әйтә? Татар үзәгендә татар бүләкләре, сувернирлары сатылмаска тиешме? Елына 136 млн сум акча керем алабыз дип сөйлиләр, кайдан булсын ди, 2-3 млн сум бирсәләр иде!? Биредәге укытучылар татар идеясе өчен эшли.

23 татар оешмасы эшли, яшьләр дә шушында эшчәнлек алып бара, татар теле дәресләре дә уза, театр, бию түгәрәкләренә йөриләр. Безнең эш, бәлки, күренмидер, әмма татар теле курсларын оештырабыз, тарих китапларында татар-монгол игосы сүзен кулланмауга ирештек, моңа да бит хатлар яза-яза ирешелде. Берсе дә Мәскәүдә зурлап Сабан туе уздырып булганына ышанмады, ләкин бүген татар бәйрәме шәһәр бәйрәме буларак оештырыла. Бу бина да татарларга тапшырылачак дип берсе дә ышанмаган иде, әмма татарлар монда эшли, иҗат итә.

Алга таба нишләячәгемне әйтмим, оппонентларымның кулларына корал тоттырасым килми. Әмма хакимияткә эш нидә икәнлеге аңлатылды, күрсәтелде. Алар төшенде булса кирәк. Тагын бер кабатлыйм: йорт ничек эшләде, шулай эш дәвам итә. Борчылырга да, моннан шау-шу куптарырга да кирәкми", ди Фарисов.

Гаяр Искәндәров
Гаяр Искәндәров

Җәмәгать эшлеклесе, Әсәдуллаев йортының татарларга кайтарылуы өчен көрәшеп, пикетларда катнашып йөргән Гаяр Искәндәров Азатлыкка әйтүенчә, Русия президент идарәсе килешү шартлары үтәлмәгәндә татар мохтариятеннән бу бинаны тартып алырга хокуклы. Аның сүзләренчә, татар мохтарияте җитәкчеләренең бинаны арендага биреп, акча эшләве турында алар даими әйтеп килгән.

"Бик борчылам. Без ул бинаны Мөхәммәт Миначевлар белән көрәшеп алдык. Ул татарларга 2003 елда бирелде. Бина яхшы урында урнашкан. Аны арендага дип төрле оешмаларга бирәләр. Бу канунсыз арендага бирү эшен татар мохтарияте рәисе булып торганда Рәсим Акчурин башлады. Менә хәзер Фарисов дәвам итә. Бинаны арендага бирү ярамау турында Фарисовка күп тапкырлар әйтелде. Әсәдуллаев йортында төрле дәресләр уза, биючеләр киләләр, түгәрәкләр күп. Элегрәк бер 30 оешма юридик адресын дип Әсәдуллаев йорты адресын куйган иде. Хәзер караганым да юк. Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдиновның да анда бүлмәсе бар. Ә татар җәмәгатьчелегенә урын бирмиләр", ди ул.

Килешүне өзүгә китерергә мөмкин сәбәпләр
Килешүне өзүгә китерергә мөмкин сәбәпләр

Гаяр Искәндәров бинаны тоту өчен коммуналь хуҗалык өчен дә түләргә кирәк булуы белән килешә, әмма арендага бирүнең исәп-хисабы алып барылырга тиеш дип саный.

"Исәп-хисап алып барылмый. Анда хисапчы да юк. Андагы башбаштаклык турында Татарстан президентына да, Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегенә дә, Дөнья татар конгрессына да хат яздык. Бөтенесе белде. Татарстанда да милләтебезне саттылар, монда да саттылар.

Без хәзер нишләргә дә белмибез. Халык та Әсәдуллаев йортын яклап чыкмас", ди ул.

Искәндәров әйтүенчә, монда Татарстан президентының Русия президенты идарәсенә хат язуы гына мәсьәләне уңай хәл итүгә китерә ала.

"Бинаны бер тартып алсалар, татарларга кире бирмәсләр. Бәлкем Татарстан белән дә бәйледер. Татарларны бетерергә телиләрдер", ди ул.

Узган атна Мәскәү татар җәмәгатьчелеге Әсәдуллаев йортында православ татарлар конференциясе уздыру ниятенә ризасызлык белдергәч чараны Фома чиркәвенә күчерделәр. "Родина" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Евгений Бородин конференциянең башка урынга күчерелүен провокация дип атады һәм Әсәдуллаев йорты өчен җаваплы Татар мәдәни үзәген тикшерү өчен прокуратурага гариза язарга, тәртип саклау оешмаларын аның җитәкчелеге эшчәнлегенә игътибарны арттырырга чакырды.

Килешүне өзүгә бәлкем шушы хәл сәбәп булгандыр дигән фикер белән Гаяр Искәндәров килешми.

"Юк, килешүне өзү турындагы шикаять мәхкәмәгә иртәрәк тапшырылган", ди ул.

1914 елда күренекле татар кәсепчесе Шәмси Әсәдуллаев һәм башка татар кәсепчеләре акчасына төзелгән, әмма хәзер президент идарәсе карамагындагы бу тарихи йорт Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенә түләүсез кулланышка бирелгән иде.

XS
SM
MD
LG