Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәт абый Миначев гомере буе татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде. Милләт язмышына беркайчан да битараф булмады. Фикерләрен матбугатта бастырырлык мөмкинлек тапмаса, интернет аша дусларына тарата иде.

Көтмәгәндә капыл булган хәлләр беркавымга зиһенне ала. Үлем фаҗигасен беркем дә көтми. Әгәр дә ул аяз көндә яшен суккан кебек көтмәгәндә була икән, кешене шок дәрәҗәсенә китерә. Мөхәммәт абыйның вафат булуы турындагы хәбәрне ишетү бик авыр булды. Әйтерсең мин бик якын кешемне югалттым. Уйлап карасаң, чынлап та якын кеше иде бит! "Азатлык"та эшләгән еллар буена без бер тирәдә булдык. Алар оештырган бер генә пикет, бер генә җыелыштан да калмаска тырыша идем. Чөнки Мөхәммәт абый оештыра торган чаралар кызыклы, көн кадагына суга торган, илдә сөргән буйсыну, ризалашу менталитетена каршы куелган, гадәти фикерләү дәрәҗәсеннән узып эшләнә торган эшләр иде.

Ул сиксәненче еллардан бирле татарларның хокукы өчен көрәшкән кеше. Уйлаганын әйтә, үзенең дөреслегенә инанганлыктан планлаштырган эшләрен алга сөрергә ярата иде. Шуңа күрә дә түрәләр аны бик өнәп бетерми иде. Гомер буе татар активисты, җәмәгать эшлеклесе булса да, мин аның Татарстанда уза торган Бөтендөнья татар конгрессларына делегат булып сайлануын хәтерләмим, 2017 елның җәендә уздырылган соңгы конференцияне әйтмәгәндә. Ул ничек килеп чыккандыр, анда Мөхәммәт абый делегат та, хәтта докладчы да иде. Бәлки чакырмасалар да эшләрен күргән конгресс җитәкчеләре аны 70 яшьлек юбилее белән котлап, "Татар халкына фидакарь хезмәте өчен" дигән медаль белән дә бүләкләп, бу юлы Казанга чакырып аның эшләренә уңай мөнәсәбәтләрен күрсәтергә теләгәннәрдер?

Мөхәммәт абыйның беренче карашка гына түгел, икенче карашка да тормышка ашмаслык бер хыялы бар иде

Мөхәммәт абыйның беренче карашка гына түгел, икенче карашка да тормышка ашмаслык бер хыялы бар иде. Ул татар телен бөтен Русия күләмендә икенче дәүләт теле итеп игълан итәргә кирәк дигән фикердә торды. Без сан белән икенче урында торган халык, димәк, икенче дәүләт теле сорарга хакыбыз бар, ди торган иде. Ул шулай ук Русиянең исемен Алтын Урдага алыштырсак, илгә дә, татарларга да бик күп җиңеллекләр киләчәк дип уйлый иде.

Бу хакта зур гына мәкәлә язып, ул үзенең дөрес фикер йөрткәнлеген исбат итәргә тырышты. Ул шушы тема белән 2017 елда узган Бөтендөнья татар конгрессында да чыгыш ясарга ниятләп килгән иде. Ләкин аңа Фәннәр академиясендә узган очрашуда мөнбәрдән фикер белдерергә мөмкинлек бирмәделәр. Тыңлап та тормадылар. "Безнең Алтын Урда турында тарихи язмалар күп, кирәк түгел, сөйләп тормагыз", диделәр. Әгәр галимнәр Русияне Алтын Урда итеп үзгәртү фикерен аңлаган булсалар, нәрсә әйткән булыр иде икән? Тәнәфестә мин Мөхәммәт абый янына килдем, ул бик борчылган иде. "Мине аңламадылар, әллә инде аңлата белмәдем”, диде ул.

Фәннәр академиясендәге чыгыш белән бәйләнмәгән, ләкин тел, ил турында кайгыртып фикер йөрткән Мөхәммәт абыйның мәкаләсеннән бер өзек:

"Күрәсез, ничек ябырылдылар телебезгә? Кошмар дип кенә әйтәсе кала. Хәлебез начар, әммә алай да юлы бар, шушы явызлар корган тозактан чыгар өчен. Русия президенты Владимир Путинга мин тәкъдим иткән ул юл - Русия Федерациясен Алтын Урдага алмаштыру. Менә бердәнбер дөрес юл. Ә Татарстанны алырга кирәк булачак локомотив итеп шушы яңадан барлыкка китерелгән Алтын Урда өчен. Чөнки бәләкәй Татарстан берни эшли алмый, Алтын Урданы торгызмыйча. Моны әйтәм, сезгә гади кеше генә түгел, ә Тәңре кушуы буенча дип? Тик бердәм һәм бергә булу гына кирәк, һәм дә бер-беребезне тыңлап, бер-беребезгә ышанып эшләсәк-яшәсәк, Алтын Урдабызны торгызачакбыз. Алла кушса".

Бу турыда ул Путинга да язган. Нинди җавап килгәндер, билгесез

Бәлки аның бу фикере йә вакытыннан алда, йә гел дә тормышка ашмаслыктыр. Ләкин бу фикерләү аның холкын, ышанычын белдерә торган бер мисал. Әйе, ул бу турыда Путинга да язган. Әмма нинди җавап килгәндер, ул хакта билгесез.

Мөхәммәт абый белән күп төрле темаларга сөйләшеп, хәбәрләшеп тора идек. Аның хатларыннан берничә өзекне китерәсем килә. Аларда да милләт өчен борчылу ята.

"Рәхмәт, Нәзифә ханым, минем өчен борчылуыгыз өчен һәм шулай ук чакыруыгыз өчен. Килермен Алла кушса. Ничек инде борчылмыйсың, Нәзифә ханым, без - татарлар гел ялгышабыз, алга атлар урынга бер урында тапталабыз бит. Бигрәк җәл, без һәрвакыт оттырабыз гына, ә кайчан ота алырбыз соң? Уенда гел оттырып кына булмый бит, бер отарга да кирәк. Әллә безнең баш эшләми, әллә без шундый булдыксыз халык? Алай дияргә бер дә урын юк кебек, ә шулай да без гел бер урында второгодник шикелле?"

"Исәнме, Нәзифә ханым. Әлбәттә, без дәүләтебезне югалтканбыз, җиңел генә бирелгәннәр шул. Алар аңлап та бетермәгәннәр нәрсә югалтканнарын, аларга ул пүчтәк булган. Ә авырлыгы аларның оныкларына - безгә төште! Алар бу ерак көннәргә кадәр уйламаганнар, фикерләмәгәннәр. Шул бәла, ә чуаш, мари, башкортлар, алар билгеле, татарны күзәтәләр, алар көтә, ничек татар хәл итәр, ничек шушы эшләрне хәл итәр. Әгәр татар бирешмәсә, алар безнең белән булачак, әгәр бирешсә, һәр милләткә бу эшләрне үзләренә башкарырга кирәк булачак? Менә мин шулай дип беләм бу эшләрне".

Мөхәммәт абый Миначев Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы, Яндавище (Ендовище) авылында 1938 елның 20 мартында туган. Авылда ул заманында татар мәктәбендә укыган. Эшче яшьләр мәктәбен тәмамлаганнан соң ул биография язмаларында әйтелгәнчә, Мәскәү университеты каршындагы журналистлар курсында укыган.

Шул вакыттан алып ул татарның мәдәнияте, тарихы, этногенезы белән кызыксынып, милләт проблемнарын чишәргә омтылган мәкаләләр бастыра башлый. Ул метро төзелешендә дә, транспорт идарәсендә дә, шәһәр төзелешләрендә дә эшли. Барлык буш вакытын иҗтимагый-сәяси, мәдәни-мәгариф проблемнарына багышлый. Әле 1979 елда Мәскәүдә “Маяк” дип аталган мәдәният йортында татар үзешчән сәнгате түгәрәген оештырып җибәрә. Төрле урыннарда, китапханәләрдә, бигрәк тә татар китаплары фонды булган Некрасов исемендәге китапханәдә әдәби кичәләр, язучылар белән очрашулар оештыра. Әлбәттә, заманына күрә бу очрашулар тикшерү органнарының игътибарыннан төшеп калмый. Мөхәммәт абый бу хакта сөйләргә яратмаса да, күп тапкырлар аңлатмалар язганы хакында әйткәне бар иде.

1988 елда ул "Туган тел" дип аталган Татар мәдәниятен сөючеләр клубын да оештырып җибәрә. Үзгәртеп кору елларында Мәскәүдә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар теле факультативларын оештыру эшләрендә катнаша. 1980нче елларда егерме мәктәптә, унбиш балалар бакчасында шундый төркемнәр оеша һәм алар алга таба этно-мәдәни юнәлештә тәрбия эшләре алып барган мәктәп, балалар бакчаларына әвереләләр. Тик бүгенге көндә, кызганычка каршы, алар барысы да этно-мәдәни дип аталган юнәлешләрен югалттылар. Гади генә әйткәндә - рөхсәт юк!

1989-1990 елларда РСФСРда халык депутатлыгына сайлану өчен үзенең намзәтен тәкъдим итә, 1994-96 елларда Русия президенты каршындагы иҗтимагый пулат әгъзасы булып та сайлана. 1990 елда “Ватан” халык демократик фиркасен булдыра, күп еллар аның җитәкчесе була. 1991 елда “Миҗгар комитетын” оештыра.

Мөхәммәт абый бөтен гомере буе татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде

Мөхәммәт Миначев бөтен гомере буе татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде. Аны Чиләбе өлкәсендәге татар авыллары фаҗигасе дә, туган телгә барган һөҗүмнәр дә, гомум милләт язмышы да битараф калдырмады. Ул пикетлар белән генә чыгып калмый, ул турыда белдергән фикерләрен матбугатта басар мөмкинлек тапмаса, язып интернет аша дусларына тарата иде.

Мөхәммәт абый берничә китап авторы да. 2014 елда гына аның рус телендә “Мишәрләрнең топонимик сүзлеге” дип аталган зур күләмле фәнни хезмәте дөнья күргән иде. Ул китапның алгы сүзендә берничә галимнең фикере белән беррәттән, танылган язучы, Мөхәммәт Миначевның дусты Миргазиян Юнысның да фикере теркәлгән: ”Татар җирле атамалары урысчага тәрҗемә ителеп, йә булмаса гел урыс исемнәре белән алыштырылган заманда Миначевның мишәр топонимикасы турындагы бу китабы тарихи атамаларны саклап калырга ярдәм итәчәк”, дип язган анда язучыбыз.

Күңеле белән дә, уйлары белән дә якты булган, бөтен гомерен үзенең халкына багышлаган тагы бер кеше татар дөньясыннан мәңгелеккә күчеп китте. Аның турындагы истәлекләр татар дөньясында әле озакка сакланыр дип уйлым. Хуш инде, Мөхәммәт абый.

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG