Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле татар активисты Мөхәммәт Миначев вафат


Мөхәммәт Миначев (1938-2018)
Мөхәммәт Миначев (1938-2018)

11 февраль Мәскәүдә сиксәненче яшендә күренекле татар активисты, милләтпәрвәр Мөхәммәт Миначев вафат булды. Мөхәммәт абый Азатлыкның да даими авторы иде.

Мәскәү татар җәмагатьчелеге аны милләт өчен җанатар, тормышын фида кылырга әзер кеше буларак белә иде. Русиянең кайсы почмагында гына булмасын, татар тормышына кагылышлы теләсә нинди проблемга Мөхәммәт абый үз фикерен белдерергә ашыга иде.

Мәскәү татар оешмаларыннан иң беренче барлыкка килгән оешмалар арасында Мөхәммәт абый күп еллар җитәкләгән "Ватан" фиркасен әйтергә була. Ул фирка 1990 елның октябрь аенда барлыкка килде. Оешмага кешеләр бик күп кермәсә дә, алар үзләренең әйтәсе килгән сүзләрен, карашларын урамнарга, мәйданнарга чыгып белдерделәр. Чиләбе өлкәсендәге татар авыллары проблемын ишеттерер өчен атом энергетекасы министрлыгы каршында пикет оештыру дисеңме, татар телен яклап Пушкин мәйданында, мәгариф министрлыгы каршында, башка бик күп урыннарда плакатлар белән Миначевның "Ватан" фиркасе әгъзаларын күрергә була иде.

Мөхәммәт Миначев 19 гыйнвар Мәскәү зыялылары очрашуында сорау бирә
Мөхәммәт Миначев 19 гыйнвар Мәскәү зыялылары очрашуында сорау бирә

Мөхәммәт абый хакимияттә утырган түрәләр өчен бик уңайсыз кеше иде. Югары белеме булмаса да, гомер буе төзелештә эшләгән, ләкин үзлегеннән укып тирән белемгә ия булган Мөхәммәт абый милләт хокуклары өчен көрәшнең бар нечкәлекләрен белеп эш итә иде. Милләт тарихын нечкәлекләре белән белгән, татарның бөек халык икәнлегенә иманы камил булган Мөхәммәт абый татар халкы үз илендә яшәп, үз телендә сөйләшә торган, белем ала торган халык булырга тиеш дип гомерен шуңа багышлаган кеше иде.

Мәскәүдә Сабан туйларын оештыручыларның да берсе Мөхәммәт Миначев иде. Хәзерге көндә Мәскәү татарларының мәдәни үзәге булган Әсәдуллаев йортын татар халкына кайтарыр өчен әле Моссовет булган заманнардан бирле Мөхәммәт абый күп тырышлыклар куйган, хәтта ачлык игълан иткән кеше.

Мөхәммәт Миначев татар теле тирәсендәге вазгыять турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

Үзен борчыган темаларга бик күп язмалары да матбугатта гына басылып калмады, аның берничә хезмәте аерым китаплар булып та дөнья күрде. Аның милләткә биргән хезмәтен Бөтендөнья татар конгрессы да билгеләде. 70 яше тулган көннәрендә аны “Татар халкына фидакарь хезмәте өчен” дигән медаль белән бүләкләгән иде. Үзенең эше өчен бирелгән ул бүләкне Мөхәммәт абый горурлык белән йөртте. Ул аны бер дә салмый Мәдәни үзәктә үткән бар чараларга да тагып килә иде.

Татар халкының хокуклары өчен көрәшеп яшәгән Мөхәммәт абыйның вафыты Мәскәү татарлары өчен генә түгел, барлык татар милләте өчен дә зур югалту.

Мөхәммәт Миначев - "Ватан" фиркасе җитәкчесе, Милли Мәҗлес депутаты, халыкара хокук яклау оешмасы әгъзасы.

Ул 1938 елның 20 мартында Түбән Новогород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Ендовище авылында туган.

1979 елдан Мәскәүдә татар тормышында актив эшчәнлек алып бара, үзешчән татар түгәрәген җитәкли. 1985-86нчы елларда Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Мәхмүт Галәү, Муса Акъегет һәм татарның башка билгеле шәхесләренә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр уздыра.

1987 елда Мәскәүдә беренче Сабантуен оештыра. 1988 елда "Туган тел" татар мәдәниятен яратучылар оешмасын булдырып, аның рәисе булып эшли.

1988 елда Мәскәүдә мәктәп һәм балалар бакчаларында татар балалары өчен факультатив татар теле дәресләрен ачтыруга ирешә, балаларны һәм ата-аналарны туган телгә җәлеп итү эшләрен алып бара. Татарстанда татар теле укытучыларын әзерләүне оештыручыларның берсе була. Мәскәүдәге 1186нчы санлы эткомәдәни юнәлештәге​ мәктәп шушы еллардагы эшчәнлек нәтиҗәсе.

В 1990 елда халык-демократик "Ватан" фиркасен булдырып, аның рәисе була.

XS
SM
MD
LG