Кайнар хәбәр

"Әнкарада Сөембикә күпере ачылды, ә Казанда аның манарасы янында дога кылырга да ярамый"

Сөембикә күпере Әнкараның Яңа мәхәлләдәге, Бәһдад проспектында урнашкан
Сөембикә күпере Әнкараның Яңа мәхәлләдәге, Бәһдад проспектында урнашкан

Сөембикә күпере Төркия башкаласы Әнкарада ачылды. Аны ачарга күп тырышлык куйган депутат вафат булган.

Әнкарада Сөембикә исемен мәңгеләштерү сүзе күптән йөргән. Төрле талпынышлар булган, әмма килеп чыкмаган. Бу хакта күпер ачылышына җыелган татарлар сөйләде.

— Яңгыраган сүзгә егерме ел узган ул, әмма барыбер менә ерып чыгылды бит! — дип бер-берсен котлашты татарлар.

Ачылышка килүче татарларның күпчелеге — яңа мөһаҗирләр, Төркиягә 20-30 еллап элек күченеп төпләнүчеләр. Иске (элек килеп урнашкан) татарлардан тантанада кешеләр күренмәде.

Тантана сәгать көндезге икегә билгеләнде. Аңа кадәр оештыручылар күперне Татарстан, Төркия, кырымтатар байраклары, шарлар белән бизәде. Күпер ачылышына Сөембикә портреты, чәчәкләр гөлләмәсе китерелде. Килгән кешеләргә Татарстан байрагы төсләрендәге тасмалар таратылды, аны барысы да диярлек кем күкрәккә такты, кем беләзек урынына бәйләде. Күпер ачылышына килүчеләр арасында татарлардан тыш нугайлар, кырымтатарлар да күп булды.

Күпер Әнкараның Яңа мәхәллә җирендә, Бәһдад урамында урнашкан. Бу проспект төзелеп кенә килә, юлның бер өлешен салу эше дәвам итә. Күпернең ике ягына да төрекчә "Süyümbike sultan yaya üst gecidi" дип язылган, ягъни ханбикә Сөембикә исемендәге җәяүләр өчен күпер. Аны шәһәр хакимияте язып элгән. Бу күперне татарның ханбикәсе исеме белән мәңгеләштерү карары ике ел элек кабул ителгән. Пандемия һәм башка төрле сәбәпләр аркасында аның ачылышы вакытында узмаган.

Лилия Сабир
Лилия Сабир

— Чынында бу — шәһәрнең машиналар күп йөри торган урын. Юлның тагын бер каршы ягы төзелеп беткәч, машиналар саны тагын да артачак. Алар барысы да Сөембикә дигән исемне күрәчәк, — дип аңлата чараны оештыручыларның берсе, җәмәгать эшлеклесе Лилия Сабир.

Әнкарада Сөембикә исемен мәңгеләштерү инициативасының башында торучыларның берсе нәкъ ул. Сабир Төркиядә ике дистә елдан артык яши. "Иделия" исемле ресторан тоткан, шунда узган кичәләрнең берсендә Сөембикәгә урам исемен бирү сүзе яңгыраган. Ул Сөембикәгә бәйле истәлекле урынның булдырылуы — күптәнге хыял дип аңлатты. Урамга исемен бирүне сорадык, әмма Сөембикә исемендәге күпер булуы тагын да яхшы булды дип сөйләде.

Аның исеме менә Әнкараның күперенә ике яктан да язылып куелды

— Аның исеме менә Әнкараның күперенә ике яктан да язылып куелды. Татар ханбикәсен белүчеләр монда бик аз, әмма ханбикә Сөембикә дип язуга игътибар иткән кеше ахыр чиктә "Ә кем әле ул Сөембикә?" дип үзенә сорау бирә ала, аның турында укыса, истә калдырса, инде зур эш, — диде ул.

Күпер ачылышы вакытында урамнан машиналарда узып китүчеләрнең күпчелеге клаксоннар белән сәлам биреп үтте, кайбер кешеләр бүре ишарәте күрсәтте, бу — төрки милләтчелерәренең билгесе.

Җыен Төркия гимны белән башланды. Аны барысы да җырлады. Чара төрек телендә барды. Шәһәр хакимиятеннән кунаклар чакырылса да килмәде булып чыкты, әмма иң зур кунак — Төркиянең элеккеге мәдәният министры Намык Кәмал Зәйбәк булды. Беренче булып ул сүз алды.

Төркиянең элеккеге мәдәният министры Намык Кәмал Зәйбәк
Төркиянең элеккеге мәдәният министры Намык Кәмал Зәйбәк

Элеккеге түрә җыенда татарча "Исәнмесез!" аннары башкортча "Һаумыһыгыз!" дип сәлам бирде һәм Сөембикә Казан һәм Кырым татарларын, нугайларны берләштерә торган, алар өчен уртак кадерле шәхес булуын аңлатты.

Бәйсезлек өчен көрәшүчеләр дә, аңа каршы көрәшүчеләр дә бар

— Без берләшергә тиеш. Без — төркиләр бүленмәс халык. Аның өчен солтаныбыз Сөембикә дә тырышты, гомерен фида итте. Онытмадык. Нугай кызы Казан дәүләтендә ханбикә булды. Кырымтатарларның ханнар нәселе белән туганлашты. Әмма дошманлык каян чыкты? Бездән, эчтән чыкты. Аны урысларга кем биреп җибәрде? Һич онытмыйм. Бәйсезлек өчен көрәшүчеләр дә, аңа каршы көрәшүчеләр дә бар, — диде ул.

"Сөембикә — Кырым, Казан, нугайның кадерле кызы." Бу сүзләрне Дөнья кырымтатар конгрессның баш сәркатибе, адвокат Намык Кемал Баяр яңгыратты.

— Сөембикә бөтен төрки дөньясында бәйсезлек өчен көрәшүче шәхес буларак йөрәкләребездә яши. Ул төрки дөньяның азатлыгы, хөрлеге, бәхете өчен үзенең гомерен биргәнен онытмыйк. Төрки дәүләтләрнең һәр җирендә Сөембикә, Исмәгыйль Гаспралы кебек шәхесләребезнең һәйкәлләре, аның белән бәйле истәлекле урыннар барлыкка килсә иде, — диде ул.

Бу чарага Дөнья татарлары лигасы җитәкчесе Гөнүл Пултар чакырулы булса да, тантанага килә алмады дип аңлаттылар, әмма аның котлау хаты укылды.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Роза Корбан тантана вакытында Сөембикәнең язмышы турында сөйләде һәм әлегәчә аның кабере төгәл кайда булуы ачыкланмаганы, татарларның аны Казанга алып кайтырга теләсә дә, бу эшне башкара алмавы турында сөйләде.

Роза Корбан
Роза Корбан


— Сөембикә татарларның тарихының аянычлы тарих битләре — дәүләтчелекне югалту белән бәйле булган шәхес. Әмма шул ук вакытта ул гасырлар дәвамында халык күңелендә сакланды һәм югалган бәйсезлек, дәүләтчелек өчен көрәш символына әйләнде, — диде ул. — Бүгенге көндә Казанда Сөембикә белән бәйле бары тик аның исемендәге манара бар һәм шушы манара янында татарларга фаҗигале тарихын искә алырга рөхсәт итмиләр. Туган туфрагын, дәүләтен яклап һәлак булучыларны дога белән искә алучыларны богаулап тараталар. Хәтерләү дә рөхсәт ителми. Ә без бүген Төркиянең башкаласында аның исемендә күпер ачабыз, Төркиянең башкаласы хакимиятенә зур рәхмәт, — диде ул.


Роза Корбан Азатлыкка "Сөембикә шәхесе аңа кайсы сыйфаты белән якын" дигән сорауга, төрки халыкларда ханбикә булган хатын-кызлар күп түгел дигәнне исәпкә алды.

— Төрки дөнья тарихында каһарман хатын-кызлар бик аз. Французлар Жанна Дарк белән мактана алса, без Сөембикә дип әйтә алабыз. Укымышлы булган, ана да, хатын да була белгән һәм дәүләт өчен тарткалаш, басым барган вакытта аңа идарәне үз кулына алырга туры килә, — диде ул. — Күп ханнарның исемен татарлар белми, ә менә Сөембикә хәтердә калган. Юкка түгел бит.

Төркиянең җыр һәм бию дәүләт ансамбленең солисты Фәриәл Башәл
Төркиянең җыр һәм бию дәүләт ансамбленең солисты Фәриәл Башәл

Сөембикә шәхесе белән тагын тәэсирләнгән кеше ул - җырчы, Төркиянең җыр һәм бию дәүләт ансамбленең солисты Фәриәл Башәл. Җырчы тантанага башкорт киеменнән килгән иде. Ул ачылышта "Сөембикә" җырын акапелла башкарды. Ул алкышларга күмелде.

Җырчы буларак ул татар ханбикәсе турында вакытында Төркия медиаларында күп аңлаткан, Сөембикәнең язмышы турында сөйләгән кешеләрнең берсе. Чыгышында ул 2002нче елда Казанга барып, шунда беренче тапкыр Сөембикә мәликәсе турында ишетүе турында искә алды. Казанга сәфәреннән соң иң зур ядкәрь итеп ул "Сөембикә" бәетен өйрәнеп кайту булды дип әйтте.

Әнкарада Сөембикә исемендәге җәяүлеләр күпере ачылды

Әнкарадагы җәялүләр күперенә Сөембикә исемен бирүне татарлар зур вакыйга буларак кабул итте.
1/26 Әнкарадагы җәялүләр күперенә Сөембикә исемен бирүне татарлар зур вакыйга буларак кабул итте.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Ачылышына күпер Татарстан, кырымтатар, Төркия байраклары белән бизәлде.
2/26 Ачылышына күпер Татарстан, кырымтатар, Төркия байраклары белән бизәлде.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бу бәйрәмгә миллилек төсмерләрен өстәде.
3/26 Бу бәйрәмгә миллилек төсмерләрен өстәде.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тантанага килүчеләргә, ә анда төрекләр дә, нугайлар да, кырымтатарлары да бар иде, барысына да Татарстан байраклары төсендәге тасмалар таратылды. Кемдер аларны күкрәгенә кадады, кемдер беләзек итеп бәйләде.
4/26 Тантанага килүчеләргә, ә анда төрекләр дә, нугайлар да, кырымтатарлары да бар иде, барысына да Татарстан байраклары төсендәге тасмалар таратылды. Кемдер аларны күкрәгенә кадады, кемдер беләзек итеп бәйләде.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Шарлар, чәчәкләр - барысы да Татарстанны хәтерләтте.
5/26 Шарлар, чәчәкләр - барысы да Татарстанны хәтерләтте.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Татарстан һәм Башкортстаннан Әнкарада белем алучы кызлар милли киемнәрдән килде, чыгышлар ясады.
6/26 Татарстан һәм Башкортстаннан Әнкарада белем алучы кызлар милли киемнәрдән килде, чыгышлар ясады.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тантанада кырымтатар байраклары да күп булды, алар бу чараны оештыруда да күп көч куйган оешма булган.
7/26 Тантанада кырымтатар байраклары да күп булды, алар бу чараны оештыруда да күп көч куйган оешма булган.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Мәсәлән, Дөнья кырым татар конгрессның  баш сәркәтибе Намык Кәмал Баяр Сөембикә Казан, кырымтатарлы, нугайлар өчен кадерле шәхес дип чыгыш ясады.
8/26 Мәсәлән, Дөнья кырым татар конгрессның  баш сәркәтибе Намык Кәмал Баяр Сөембикә Казан, кырымтатарлы, нугайлар өчен кадерле шәхес дип чыгыш ясады.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Кырымтатарлары күпер ачылышын котлап, милли бию дә бүләк итте.
9/26 Кырымтатарлары күпер ачылышын котлап, милли бию дә бүләк итте.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тантана Төркия гимны белән башланды, чара төрек телендә алып барылды.
10/26 Тантана Төркия гимны белән башланды, чара төрек телендә алып барылды.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Күпергә исем бирелүне котлар өчен Төркиянең элеккеге мәдәният министры Намык Кәмал Зәйбәк килгән иде. Ул сәламне "Исәнмесез!" дип бирде, аннары башкортча да исәнләште.
11/26 Күпергә исем бирелүне котлар өчен Төркиянең элеккеге мәдәният министры Намык Кәмал Зәйбәк килгән иде. Ул сәламне "Исәнмесез!" дип бирде, аннары башкортча да исәнләште.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан Сөембикә турында кыскача сөйләде һәм Әнкарада татар ханбикәсенә күпер ачылса, Казанда аның манарасы янында кешеләргә дога кылырга рөхсәт ителми диде.
12/26 Җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан Сөембикә турында кыскача сөйләде һәм Әнкарада татар ханбикәсенә күпер ачылса, Казанда аның манарасы янында кешеләргә дога кылырга рөхсәт ителми диде.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Җәмәгать эшлеклесе Лилия Сабир (с) бу чараның тормышка ашуын Әнкара татарлары көтте һәм бу чын бәйрәм,  тарихт вакыйга дип бәяләде.
13/26 Җәмәгать эшлеклесе Лилия Сабир (с) бу чараның тормышка ашуын Әнкара татарлары көтте һәм бу чын бәйрәм,  тарихт вакыйга дип бәяләде.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тантанада кырыклап кеше катнашты.
14/26 Тантанада кырыклап кеше катнашты.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Исем туенда Казаннан рәссам Руслан Ибраһимов та бар иде. Бу көннәрдә ул Әнкарада рәссамнар күргәзмәсендә катнаша.
15/26 Исем туенда Казаннан рәссам Руслан Ибраһимов та бар иде. Бу көннәрдә ул Әнкарада рәссамнар күргәзмәсендә катнаша.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Студент кызлар күмәкләшеп җыр башкарды, аерым-аерым шигырьләр укыды.
16/26 Студент кызлар күмәкләшеп җыр башкарды, аерым-аерым шигырьләр укыды.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Әмма тантананың иң югары ноктасы ул Төркиянең җыр һәм бию дәүләт ансамбленең солисты Фәриәл Башәлнең "Сөембикә" җырын башкаруы булды. Ул аны 2002 елда Казаннан өйрәнеп кайткан.
17/26 Әмма тантананың иң югары ноктасы ул Төркиянең җыр һәм бию дәүләт ансамбленең солисты Фәриәл Башәлнең "Сөембикә" җырын башкаруы булды. Ул аны 2002 елда Казаннан өйрәнеп кайткан.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Җырчы фикеренчә, Сөембикә исеме күпер, һәйкәлләрдә генә калмасын, аның турында иҗат әсәрләре барлыкка килүе мөһим.
18/26 Җырчы фикеренчә, Сөембикә исеме күпер, һәйкәлләрдә генә калмасын, аның турында иҗат әсәрләре барлыкка килүе мөһим.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Кешеләр барлык чыгышларны да игътибар белән тыңлады.
19/26 Кешеләр барлык чыгышларны да игътибар белән тыңлады.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Юл өсте булгач, байраклы, бизәкле тантанага теләктәшлек күрсәтеп машиналар кычкыртып "сәлам"нәр биреп китте.
20/26 Юл өсте булгач, байраклы, бизәкле тантанага теләктәшлек күрсәтеп машиналар кычкыртып "сәлам"нәр биреп китте.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бу тантана күрешү урынына да әверелде, таныш-белешләр хәл-әхвәл сорашты.
21/26 Бу тантана күрешү урынына да әверелде, таныш-белешләр хәл-әхвәл сорашты.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тантана Төркия гимны белән башланса, "Туган тел" белән тәмамланды. Кешеләргә аның тексты таратылды.
22/26 Тантана Төркия гимны белән башланса, "Туган тел" белән тәмамланды. Кешеләргә аның тексты таратылды.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Кем сүзләрен белмәде - карап җырлады.
23/26 Кем сүзләрен белмәде - карап җырлады.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Ә татарлар һәм сәхнә йолдызлары аны яттан башкарды.
24/26 Ә татарлар һәм сәхнә йолдызлары аны яттан башкарды.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бәйрәмдә бу күпер ачылышына өлеш кертүчеләргә һәм кунакларга истәлекле бүләкләр бирелде. Мәсәлән, Гаяз Исхакый медале һәм букчасы, "Зөләйха" китабы.
25/26 Бәйрәмдә бу күпер ачылышына өлеш кертүчеләргә һәм кунакларга истәлекле бүләкләр бирелде. Мәсәлән, Гаяз Исхакый медале һәм букчасы, "Зөләйха" китабы.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.
26/26 Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.
Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Previous slide
Next slide

Азатлык аннан Сөембикә шәхесен аңа ничек тәэсир итүе, хатын-кыз буларак аны ничек кабул итүе турында кызыксынды.

Барыбыз өчен дә үрнәк алырлык адымнар ясаган кеше

— Сөембикә турында белми идем, әмма кызык бер хәл, мин Төркиядә Сөембикә исемле кыз балаларны очратканым булды. Татарстанга баргач, аның манарасын күрдем, аның турында төрле риваятьләр ишеттем. "Сөембикә" җыры барлыгын белдем, мин аны өйрәнергә тиеш дип максат куйдым. Төркиягә кайткач аны күп башкардым һәм һәрвакыт алкышларга, рәхмәтләргә күмелдем. Бик бәрәкәтле җыр булды, — дип аңлатты ул. — Кыю, тәвәккәл каһарман хатын ул минем өчен. Барыбыз өчен дә үрнәк алырлык адымнар ясаган кеше. Ихтиярына каршы барырга туры килгән.

Һәр хатын-кыз бәхетле буласы килә, әмма мәликә булса да Сөембикә бәхетсез гомер кичерә. Ирсез кала, аннары баласыз кала. Вафатыннан соң кабере дә билгесез. Әмма гаҗәп, аның рухы яши. Димәк ниндидер көчкә ия булган ханбикә булган ул.

Фәриял Бәшал татар хатын-кызларына бәйле, аларны таныткан иҗат әсәрләре барлыкка килергә тиеш, диде. Җырмы, киномы, театр әсәреме — мөһим түгел ди ул, әмма бу танытыр өчен уңай юл.

Кырымтатар Акиф Әртикин — студент, ул Әнкараның Хаҗи Вәли Бәйрәм университетында укый. Тантанага кадәр Сөембикә турында белми идем дип сөйли.

Акиф Әртик, студент
Акиф Әртик, студент

— Университетта Сөембикәгә бәйле конференция булды, шунда катнаштым. Дөресен әйтәм, бу шәхес турында белми идем. Кырымтатарлар өчен Гәрәйләр нәселе кадерле һәм мөһим, бу — көчле ханнар нәселе, мин алар хакында белә идем. Әмма Казан ханлыгы белән идарә итүче Сафагәрәйнең хатыны ахыр чиктә аның эшен дәвам итүе, дәүләт башлыгында торганы хакында хәбәрдар түгел идем. Кызык язмыш. Мөһим сабак булырдай тарих безнең өчен.

Дәүләтен таркатмас өчен тырыша, беренче урынга үзен түгел, халык, дәүләт мәнфәгатьләрен куя

Гаиләсенә, халкына тугры кеше ул. Дәүләтен таркатмас өчен тырыша, беренче урынга үзен түгел, халык, дәүләт мәнфәгатьләрен куя. Форсат чыкканда хәзер барысына да аның кем булуын аңлатачакмын, — дип сөйләде ул Азатлыкка.

Бу чарада еш кына Әнкара шәһәр мәжлесе әгьзасы Осман Карааслан исеме рәхмәт белән искә алынды. Күпер ачылышында ул булырга тиеш, ул кызыл тасманы кисәргә тиеш дип әйтелде. Татарлар аңа берничә ел элек гозерләрен җиткергән, ул Сөембикә исемен мәңгеләштерү эшен депутат буларак шәһәр мәҗлесе утырышларында күтәргән, аңлаткан һәм уңай карар кабул ителүенә ирешә алган. Әмма ачылышка берничә көн кала депутат вафат булган. Ул милли җанлы төрек, төрки халыкларга карата хәерхаһлы дип телгә алынды.

— Күпер ачылышының тантанасы булачак, аңа фатиха бирелгән хәбәрне алдык, шул ук вакытта Осман бәйнең вафаты булуы турында да хәбәр иреште. Сөенеч белән бергә көенеч тә бергә йөри шул, — диелде мөнбәрдән.

Күперне ачылышында кызыл тасманы кисү чарасы булды, шигырьләр дә сөйләнде, җырлар да башкарылды. Аны Әнкараның төрле университетларында белем алучы Татарстан һәм Башкортстан студентлары башкарды. Сөембикә күперен ачылышында кырымтатар бию дә куелды. Тантананы оештыруда катнашучыларга, чыгыш ясаучыларга Гаяз Исхакыйның "Зөлайха" китабы һәм язучының рәсемнәре ясалган түштамгалар, букчалар тапшырылды. Аны "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин оештырды.

Тантана "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. Аның сүзләре латин имлясында язылган килеш халыкка таратылды, җыр ни турында булганы аңлатылды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG