Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия татарлары Әнкарада Хәтер көне чарасы уздырды


Әнкарада Хәтер көне чарасы
Әнкарада Хәтер көне чарасы

Төркия татарлары әлеге чарада Әнкара урамнарының берсенә Сөембикә исеме бирү тәкъдиме белән дә чыкты.

17 октябрьдә Төркия башкаласы Әнкараның "Иделия" ресторанында 1552 елда Казанны саклап шәһит булучыларны искә алу максатыннан Хәтер көне узган.

Чара көндезге икедә Казан шәһәренә һәм Сөембикә шәхесенә багышланган китаплар һәм рәсем күргәзмәсен ачу тантанасы белән башланып киткән.

Хәтер көне чарасын алып барган Төркиядәге адвокат Фәнис Зыялы Азатлыкка сөйләвенчә, 35ләп кеше катнашкан әлеге чараны Әнкарада яшәүче, "Иделия" ресторанының хуҗасы Лилия Сабир һәм аның гаиләсе оештырган.

Чара Төркия һәм Татарстан гимннарын тыңлау белән башланган. Аннан Төркия республикасы, 1552 елда Казанны яклап шәһит булганнар һәм Азәрбайҗанда һәлак булган шәһитләрне искә алып бер минутлык тынлык игълан ителгән.

Хәтер көнендә өч кеше чыгыш ясаган. Төркиянең элекке мәдәният министры Намык Кемаль Зәйбәк гомум төрки дөнья турында, Билкәнт университеты галиме Хакан Кырымлы Казан ханлыгы тарихы турында, милли активист Роза Корбан Сөембикә ханбикә тарихы турында сөйләгән.

Фәнис Зыятов Хәтер көненә үзләре килә алмаган галимә Гөнүл Пултар, милли активистлар Мәҗит Сүзәр, Абдуллаһ Түрәр Йәнәрнең бу көн уңаеннан җибәргән телеграммалары укылуын, Лондонда сәяси сыену алган милли активист Рафис Кашаповның фикерләре яңгыратылыуын һәм Төркия татарлары исеменнән азәрбайҗаннарга теләктәшлек күрсәтелүен белдерде.

Оештыручыларның берсе Лилия Сабир Азатлыкка хәбәр итүенчә, хәтер кичәсенә җыелучылар Әнкара урамнарының берсенә Сөембикә исемен бирүне сорап имза җыюны башлаган. "2002 елда "Казан" татар җәмгыяте урнашкан урамга Тукай исемен бирүне сорап, шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән идек, һәм башкалада Тукай урамы барлыкка килде. 2012 елда Тукай һәйкәле куелды", дип искә алды Лилия ханым.

Чарага җыелучылар Хәтер көнен моннан соң да Төркиядә даими уздыра башларга кирәк дигән фикергә килгән.

XS
SM
MD
LG