Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әсәдуллаев йортын саклап калу өчен лаеклы лидер кирәк"


Әсәдуллаев йорты
Әсәдуллаев йорты

Мәскәүдәге эшмәкәр Гаяр Нуриманов "Мин барын да үзгәртәм" дип Әсәдуллаев йорты җитәкчесе вазифасына үз намзәтен чыгарды. Шуннан соң интернетта башка намзәтләр дә барлыкка килә башлады.

Мәскәүдә Әсәдуллаев йортын Русия президенты идарәсе татарлардан алырга мөмкин. Чираттагы мәхкәмә 4 июньгә билгеләнгән. Интернетта Әсәдуллаев йортын саклап калу өчен Мәскәүдә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисен алмаштыру кирәк дигән сүзләр тарала башлады. Хәтта булачак намзәтләр исемлеге дә пәйда булды. Алар арасында Гаяр Нуриманов, Виталий Мусин һәм Хәйдәр Мусин бар. Азатлык әлеге өч кеше белән сөйләшергә теләп, алар белән элемтәгә керде. Алар арасыннан Хәйдәр Мусин бу эшләрдә катнашырга теләмәвен әйтеп, Азатлык сорауларына җавап бирүдән баш тартты.

Гаяр Нуриманов бу вазифага үз-үзен тәкъдим иткән. Азатлык аңа сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Гаяр Нуриманов
Гаяр Нуриманов

– Ни сәбәпле бу вазифага үзегезне тәкъдим итәргә булдыгыз?

– Мәскәүдә 20 елга якын яшим. Мәскәү татарлары хәлен күреп бик борчылам. Әсәдуллаев йортындагы эшчәнлекне үзгәртергә кирәк. Яңа кеше килеп, лидер буларак үз мисалында яхшы эшнең үрнәген күрсәтергә тиеш. Шушы эшләр аша татарларны берләштерергә була.

Әсәдуллаев йорты үз функцияләрен тулысынча үтәми. Мин беркемне дә гаепләмим. Яшь кеше килеп яңа идеяләрен тәкъдим итәргә тиеш. Мин озак дәшми тордым. Әмма ахыр чиктә татарлар хәленә борчылып, интернетка Әсәдуллаев йорты рәисе булырга әзерлегемне язып элдем. Ул бик тиз таралды. Халык тарафыннан яклау сизәм. Минем планнарым һәм идеяләрем бар һәм аларны тормышка ашырасым килә.

Шунда Мәскәүдә мәдәният әһелләрен, профессорларны, медицина өлкәсендә эшләүчеләрне, ягъни халыкка файда китерердәй кешеләрне туплап яңа рәисне сайларга яки инде интернетта тавыш бирү уздырырга була.

– Әсәдуллаев йортын Русия президенты идарәсе алмакчы. Имеш арендага бирү килешүне бозу диелә. Арендага бирмичә генә Әсәдуллаев йортын яшәтеп буламы?

– Әсәдуллаев йорты ул бит һәйкәл бина. Аны арендага бирмичә генә яшәтеп булмыйдыр. Ремонт эшләре алып бару, эшчеләргә акча түләү өчен Әсәдуллаев йортындагы бүлмәләр элек-электән арендага бирелә дип уйлыйм. Анда химаячеләр шурасы бармы-юкмы, анысын белмим. Шуңа ике генә юл бар: йә бүлмәләрне арендага бирү һәм шул хисапка йортны тоту, икенчесе – химаячеләр шурасының аны яшәтүен кайгырту.

Әсәдуллаев йорты мәдәни үзәк кебек, әмма аның файдасы бер яктан тия, икенче яктан – юк. Модернизация кирәк. Шуның нигезендә татарларга файда китерә торган проектлар эшләү, татарларны берләштерү турында уйлау, җәмгыятьне җыю, мәҗлесләр үткәрү һәм төрле мәсьәләләрне чишә торган оешма булырга тиеш.

Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете кебек Әсәдуллаев йортын да ремонтлап яңадан бастырырга була. Анда татар музейларын да булдыру кирәк дип уйлыйм. Без моны эшләмәсәк балаларыбызга үкенечле мирас калдырачакбыз. Киләчәктә балаларыбыз да, оныкларыбыз да татар телен онытырлар. Татар булсалар да, урыслашкан татарлар булырлар. Мәскәүдә инде андый тенденция бар.

– Мәскәү татарларын ничек берләштереп була дип саныйсыз?

– Мәскәү татарларын берләштерү бик авыр, чөнки Мәскәүдә миллионнан артык татар яши. Алар төрле яклардан, төбәкләрдән килеп урнашкан. Берләштерү өчен лаеклы лидерлар кирәк. Мисал өчен, Беларус президенты Лукашенка кебек. Соңгы вакытта интернетта Лукашенканың бур министрларны хурлавын шактый күрсәтәләр. Ютубта Русиядәге халык "Безгә килегез, Русиядә шундый җитәкчеләр җитешми" дип комментарлар калдыра. Безнең Мәскәү татарларына да лаеклы рәис кирәк. Соңгы 20-30 елда андый лидерлар булмады. Шуңа күрә Мәскәүдә Татарстан татарлары аерым җәмгыять, Түбән Новгород мишәрләре үзенә бер җәмгыять, Себер, Пенза татарлары үзләренә аерым булып күренә. Бер шәһәрдә яшәсәк тә аерылышканбыз.

– Хәзер татар телен популярлаштыруның нинди юллары бар?

– Интернетның көче бик зур. Татар телендә социаль челтәрләр кирәк. Бүген бит олысы да, кечесе дә шунда утыра. Татар телендә Инстаграм, Вконтакте, Фейсбук булсын иде. Балаларыбызны бу күренешләргә ияләштерер идек. Чөнки интернет мөһим механизм һәм аны татар телен популяр итү өчен кулланырга кирәк.

Икенче урында әлбәттә татар мәктәпләре, балалар бакчасы кирәк. Ул вакытта татар теле яшь вакыттан ук каннарына сеңәчәк.

Әлбәттә башка юллары да бардыр. Без бит туган телебездә өйдә генә сөйләшәбез. Әгәр әти-әни бала белән урысча сөйләшә икән, инде татар теле югала һәм урыслашып беткән татарлар үсә. Шуңа барысы да өйдән сөйләшүдән башлана. Әгәр инде әти-әни үзе дә белми икән, алайса инде татар түгәрәкләренә, балалар бакчаларына бирү юлын карарга кирәк.

Виталий Мусин
Виталий Мусин

Икенче намзәт, юрист Виталий Мусин әйтүенчә, ул үзен татар мохтарияте рәисе буларак тәкъдим итүләрен интернетта күргән.

– Үземне рәислеккә тәкъдим итү язуларны интернетта күрдем. Мин инде 2012 елда Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни мохтариятенең төбәк оешмасы башкарма комитеты рәисе булып тордым. Ул вакытта конференция узды һәм анда Мәскәү шәһәренең алты автономиясе катнашты. Аның нәтиҗәсендә татар мохтарияте төбәк оешмага тагын 23 район автономиясе кабул ителде. Мин шунда башкарма комитет рәисе итеп сайландым. Бу май аенда булды, әмма 2012 елның августында автономиянең гадәттән тыш конференциясе оештырылды һәм анда элекке җитәкче Рәсим Акчурин рәис вазифасында "үзен кайтарды".

Әмма Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе май аенда узган конференцияне кануни дин таныды. Шуңа аннан соң узганы инде канунсыз булып чыга. Димәк, хәзерге рәис Фәрит Фарисов та бу урынны канунсыз били. Минемчә, Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенең берләштерү конференциясен уздыру кирәк. Анда барлык Мәскәүдәге татар оешмалары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләрен чакыру кирәк.

– Мәскәү татарларын ничек берләштереп була?

– Мәскәү татарларының барысын да берләштерү кирәкмидер, ә активларын, Мәскәү татарлары өчен борчылып яшәгән татарларны гына туплау мөһим. Моның өчен берләшү конференциясен уздыру кирәк. Хәзерге рәис Фәрит Фарисов ирекле рәвештә үз вазифасыннан китәргә тиеш, чөнки ул бу урынга канунсыз килде. Бу хакта шәһәр җәмәгатьчелеге дә яхшы белә.

Моннан тыш оешманың нигезнамәсен үзгәртү мөһим. Анда әгъзалык мәсьәләсе каралырга тиеш. 2012 елгы безнең нигезнамәдә бу бар иде.

Шулай ук тагын бер аңлашылмаучанлыкны бетерү мөһим. ​Юстиция министрлыгының Мәскәүдәге баш идарәсе төбәк автономиясе конференциясе карарларын теркәүгә аяк чала. Ни сәбәптәндер, әмма алар инде берничә кат безгә каршы килде.

Әсәдуллаев йорты
Әсәдуллаев йорты

– Әсәдуллаев йортын арендага бирмичә генә яшәтеп буламы, чөнки ут-су өчен дә, бинаны тоту өчен дә ай саен түләргә кирәк.

– Мөмкин дип саныйм. 2012 елда без анда дүрт ай "яшәдек". Генерал Рәсим Акчурин арендага биргән оешмаларны куып чыгардык. Барлык керем-чыгымнар үтәкүренмәле ясадык, Мәскәү татарлары булышты, бинаның түбәсен ремонтладык. Шуңа арендага бирмичә дә тотарга мөмкин. Хәйриячеләр ярдәмендә яшәтеп була. Яисә инде төбәк автономиясе каршында Әсәдуллаев йортында коммерция структурасын оештырырга мөмкин. Бу структура нигезнамәдән язылганнан тайпылмыйча коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнә алыр һәм акча булыр иде.

– Мәскәү татарлары белән Казан татарлары арасында татар теле үсешенә караш төрлечә кебек. Татарстан белән Мәскәү татарлары арасын ничек якынайтып була?

– Мәскәү белән Казан арасында икътисад, социаль мәдәни хезмәттәшлек килешүе бар дип беләм. Бу килешү кысаларында татар автономиясе катнашында Мәскәү белән Татарстан арасында мөнәсәбәтләрне җайлап була. Мәскәү тарафыннан моның белән Милләтләр эшләре департаменты, Мәскәү хөкүмәте шөгыльләнер иде. Әмма мөнәсәбәтләрне җайлар өчен теләк кирәк шул. Бу мәсьәлә инде авыррак, чөнки монда Татарстан җитәкчелеге катнашуы кирәк. Соңгы хәлләргә бәйле без Татарстан җитәкчелегенең артка чигенүен күрәбез. Бу республикада татар телен укытуны яклый алмауда күренә. Әгәр Татарстан тел мәсьәләсендә чигенде икән, без, Мәскәү һәм башка Русия төбәкләре татарларына ничек татар телен якларга?

Авылларда әле көнкүрештә булса да гадәтләнгәнчә татар телендә сөйләшәләр. Зур шәһәрләрдә, мисал өчен Мәскәүдә, өйдә әле сөйләшүчеләр бардыр, әмма эшлекле даирәләр арасында татар теле инде аз кулланыла. Тел ул аралашу чарасы, әгәр татар телендә аралашмасак ул онытылачак. Мисал өчен, мин кечкенәдән үк биш тел беләм. Чөнки төрле милләтләр яшәгән эшчеләр бистәсендә тордым. Алар белән аралашу өчен ул телләрне белү кирәк иде һәм ихтыяҗ булу сәбәпле мин аны өйрәндем.

– Киләсе елда Русиядә җанисәп көтелә. Сезнеңчә, татарлар саны артырмы, кимерме?

– Һәрбер татар үҗәт булып бернигә карамастан татар дип язылырга тиеш. Документларда проблем чыкмасын дип урыс дип язылучы татарлар бар. Элек вазифада өскә үрмәләү өчен урыс булу таләп ителә иде, хәзер инде яхшы дәрәҗәгә ирешү өчен бу мөһим түгел.

Хәтта кайбер татарлар үз ана телен белми һәм белүне кирәк дип тә санамый. Җанисәп объектив узарга тиеш. Мисал өчен, Уфада Архирейка дигән микрорайон бар һәм анда яшәүче бер ханым шундый әйбер сөйләде: аның әтисе яшәгән урамда татарлар гына яшәгән, әмма 1927 елгы җанисәп вакытында комиссия бер йортны татар, икенчесен башкорт, өченчесен тагын башка милләт вәкиле дип язып барган. Ягъни бер-бер артлы татар булмасын өчен шулай эшләнгән. Бу хатынның әтисе үҗәт булып барыбер үзен татар дип яздырткан. Шуңа җанисәп үтәкүренмәле булып һәркем анда үзе язарга тиеш.

Русиядә икътисади хәл җанисәпкә зур тәэсир ясый. Хәзер икътисади хәлдә кризис дип әйтсәк була, шуңа халыклар саны, шул исәптән татарлар да кими. Чөнки бала табучылар азая. Бары гаиләнең икътисади статусы артса гына хәл үзгәрергә мөмкин.

– Татар телен популярлаштыруның нинди юллары бар?

– Мәскәүдә күптән инде татар телевидениесен ачу кирәк. Бу кадәр зур шәһәр өчен татар каналына ихтыяҗ зур, әмма ул әлегә юк. Татар телендәге газет-журналлар, интернет басмалар күбрәк кирәк.

Шулай ук тел өйрәнү түгәрәкләре ярдәм итә алыр иде. Ягъни тел даими кулланышта булырга тиеш. Кирәк булмаган телне кем өйрәнсен?

* * *

Әсәдуллаев йорты һәм татар милли-мәдәни мохтариятенең бүгенге хәле татарлар арасында каршылыклар да тудыра башлады. Мисал өчен, җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәровның mtss.ru сәхифәсендә "Татар автономиясе нинди булырга тиеш?" дигән язмасыннан соң Facebook сәхифәсендә Татарстан белән Мәскәүдә яшәүче, әмма чыгышы белән Татарстаннан булмаган татарлар арасында бәхәсле фикер алышу башланды.

Әсәдуллаев йорты

Әсәдуллаев йорты 1913 елда эшмәкәр Шәмси Әсәдуллаев акчасына хосусый мөселман мәктәбе буларак төзелә. Мәктәп белән бергә шул ук бинада татар басмаларын чыгаручы типография дә урнаша. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң бина дәүләт кулына күчә. Шулай да 1941 елга кадәр биредә Нариманов исемендәге җиде еллык татар мәктәбе, балалар бакчасы, төрки китапханә, үзешчән театр эшли, татар мәдәни чаралары уза. Сугыш чорында хакимият аны тартып алып анда хәрби һоспиталь урнаштыра, ә сугыштан соң ул тышкы эшләр министрлыгына тапшырыла. Татар җәмәгатьчелегенең дистәләрчә елга сузылган мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә 2003 елда Әсәдуллаев йорты түләүсез кулланып тору өчен Русия президенты идарәсеннән 49 елга Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенә тапшырыла. Биредә төрле татар чаралары, очрашулар, кичәләр уздырыла.

XS
SM
MD
LG