Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан беренче мәртәбә "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант яздырды


БСТ каналында "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант

Башкортстанда узган халыкара башкорт диктантында беренче мәртәбә "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында" да диктант язу оештырылды. Республиканың төньяк-көнбатышында яшәүчеләр, татарча сөйләшәбез дип исәпләүчеләр моңа ризасызлык белдерә.

25 апрель халыкара башкорт диктанты яздылар. Ул, коронавирус пандемиясе сәбәпле, беренче тапкыр онлайн рәвештә узды һәм Башкортстанның БСТ телевидениесе һәм социаль челтәрләр аша әйтеп яздырылды.

Диктант өч өлештә узды. Беренче өлештә башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр язды. Икенчесендә телне камил белүчеләр катнашты. Республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендә яшәүчеләр өчен быел тарихта беренче мәртәбә аерым диктант узды. Ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында" язучылар дип аталды. Чараны алып баручылар бу башлангыч "матур бер йолага әйләнер" дигән ышаныч белдерде.

Диктант язу өчен алдан теркәлү дә оештырылган иде. Алтынчы тапкыр узган башкорт диктантын язу өчен, әйтүләренчә, 70 мең кеше теркәлгән. Алар арасында Казакъстан, Төркия, Германия, Британия, АКШ, Канада һәм башка илләрдә яшәүчеләр дә бар. Гамәлдә ничә кеше язуы әлегә билгеле түгел, чөнки эшләрне җибәрү 26 апрельгә кадәр дәвам итә.

Башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә язучылар өчен текстны мультиинструменталист һәм шоумен Заһир Зәйнетдинов укыды. Телне камил белүчеләргә “Башкортостан” дәүләт телеканалының “Хәбәрләр" тапшыруын алып баручы Флүрә Мурзина яздырды. Төньяк-көнбатыш диалектында язучыларга текстны сатирик язучы, “Һәнәк” журналының элекке баш мөхәррире Марсель Сәлимов укыды.

Радий Хәбиров чыгыш ясый
Радий Хәбиров чыгыш ясый

Чарада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты һәм диктант алдыннан чыгыш ясады. “Башкорт диктанты” проекты бик кирәк. Ул безне берләштерә, башкорт телен өйрәнергә яңа стимул бирәчәк. Бу заманда без бергә булырга тиеш. Барыбызга да уңышлар телим”, диде Хәбиров.

Башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр Нур Галимовның “Яудан кайткан курай”, башкорт телен камил белүчеләр Әхтәм ИхсанныңЧакма тояк атларда” әсәреннән өзек яздылар. "Төньяк-көнбатыш диалектта" язучылар “Ул халкына мәңгелек дан китерде” дигән әсәрдән өзек язды.

Марсель Сәлимов диктант яздыра
Марсель Сәлимов диктант яздыра

Соңгысын яздыручы Марсель Сәлимов текстның авторын әйтмәде, чара алдыннан “Әдәби телдә диктант язу уен гына ул, менә диалектта язып карагыз”, дип шаяртты.

“Диалект — әдәби тел түгел. Ниндәй кагыйдәгә таянып нәмә язаем икән дип аптырап тормагыз, ничек ишетсәгез — шулай языгыз. Мин безнең авылда, үзебезнең якта яшәгән башкорттар телендә сүләем. Рәхәтләнеп “ҡ”, “ҫ”, “ҙ”, “җ” хәрефләрен кулланыгыз”, диде Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган юморист Марсель Сәлимов.

Чарадан соң Азатлык республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендәге берничә мәктәп мөдиренә мөрәҗәгать итте. Күпчелек бу темага җавап бирүдән баш тартты.

Хәкимҗан Хәбибуллин
Хәкимҗан Хәбибуллин

Төньяк-көнбатыш төбәгенә кергән Туймазы районының Дуслык авылы мәктәбе мөдире Хәкимҗан Хәбибуллин сүзләренә караганда, мәктәптә 135 бала укый. Алар диктантны үз теләкләре белән язган, мәҗбүр итүче булмаган. Ничәсенең язуы турында мәгълүматлары юк.

Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов фикеренчә, бу диктант киләсе җанисәптә республикада татарлар санын киметү, башкортларны арттыру өчен оештырылган.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

“Башкорт әдәби теле 1924 елда гына гамәлгә кертелә. Аңа кадәр бар да татар телендә сөйләшкән. Бу — кануни адым түгел. Халыкка гына түгел, фәнгә дә төкерү булып тора. Әле моңа кадәр татар теленә каршы көрәш алып бардылар, хәзер диалектка әйләндерү омтылышы башланды. Сез — башкортлар, ләкин икенче төрле сөйләшүче башкортлар дип аңлатырга тырышалар. Бу сан арттыру өчен генә кирәк. Мәгариф, мәдәният министрлары һәм урынбасарлары вазифасына беркайчан да төньяк-көнбатыш районнарыннан чыгучы татар телле башкортлар билгеләнгәне булмады. Хакимият бүлешкәндә алар читтә кала”, диде Хөсәенов.

Күп еллар Казанда татар милли хәрәкәте активисты булып йөргән, татарча рок җырлары белән танылган, узган көздә үзен башкорт дип игълан иткән һәм "башкорт теленең төньяк көнбатыш диалектында" сөйләшүен белдергән Алберт Исмаил ике атна элек Facebook-та бу диалектның республикада рәсми рәвештә раслануын белберде. Ул чыгарган документларда "төньяк көнбатыш диалектының" язу кагыйдәләре дә күрсәтелгән иде.

Әмма диктанттан соң Азатлык белән сөйләшүдә Исмаил фикер каршылыклары аркасында диктантның кагыйдәләрсез генә, ирекле рәвештә язылуын белдерде. “Әлегә орфография тулысынча кабул ителде дигән сүз юк”, диде Исмаил. Аның фикеренчә, язылыш кагыйдәләре әле әзерләнеп кенә килә.

Алберт Исмаил
Алберт Исмаил

“Бу безгә борынгы әби-бабайлардан мирас булып калган тел. Ул әдәби башкортчадан да аерылып тора, казанчадан да аерылып тора. Һәм ул тел Татарстан белән Башкортстан республикалары барлыкка килгәнче үк булган һәм сакланып калган. Бу ике республика барлыкка килгәч, берсе аны татар теленең диалекты дип карады, икенчесе башкорт теленең диалекты дип карады. Һәркем үз ягына каера. Мин аны төрки тел дип кенә атар идем”, ди Исмаил.

Аның фикеренчә, асылда бер тел булса да, акцент кына башкача. “Монсы казанча сөйләшә, монсы уфача, монсы пермьчә сөйләшә, дип әйтәләр”, ди ул, әмма ниндидер язу кагыйдәләре рәсми расланса, аны факультатив рәвештә укуны оештырып булыр иде дип өметләнә.

Азатлык әлеге уңайдан тарих фәннәре кандидаты, этносәясәтче Илдар Габдрафыйков фикерләрен дә белеште.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

“Хокукый яктан болай яздыруның нормалары юк. Мин үзем Чакмагыш районыннан – төньяк-көнбатыш төбәгеннән. Безнең төбәктә башкортларны микроскоп аша гына табып була. Ләкин тулы бер төбәкне диалект дип атап булмый, алар татарның урта диалектына карый. Алар гомер буе татарча сөйләшкән. Диалект дип атау өчен ул фәнни нигезләнгән булырга тиеш. Мәсәлән, мари, мордва телләрендә ике диалект бар, алар фәнни дәлилләнгән. Аларның фонетикасы, кагыйдәләре эшләнгән, ә монда уйлап чыгарылганны тагалар. Аскын районында бер төрле, Дүртөйледә икенче төрле сөйләшәләр. Туймазыда, Бәләбәйдә үзләренең аерымлыклары бар. Алар барысы да татарның урта диалектына карый.

Аскын районында бер төрле, Дүртөйледә икенче төрле сөйләшәләр. Туймазыда, Бәләбәйдә үзләренең аерымлыклары бар. Алар барысы да татарның урта диалектына карый.

Минемчә, Радий Хәбиров үзе башкорт телен дә, татар телен дә камил белми, аның башын бутаганнардыр инде. Ул мәсьәләнең эченә дә кермәгәндер дип фаразлыйм. Икенчедән, шушы көннәрдә урамда коронавирус котыра, Җиңү бәйрәме килеп җитте, кризис зыян сала. Чәчү җитте. Татар белән башкорт арасында бернинди дә аерма юк. Алар бер-берсе белән тылмачсыз аралаша. Бу эшнең башында торучылар үзләре өйрәнсеннәр һәм үзләренең балаларын башкортчага өйрәтсеннәр иде. Азат Бердин, Салават Хәмидуллин кебек идеологлар үзләре башкорт телендә бер камил җөмлә дә төзи белмиләр. Һәр кеше туган телен үзе сайлап алырга хокуклы. 1926 елдагы халык санын алулардан башлап үзләрен башкорт дип яздыручыларның 45 проценты телләрен татар дип күрсәткән. Халык үзе билгеләгән.

Болай да башлар буталган. Кеше ничек акча җиткерергә, балаларын ашатырга, киендерергә, укытырга белми. Иртәгәсе көн, чир эләктермәү өчен борчыла. Әйтерсең, дөньяда башка проблем юк. Мондый сәясәт каршылыкка китерә. Дөньяда үп кенә каршылыклар тел мәсьәләсендә башланган. Мин моны этносәясәтче буларак әйтәм. Мәсәлән, Һиндстанда, Шри-Ланкада тел аркасында каршылыклар чыккан. Бу бик пычрак сәясәт. Түрәләр моны аңлап бетермиләрме, яки аңлап шулай эшлиләрме, аңламассың. Моның киләчәге бик хәвефле", ди Габдрафыйков.

Филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов "төньяк-көнбатыш диалектта" диктант оештыруны провокация дип атады. Аның фикеренчә, Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татарларны "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүче башкортлар" дип атауның бернинди дә фәнни нигезе юк.

Марсель Әхмәтҗанов
Марсель Әхмәтҗанов

"Бу — уйдырма әйбер. Алар татарларны ассимиляцияләү өчен тырышып йөриләр һаман. Татарны бетерү өчен Мәскәү дә ярдәм итә. Бу — оештырылган әйбер. Без бу очракта берни эшли алмыйбыз. Бу — провокацион әйбер. Татарга дошманлык белән эшләнә торган әйбер. Татарны бетерү өчен явызлык белән оештырыла. Чөнки Русиядә бүтән халык каршы тора алмый. Татар халкы үзен саклап тора ала. Безнең халыкның зур әдәбияты, бай тарихы бар. Ул үзенең шәһәрләрен, авылларын белә, алар белән элемтәдә тора, мирасына мәхәббәте, бәйрәмнәре бар. Сабантуйны әллә нинди милләтләр бәйрәм итә башлады, үз бәйрәмнәре итеп үткәрә бугай инде. Башкорт теле — татар теленең читтә калган сөйләшләре инде. Мәскәүгә бу бик файдалы. Мәскәү аларны сез аерым халык ди. Алар татар халкының бер өлеше булган төркиләр инде", ди Сәлимҗанов.

фикерләр (30)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG