Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарларына битараф Татарстан милләттәшләрен югалта


Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов. Уфа, 18 апрель 2019

Татар рок җырчысы буларак танылган Альберт Исмаил Башкортстанның БСТ дәүләт телевидениесендәге тапшыруда катнашып үзенең татар түгел, ә башкорт булуын белдерде. Аның әйтүенчә, башкорт булуын ул күптән түгел генә ачыклаган, ә хәзерге Башкортстанның көнбатышында яшәүчеләрнең теле татар теле түгел, ә “башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты” икән. Бу турыда тарихчы Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

БСТ телевидениесендә Альберт Исмаил бу мифик телнең булуын күрсәтү өчен колакка шактый ятышсыз итеп, бик зур авырлык белән ике телне бергә бутап сөйләргә тырышты. Әйткәннәренең эчтәлегенә килгәндә, ул татарларны башкортлаштыру тарафдарларының Радий Хәбиров хакимияткә килгәннән соң көчәеп киткән пропаганда клишеларын кабатлады. Соңгы көннәрдә бу тема Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче бик күп татарларның игътибарын җәлеп итеп иң күп фикер алышуларга сәбәп булган тема.

Медведев вакытындагы җепшеклек өмете чорында фикергә килгән хәзерге яшь татар активистлары — шул җырны тыңлап үскән кешеләр

Татардан чыккан иҗат кешеләренең һәм түрәләрнең башкортка “әверелүе”, дөресрәге үз мәнфәгатьләрен кайгыртып милләт алыштыруы инде гадәти хәл. Бу — Башкортстан коммунистларының республика комитеты башлыгы Мидхәт Шакиров чорында ук башланган “мода”. Ул үзе дә этник татар һәм республикада башкортлар аз булу сәбәпле аларның санын татарларны башкорт дип язу хисабына арттыруны башлап җибәрә. Ә бу тайгак юлдан китүчеләрнең иң беренчеләре арасында күренекле язучы Мостай Кәрим була. Әмма Альберт очрагы бөтенләй үзгә. Һәм шуңа күрә ул аеруча әрнетә. Нигә икәнен алга таба язам.

Альберт Исмаил татар җәмәгатьчелеге арасында бик нык танылган кешеләрдән. Ул татар мәдәниятен бары акча эшләү өчен генә кулланучы гадәти попса музыканты гына түгел иде. Альберт гел Хәтер көне җыеннарына йөрде, “Мин татарча сөйләшәм” чараларының үзәгендә кайнады, татар тарихы белән кызыксынды.

Альберт Исмаил 2015 елгы Хәтер көне җыенында чыгыш ясый
Альберт Исмаил 2015 елгы Хәтер көне җыенында чыгыш ясый

Татар мәдәниятендә рок музыканы киңрәк танытып кына калмады, ә аның иң мәшһүр җырлары татар ватанпәрвәрлеге рухы белән сугарылган иде: “Алтын урда”, “Милләт”, “Яшә татар”. Соңгысы иң тәэсирле җыры булды. Дмитрий Медведев вакытындагы җепшеклек өмете чорында фикергә килгән хәзерге яшь татар активистлары — шул җырны тыңлап үскән кешеләр.

Ике ел элек безгә Исмаил үз гаиләсенең шәхсән үзе төзегән шәҗәрәсен күрсәтте һәм анда Альбертның ата-бабалары арасында башкортның эзе дә булмаганлыгы ап-ачык күренә иде.

Әмма Альбертның иҗаты Татарстанда бик хупланмады һәм чыннан да аның шәхси үпкәләре дә бар иде. Аның белән бик еш аралашырга туры килгәнгә, мин моны яхшы беләм. Күпләр аның бу көтелмәгән белдерүен шуның белән аңлата да. Әмма бу Альберт Исмаилны аклый аламы соң? Юк. Хикмәт аның шәхси карарында гына түгел. Бу хәлләр — Туймазы малаеның шәхси фаҗигасе генә түгел, ә барыбызның да күз алдындагы уртак бәлабез. Бүген мин дусларымның берсен генә югалтып калмадым. Ал берт соңгы елларда тапкан барлык чын дусларыннан бер көн эчендә колак какты. Моны иҗат кешеләренә хас вакытлы йомшаклык нәтиҗәсе генә дип бәяләп булса, бер хәл… Әмма ул бит гел тарих белән кызыксынды һәм күп кенә мәсьәләләрне бик яхшы аңлый иде. Аның аңын шулай җиңел генә алыштыру мөмкин түгел иде. Ә аның бу (Русиянең Беренче каналындагы яки НТВдагы ялган тамашаларыннан ким булмаган) пропаганда тамашасында катнашуга ризалашуы аңа нидер вәгъдә иткәннәрен аңлата. Бу тамашаны оештыручылар — Альбертны анда катнашырга чакырганда кай тарафка оруларын яхшы белгән кешеләр. Ике ел элек безгә Исмаил үз гаиләсенең шәхсән үзе төзегән шәҗәрәсен күрсәтте һәм анда Альбертның ата-бабалары арасында башкортның эзе дә булмаганлыгы ап-ачык күренә иде. Бу хәлдән соң, аның ата-бабалары чыккан авылның тарихында казынып, моңа тагын бер кат инандык. Аның “ВКонтакте” сәхифәсендә урнаштырылган архив документында да Альбертның борынгы бабалары арасында башкортлар булмаганлыгы күренә.

Альберт Исмаил тарафыннан "ВКонтакте" битендә куелган 1917 елгы документ
Альберт Исмаил тарафыннан "ВКонтакте" битендә куелган 1917 елгы документ
Юлдаш Йосыпов — гомумән, татарларны башкортлаштыру идеологы

Альбертның бу пропаганда тамашасындагы чыгышы бары буш уен гына. Ә максатлары бик тә шакшы. Тапшыруны әзерләүгә килгәндә, андагы дүрт катнашучының бары берсе — Альберт кына чынлыкта Башкортстанның көнбатышы кешесе. Калганнарының андагы җирле халыкка бер катнашы да юк. Аларның берсе Юлдаш Йосыпов — гомумән, татарларны башкортлаштыру идеологы. Ә кайсы милләт кызларын күбрәк ошатуы турында җәелеп китеп сөйләгәндә буталып беткән пенсионер — озак еллар Татарстан президенты идарәсендә эшләгән, соңрак хакимият юллавы белән (нәкъ менә хакимият юллавы белән, чөнки җирле башкортлар аны һич тә теләмәде һәм бу вазифада булуына каршы иде) Татарстан башкортлары корылтаен җитәкләгән билгеле башкорт милләтчесе Фирдәүс Бәшированың ире. Аның белән бергә президент идарәсендә эшләгәннәр фикеренчә, аның аша күп кенә мөһим мәгълүмат Уфага, Башкортстанның ул чактагы президенты Мортаза Рәхимов идарәсенә китеп бара торган булган. Һәм бу Татарстан хакимиятенә тагын бер искәртү — алар бит ниндидер “хәйләкәр” милли сәясәт алып барабыз дип уйлаганнар.

БСТ тапшыруы турында җитеп торыр.

Татарстан хакимиятенә тагын бер искәртү — алар бит ниндидер “хәйләкәр” милли сәясәт алып барабыз дип уйлаганнар

Альбертның бу гамәле ниндидер очраклы гына хәл түгел, ә 2020 елда узачак Бөтенрусия җанисәбе алдыннан Башкортстанда максатчан рәвештә алып барылган эшчәнлек нәтиҗәсе.
Игътибар итегез: аерым бер районда кулланылучы мондый пропаганда машинасы Башкортстандагы “Московский комсомолец”та күптән түгел басылган аноним мәкаләдә язылганнарга матур гына ята бит. Анда янәсе “татарларның агрессив планнары” булуга дәлил итеп татар меценаты, композитор Фәнир Галимов оештырган “Бабай утары” хосусый музее һәм Туймазы районында ул оештырган татар мәдәнияте фестивальләре китерелә. Һәм күптән түгел Туймазы Илеш районы (шулай ук Дүртөйле һәм Тәтешле районнары) белән бергә Башкортстанның көнбатышындагы татарларны башкортлаштыруны көчәйтү үзәкләренең берсенә әверелде. Шактый кызыклы чылбыр килеп чыга бит.

Җанисәп алдыннан башкортлаштыруның яңа этабы идеологлары вазифасы тулысынча ясалма рәвештә оештырылган “Без башкортлар” хәрәкәтенә йөкләнде. Альберт Исмаил үзен Дөнья башкорт корылтаена якын булган шушы хәрәкәт әгъзасы дип атады. Алар конференцияләр оештыра, китаплар чыгара, тамгалар бастыра һәм башка эшчәнлек алып бара. Һәм Радий Хәбиров идарәсе бу хәрәкәткә ныклы ярдәм күрсәтә.

Альберт Исмаил Салават Хәмидуллин белән башкорт төбәк өйрәнүчеләр конференциясендә. 2019 елның 16 октябре
Альберт Исмаил Салават Хәмидуллин белән башкорт төбәк өйрәнүчеләр конференциясендә. 2019 елның 16 октябре
Бу хәл Татарстанның милли сәясәтенең тулысынча уңышсызлыкка дучар булуын ачык итеп күрсәтә

Моннан тыш, бу хәл Татарстанның милли сәясәтенең тулысынча уңышсызлыкка дучар булуын ярып сала. Хәзер бу юнәлештә Татарстан хөкүмәте дә, Татар конгрессы да берни эшләми. Фестиваль һәм сабантуйлар дәрәҗәсеннән югары күтәрелә алмыйлар. Ә алдагы җанисәптә татарларның күп кенә проблемнары нәкъ менә Башкортстан белән бәйле бит. Нәкъ менә башкортлаштыру идеологлары Төмән өлкәсендәге Себер татарларын, ә ногайлар аша Әстерхан татарларын һәм кырымтатарларны аерып чыгару өчен тырыша. Төп максатлары — тугандаш халык дип аталган татарларны астыртын орымнар белән көчсезләндерү. Башкортлаштыру активистлары нәтиҗәле эшләсен өчен бар шартлар тудырылган — тиешле структуралар, финанс ресурслары, президент идарәсенең ярдәме. Чиләбе йә Оренбур өлкәсендәге башкортлар белән эшлисе урынга, 2020 елгы җанисәп алдыннан бу төркем чираттагы мәртәбә төп игътибарын хәзерге Башкортстанда яшәүче татарларга гына юнәлтте. Ә Альберт кебек “башка төскә буялганнарны” соңрак алар кулланган материал буларак күреп онытачаклар, әлбәттә.

Бу хәлдә Татарстан ни эшли соң? Әйе, кул кушырып утыра

Бу хәлдә Татарстан ни эшли соң? Әйе, кул кушырып утыра. Хәзер Казанда хакимият тә, Дөнья татар конгрессы да, Фәннәр академиясе дә җанисәп якынлашып килгәндә ни эшләргә, бу хәлләргә ничек җавап бирергә киркәлеге турында якынча гына булса да уйлый алмый, ниндидер стратегия турында әйтеп тә торасы юк. Татарстан фәннәр академиясен алсаң да, Казан федераль университетын алсаң да, Татарстанның үз этно-политологлары, белемле филологлары һәм хәтта бу тема белән шөгыльләнүче экономика галимнәре дә юк. Барысы да эштән куылган, “оптимизацияләнгән” яки шундый итеп башка квалификациягә күчерелгән ки, әлегә рәсми структураларда калган азсанлы акыллы белгечләр дә җан асрау белән мәшгуль.

Татарстандагы рәсми структураларның бар энергиясе иң күбендә җыр-биюгә китеп бара, комга түгелгән су кебек. Ул гына да түгел, үз акчалары белән Татарстан татар мәнфәгатьләренә төкерүчеләргә ярдәм итә. Моның ачык мисалы — Башкортстанның Бишбүләк районындагы Фатих Кәрим музее. Татарстан бюджетыннан 17 млн сум алган бу музейда татарча бер сүз дә юк, һәм аның татар язучысы музее булуы турында да бернинди ишарә күренми.

Мондый җәнҗаллар кискенләшкәннән кискенләшә барачак һәм ахыр чиктә алдагы җанисәп нәтиҗәләренә яман тәэсир итәчәк. Татарстан алга таба да шулай кул кушырып утырса, нигә шулай килеп чыкты соң дип гаҗәпләнергә һәм тагын “акылсыз татар халкын” гаепләргә кирәкми.

Җавабын үзегез уйлагыз.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (16)

XS
SM
MD
LG