Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ает авылында Фатих Кәрим музее ачылды


Музей ачу тантанасы

28 август Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим музеен ачу чарасы узды.

Фатих Кәрим музее шагыйрь яшәгән нигездә 1971 елда ук ачыла. 1999 елда яңа бина төзелә. Әлегесе шул бинага янкорма өстәүдән гыйбарәт булган. Аны Татарстан финанслаган, чыгымнар 2 миллион сум тәшкил иткән. Башкортстанда татар шагыйренә мондый башка аерым музей юк.

Музейны ачу чарасына Татарстаннан Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә язучылар, галимнәр, артистлар, журналистлардан торган зур төркем килгән иде.

Музейда Татарстанның Милли музееннан Фатих Кәрим һәлак булганда өстенә кигән шинелен һәм кирза итекләрен дә алып килгәннәр. Музейга шагыйрьнең язу кирәк-яраклары, аш-су җиһазлары, күлмәге, галстугы да куелган, калган экспонатлар шул чордагы өй җиһазларыннан, кораллардан, язма экспонатлардан гыйбарәт.

Музейдагы язмалар, ягъни этикетаж башта өч телдә: татар, башкорт һәм урыс телләрендә эшләнгән булган. Ләкин музейны ачар алдыннан, татар теле дәүләт теле булмау сәбәпле дип, татарчаларын алырга мәҗбүр булганнар.

Музей ачылганнан соң чаралар бина каршынданы мәйданда дәвам итте. Аннан соң район үзәгенең мәдәният сараенда Фатих Кәрим исемендәге бүләкләр тапшыру тантанасы да узды. Премиягә лаек булучылар арасында Казаннан килгән әдәбият галиме Фоат Галимуллин да бар.

Тантанада чыгыш ясаган Башкортстан язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев Фатих Кәримнең шигырьләрен башкорт теле дәреслекләренә дә кертергә кирәклеген белдерде. Ул шулай ук шагыйрьнең башкорт телендә бер генә китабы булмавын да әйтеп, алдагы елларда аның чыгарылачагын белдерде.

Фатих Кәрим китаплары
Фатих Кәрим китаплары

Чараларда улы белән Фатих Кәримнең оныгы Ләйлә Кәримова да катнашты. Ләйлә Кәримова чыгышын ике: татар һәм урыс телләрендә ясаса, аның улы татарча бөтенләй белми булып чыкты. Ул моның сәбәбен урыс мәктәбендә укуы белән аңлатты.

Фатих Кәрим

Фатих Кәрим (1909-1945) — күренекле татар шагыйре. 1930-нчы елларда Казанда аның шигъри җыентыклары чыга башлый. Троцкийчылар белән бәйләнештә гаепләнеп 1938-1941 елларда төрмәдә утыра. 1941 елда акланып иреккә чыгарылганнан соң Икенче дөнья сугышына китә. Төрмәдә дә, сугышта да иҗатын дәвам итә. 1945 елда Германиянең Кенигсберг (Хәзер Русиянең Калининград өлкәсе) шәһәре янында һәлак була.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG