Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга кем килә: Радий Хәбиров


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан республикасы башлыгын сайлау 2019 елның сентябрендә узачак. Әлеге вазифаны вакытлыча башкаручы булып билгеләнгән Радий Хәбировтан белгечләр уңай үзгәрешләр көтә.

Башкортстан җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы булып билгеләнгән Радий Хәбиров социаль челтәрләр аша беренче мөрәҗәгате белән чыкты.

"Төп бурыч президентның ышанычын аклау һәм барлык көчемне, тәҗрибә һәм белемемне Башкортстан халкының тормышын яхшыртуга юнәлтү", диелгән анда.

Радий Хәбировка бәйле иң яңгыравыклы эшләрнең берсе – республика президенты хакимияте башлыгы булган чорда артык сайлау бюллетеньнарын басу җәнҗалы булды. Президент хакимиятенә караган "Мир печати" типографиясендә аның кушуы белән 800 меңнән артык бюллетень басылган иде.

Иң зур кыюлыгына килгәндә, 2005 елда урам җыенында катнашучылар Республика йортына килеп, Мортаза Рәхимовның чыгуын таләп иткәч, ул халык алдына чыккан иде.

Радий Хәбировка Башкорт дәүләт университетының хокук факультеты җитәкчесе булган елларда ришвәт алганы өчен дип җинаять эше кузгатылган иде. Ул берәүгә 5 мең долларга диплом сатуда гаепләнде. Әлеге җинаять эше 2008 елда​ ябылды.

Башкортстан республикасы башлыгын сайлау 2019 елның сентябрендә узачак. Әлеге вазифага Мостай Кәримнең оныгы, "Роснефть" башы Игорь Сечинның кияве Тимербулат Кәримовның да килү ихтималлыгы фаразлана иде. Ләкин бу фаразлар тормышка ашмады.

Тарих фәннәре докторы Фаил Сафин Азатлыкка киләчәккә уңай фаразлары белән бүлеште:

Фаил Сафин
Фаил Сафин

"Мин студент елларында Радий Хәбиров белән бер чорда укыдым. Ул университетның студентлар һөнәр берлеген җитәкләде. Эшлекле, гадел егет иде. Аны студентлар бик хөрмәт итте. Республика президенты хакимияте башлыгы булганда Мортаза Рәхимовның улы Урал белән каршылыкка керде. Урал Рәхимов ул чакта республика парламентында инкыйлаб уздыру теләге белән яна иде. Радий Хәбиров аларга юл куймады. Каршылыклар нәтиҗәсендә аны ул елларда республика парламенты башы Константин Толкачев җитәкләгән "Бердәм Русия"дән чыгардылар. Хәзер аларга бергә эшлисе.

Радий Хәбиров федераль дәрәҗәдә эшләп, тәҗрибә туплаган җитәкче. Ул Башкортстандагы вазгыятьне, элитаны яхшы белә. Радий Хәбиров футбол ярата, ул такым белән эш итүне яхшы белә. Красногорскида эшләгәндә дә үз командасын җыя алды. Күп кенә егетләр Башкортстаннан да киткән иде. Монда да эшлекле команда туплый алыр дип уйлыйм. Ул яшь, булдыклы, заманча фикерли торган җитәкче. Андый кешенең килүен мин яхшыга юрыйм. Республикада яңа уңай үзгәрешләр булыр, инвестицияләр күбрәк җәлеп ителер, икътисад үсәр дип уйлыйм. Милли мәсьәләдә дә вазгыять тотрыклы булыр. Чөнки ул көймәне чайпалдыра торган кеше түгел", диде Фаил Сафин.

Белешмә: Радий Фәрит улы Хәбиров 1964 елда Ишембай районының Сайран авылында туган. 17 яшендә Ишембай машиналар төзү заводына фрезеровщик ярдәмчесе булып эшкә урнаша. 1982-1984 елларда хәрби хезмәткә алына. Аннан соң Башкортстан дәүләт университетының хокук факультетын тәмамлый. 1989 елда дәүләт хокукы кафедрасы ассистенты була. 90нчы еллар башында Төркиядә Анкара шәһәренең Билькент университетында магистратурада укый. 1994 елда Уфага кайтып, Башкортстан дәүләт университетында хокук факультетында укыта. 1998-2002 елларда декан урынбасары, аннан соң декан булып эшли. 2003 елда Башкортстан президенты хакимияте җитәкчесе итеп билгеләнә. 2008 елда Русия президенты хакимиятенә чакыру алганнан соң аның Башкортстан президенты булып кайтуыннан курыккан көчләр Радий Хәбировны "фашлау кампаниясе" башлый. 2008 елның июлендә Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов тарафыннан урыныннан алына. Аңа ришвәтчелек буенча җинаять эше ачыла, "Бердәм Русия" фиркасенең урындагы бүлекчәсе сафыннан чыгарыла. Мәскәүгә эшкә киткәннән соң җинаять эше ябылып, ул кабат "Бердәм Русия" фиркасенә кайтарылды. Мәскәүдә ул Русия президентының эчке сәясәт департаментында, 2017 елдан Мәскәү өлкәсенең Красногорски шәһәре башлыгы булып эшләде.

Радий Хәбиров Башкортстанның атказанган юристы, классик һәм грек-рим көрәшендә спорт мастерына кандидат.

Радий Хәбиров икенчегә гаилә корган. Беренче хатыны, чуаш милләтеннән булган Лариса Лукьяновадан ике кызы бар. Алар 2013 елда аерылышкан иде. Яңа парын Мәскәүдә эшләгәндә тапкан. Ул – Каринэ. Каринэ һөнәре белән теш табибы. 2006 елда Кубань дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Аның беренче иреннән улы бар. Уртак балалары 2017 елда туган. Аңа бабасы хөрмәтенә Фәрит дип исем кушканнар. Буш вакытларында Каринэ театрларга йөри һәм рәсемнәр төшерү белән мавыга.

XS
SM
MD
LG