Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәмитов көчсез иде, шуңа китә"


Рөстәм Хәмитов Республика көненә багышланган тантанада чыгыш ясый, Уфа, 10 октябрь 2018

Атнакич Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов вазифасыннан китүен белдерде. Аның урынына вакытлыча Радий Хәбиров билгеләнде. Азатлык бу үзгәрешләргә аңлатма бирүне сорап белгечләргә мөрәҗәгать итте.

11 октябрь – Республика көнендә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов вазифасыннан китүен белдерде. "Бу минем шәхси карарым, ул төрле яклап уйланган, мин 2019 елда республика башлыгы сайлавында катнашмаячакмын. Минемчә, төбәк башлыклары мондый өлкән яшьтә эшчәнлеген туктату турында карарны вакытында кабул итәргә тиеш", диде Хәмитов.

Рөстәм Хәмитов вазифасыннан китүен белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

Шул ук көнне Русия президенты Владимир Путин Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Радий Хәбировны билгеләде.

Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Радий Хәбиров 1964 елда Башкортстаннның Ишембай районында туган, юридик фәннәр кандидаты. Хәбиров Башкортстаннан җәнҗал белән китте. Элекке президент Мортаза Рәхимов аны 2008 елда президент идарәсе җитәкчесе вазифасыннан алды. Хәбиров "Бердәм Русия" фиркасеннән дә куылды, ришвәт алуларда гаепләнеп, аңа карата җинаять эшләре ачылды. Ләкин 2009 елда "Бердәм Русия"нең федераль җитәкчелеге аны фиркагә кире алды һәм ул Русия президентының эчке сәясәт идарәсенә җитәкче урынбасары булып тәгаенләнде. 2017 елдан Хәбиров Мәскәү янындагы Красногорскины җитәкли иде.

Рөстәм Хәмитов исә Башкортстан җитәкчесе булып 2010 елдан бирле эшләде. 2014 елда ул икенче мөддәткә сайланган иде.

Азатлык шушы үзгәрешләргә аңлатма бирүне сорап берничә белгечкә мөрәҗәгать итте. Без алардан Рөстәм Хәмитовның вазифасыннан вакытыннан алда китүен нинди сәбәпләр белән аңлатып була, ул республика җитәкчелегеннән нинди мирас белән китә дип сорадык.​

Айрат Дилмөхәммәтов, башкорт милли хәрәкәте вәкиле​:

Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

— Ул башлык итеп формаль рәвештә сайланды. Дөресрәге, президент булып сайланды, ә аннары аны башлыкка алмаштырдылар. 11 октябрь Республика көнендә вазифасыннан китү турында белдерә. Бу нәрсә турында сөйли? Бу аның мөстәкыйль хәрәкәт итмәүче җитәкче булуын күрсәтә. Беренче чиратта халык күзендә лигитим булмаган җитәкче. Халык аны сайламады. 2014 елны дөреслектә аны билгеләп куйдылар. Әйткәнемчә, ул колониаль идарә башлыгы. Илдә федерализм бетерелгән. Республика исемдә генә республика. Ул шул колониаль хакимиятнең җитәкче вазифасын башкаручы формаль башлык.

Хәмитовның нәкъ Республика көнендә китүе аның мөстәкыйль булмавын күрсәтә

Монда бу хәлнең нәкъ Республика көненә туры китерүе бик икейөзле. Башка көнне көтмәделәр. Метрополия республика көне бәйрәменә дә, республика статусына да төкерде. Без моны бәйрәмгә санамыйбыз дип күрсәтәселәре килгәндер. Бу башлыкның мөстәкыйль булмавын күрсәтә.

Әлбәттә, хәзер тагын кеме дә булса билгеләп куячаклар. Халык ихтыярын инкарь итәчәкләр. Халыкның бу урында кемне күрәсе килүенә күз йомачаклар. Хәзер без спектакль күрәчәкбез. Барлык контрольда булган, шул исәптән башкорт оешмалары да кемгә бармак төртеп күрсәтәчәкләр, шуңа ризалашачаклар. Ун көн элек Темәстә булган җыен димәк юктан булмаган. Ул ниндидер зур уенның бер өлеше булган. Хәзер бу ачыктан-ачык күренә бара.

Хәмитов 2010 елны Башкортстанда таланган хуҗалыкка килде, хәзер инде таланган хуҗалыкны калдырып та китә. Әлбәттә бераз ирек булдырылды, әмма анысы да барысына да түгел. Мисал өчен, мин ул республика җитәкчесе булган чорда ике тапкыр утырып чыктым.

Марат Колшәрипов, тарих фәннәре докторы, башкорт милли хәрәкәте ветераны:

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

— Рөстәм Хәмитов инде күптән китәргә тиеш иде. Ул җиренә җиткереп эшли алмады. Аның әйткән сүзе эше белән туры килми. Узган ел ук китәргә тиеш иде. Моны таләп итеп митинглар да булды. Ни өчен дигәндә, республика алга бармый. Мәскәү нәрсә әйтсә, баш өсте дип шуны эшләп йөри. Вазифага килгәч тә безнең республика бай дип кычкырып йөрде. Шуңа Мәскәү ШОС, БРИКС саммитларын монда уздырырга карар итте. Аны уздыру өчен миллирдлар китте. Отельләр төзеп куйдылар. Хәзер алар буш тора. Аңа миллирдлар түктеләр. Шундый ялгышлыклары күп булды.

Хәмитов республикадагы вазгыятьне контрольгә ала алмады

Шулай ук "Урал" фондын таркатты. Бу элекке президент Мортаза Рәхимов җитәкләгән фонд. 60тан артык миллиард сум акча бар иде. Ул акчалар Башкортстанда калыр дип уйладылар, Мәскәү аны тартып алды. Ул фонд Башкортстанда зур эш алып бара иде. Мәктәпләр, мәчетләр төзү, хәйриячелек эше буенча гамәл кылды. Шуны таркатты.

Аңа күптән китәргә кирәк иде. Бернинди алга китеш булмады. Аны нишләп китереп куйганнардыр, һич аңлашылмады. Мәскәү әйткәнне генә тыңлап йөрде. Әле бит республиканың 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыенып йөрибез. Бу республика көнендә тантаналы җыелышлар була иде, хәзер алары да үткәрелми. Ул Декларация, суверенитет сүзләре бөтенләй онытылды. Ул эшне шуңа китереп җиткерде.

Рөстәм Хәмитовның Башкортстан җитәкчелегендә ике мөддәте узды, шул вакыт эчендә ул республикадагы вазгыятьне үз контроленә ала алмады. Хакимият эчендә дә бер-берсе белән көрәшүче берничә төркем бар. Шуларның берсе – Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов төркеме. Монда Хәмитов килгәнче булган элита төркеме аның хакимиятен нык көчсезләндерде. Хәзер бар Русия буйлап губернаторларны алыштыру бара һәм бу алыштыру вакытында иң көчсез губернаторлар, республика җитәкчеләре төшеп кала. Хәмитов бик көчле түгел иде, шуңа күрә ул китәргә мәҗбүр булды.

Илнар Гарифуллин, тарихчы:

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

— Беренчедән, Рәхимов чорында булган милли проблемнарның, иң беренче чиратта татар проблемы чишелмәвен әйтергә кирәк. Рәхимовтан калган татар проблемнарының берсе дә сигез ел эчендә чишелмәде. Һәм менә татар оешмалары җитәкчеләренең берсе дә республика Дәүләт җыелышы – Корылтайга узмады. Бу хакимияттәгеләрнең милли мәсьәләләргә, бигрәк тә татар проблемына бик игътибар итмәвен күрсәтә. Хәмитов үзе килгәндә берничә зур икътисади проект игълан иткән иде, шул исәптән Росгидродагы элекке эшчәнлеге белән бәйле проектлар, зур инвестицияләр дә вәгъдә иткән иде. Аларның берсе дә килеп чыкмады. Өченче яман мирасы буларак республикадагы элита төркемнәре арасындагы киеренкелекнең артуын атап була. Ул килгәндә дә әлеге төркемнәр арасында көрәш бара иде, аның хакимияте чорында бу проблем чишелмәде, киресенчә көчәйде генә. Монда "Сода" ширкәте проблемы да үзен күрсәтеп тора.

Хәмитовның бердәнбер яхшы мирасы – республикага иреклек һавасы керде

Аның бердәнбер яхшы мирасы дип шуны атар идем: Рәхимовның күп елларга сузылган диктатурасыннан, авторитар хакимиятеннән соң республикага иреклек һавасы керде. Хәмитовны кем генә тәнкыйтьләмәсен, дошманнары сүксә дә, беркем дә аның тарафыннан эзәрлекләнми. Хәзер Хәмитов турында кем ни уйлый – шуны әйтә ала. Кирәк булса, үзләренең сәяси хәрәкәтләрен дә төзиләр. Әмма моның өчен Мортаза Рәхимов чорындагы кебек репрессияләр юк. Федераль структуралар ягыннан репрессияләр булырга мөмкин, әмма Хәмитовның үзе ягыннан андый эзәрлекләүләр юк. Хәмитовны журналистлар да, сәяси активистлар да тәнкыйтьли. Хәмитов китергән җепшеклек чоры аның иң зур яхшы мирасы дип әйтергә була.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG