Accessibility links

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча Радий Хәбиров башкарачак


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Русия президенты Владимир Путин Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Радий Хәбировны билгеләде.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча Радий Хәбиров башкарачак, дип хәбәр итте Путин сүзчесе Дмитрий Песков.

Радий Хәбиров 1964 елда Башкортстаннның Ишембай районында туган, юридик фәннәр кандидаты.

Хәбиров Башкортстаннан җәнҗал белән китте. Элекке президент Мортаза Рәхимов аны 2008 елда президент идарәсе җитәкчесе вазифасыннан алды. Хәбиров "Бердәм Русия" фиркасеннән дә куылды, ришвәт алуларда гаепләнеп, аңа карата җинаять эшләре ачылды. Ләкин 2009 елда "Бердәм Русия"нең федераль җитәкчелеге аны фиркагә кире алды һәм ул Русия президентының эчке сәясәт идарәсенә җитәкче урынбасары булып тәгаенләнде. 2017 елдан Хәбиров Мәскәү янындагы Красногорскины җитәкли иде.

Пәнҗешәмбе Башкортстанда сигез ел җитәкчелек иткән Рөстәм Хәмитов башлык вазифасыннан китүе турында белдерде.

Шул ук көнне Курски өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Росавтодорның элекке җитәкчесе Роман Старовойт билгеләнде. 28 сентябрьдә генә ул Русия транспорт министры урынбасары булып билгеләнгән иде. Курски өлкәсенең элекке губернаторы Александр Михайлов төбәк үсеше яшь җитәкче җитәкчелегендә дәвам итәргә тиеш дип вазифасыннан китте.

Пәнҗешәмбе үз вазифасыннан китүе турында шулай ук Байкал арты крае губернаторы Наталья Жданова да китүен белдергән иде.

XS
SM
MD
LG