Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курски өлкәсе губернаторы вазифасыннан китте


Курски өлкәсе губернаторы Александр Михайлов
Курски өлкәсе губернаторы Александр Михайлов

Курски өлкәсе губернаторы Александр Михайлов төбәк үсеше яшь җитәкче җитәкчелегендә дәвам итәргә тиеш дип белдерде һәм вазифасыннан китте.

Александр Михайловның губернаторлыктан китүе турында төбәк сайтында хәбәр ителә. "Курски өлкәсе үсеше яшь җитәкче җитәкчелегендә дәвам итәргә тиеш дип саныйм. Аңа уңышлар телим!", дип китерә Михайлов сүзләрен матбугат хезмәте.

Александр Михайлов губернатор булып 2000 елдан бирле эшләде. Ул быелгы көздә вазифасыннан китүче унынчы төбәк башлыгы булды.

Пәнҗешәмбе иртәнге якта Байкал арты крае губернаторы Наталья Жданованың китүе билгеле булды. "Ведомости" 2019 елгы сайлауларга кадәр Русиядә 10 төбәк башлыгы вазифасыннан китәргә мөмкин дип фаразлаган иде.

XS
SM
MD
LG