Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байкал арты крае губернаторы вазифасыннан китүен белдерде


Наталья Жданова
Наталья Жданова

Байкал арты крае губернаторы Наталья Жданова вазифасыннан китүен эчке мотивлар һәм объектив хәлләргә бәйләп аңлатты.

Наталья Жданова үз теләге белән Байкал арты крае губернаторы вазифасыннан китүен игълан итте. Бу хакта төбәк башлыгы матбугат хезмәтенә сылтанып ТАСС яза.

Жданова белдрүендә аның китүе соңгы арада таралган фаразлар, имеш-мимешләр һәм тәнкыйтьләр белән бәйле түгел диелә. Аның сүзләренчә, әлеге карар эчке мотивлар һәм объектив хәлләргә нигезләнеп кабул ителгән.

Наталья Жданова Байкал арты краен 2016 елдан җитәкли. Аның вазифасыннан китәргә мөмкинлеге турында РБКга 1 октябрьдә төбәктәге берничә чыганак сөйләгән иде. Китү сәбәпләре дип алар өлкәдәге авыр социаль һәм икътисади хәлләр һәм җирле халыкның губернаторга теләктәшлек дәрәҗәсенең түбән булуын атады.

9 сентябрьдә узган төбәк парламенты сайлавында "Бердәм Русия" 28 процент кына тавыш җыя алды. Узган сайлаулар белән чагыштырганда, бу 10 процентка кимрәк.

XS
SM
MD
LG