Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 00:59

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов башкорт телен укыту методикасын яңартырга чакырды. Берүк вакытта ул ана теле сәгатьләре киметелсә дә, укытучыларны кыскарту булмаячак дип ышандырды.

12-13 август Башкортстан укытучыларының август киңәшмәсе узды. Анда республика башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә башкорт телен укыту методикасын үзгәртергә, ана телендә белем бирүдә яңача эшләү кирәк.

"Грамматика нигезләрен көчләп өйрәтергә кирәкмидер. Башкорт теле ана теле булмаганнарга телнең нигезен өйрәтү кирәк. Башкортлар [күпләп] яшәгән урында телне өйрәтү бер төрле, ә эре шәһәрләрдә – башка методика булырга мөмкин", ди Хәмитов.

Республика башлыгы сүзләренчә, 8-9нчы сыйныфларда теләүчеләргә факультативлар да тәкъдим ителәчәк. Башкорт теле ана теле булмаганнарга мәҗбүри укытылмау сәбәпле сәгатьләр киметелсә дә, укытучыларны эштән җибәрү булмаска тиеш дип катгый әйтә Хәмитов.

25 ел эшләгән укытучылар белән нишләргә соң?

"Без укытучыларны саклап калырга тиеш. Әйдә, моны эшлибез, ә моны эшләмибез дип әйтү генә җиңел. Ә 25 ел дәвамында бу эш (башкортча укыту) дәвам итә икән, ул укытучылар белән хәзер нишләргә соң? Бер көн эчендә генә моны үзгәртеп булмаячак. Үзгәртү өчен башта төптән уйлау, аңлау кирәк. Мин мәктәп мөдирләренә, 8-9нчы сыйныфларда сәгатьләр саны кимесә дә, укытучыларга тимәгез, төрле вариантларны карагыз, дип әйттем", ди Хәмитов.

Әлеге укытучылар киңәшмәсенә кадәр 3 августта Рөстәм Хәмитов Уфада төзелеп килә торган яңа мәктәпне карагач журналистларга Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дип белдерүен хуплавын җиткергән иде. Ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту булмаска тиеш дип ассызыклады ул.

Сәгатьләр кимер дигән курку булырга тиеш

"Башкортстан мәгариф министрлыгы республикада туган телләрне укыту вазгыятен тикшерде һәм сигезенче, тугызынчы сыйныфларда мәгарифтә базис планнарына, башкорт телен дәүләт теле буларак укытуга үзгәрешләр кирәклеген ачыклады. Бу – башкорт, татар, чуаш һәм башка ана телләрне өйрәнүгә йогынты ясамаячак. Сәгатьләр кимер дип курку булырга тиеш дип санамыйм", дигән иде башлык.

Хәмитов сүзләренчә, бүген республикадагы бөтен уку йортларында да туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырылган.

Башкортстанда башкорт телен саклау өчен барын да эшләү кирәк

"Бернинди дә чикләүләр, тыюлар юк. Шул ук вакытта туган телне өйрәнү – ата-ана теләге икәнне дә онытмаска кирәк. Бу минем үз фикерем: башкорт теле Башкортстанда дәүләт теле буларак өйрәнелсен һәм (ата-аналар – ред.) аны дәүләт теле буларак укыту белән ризалашсыннар иде. Бу мәсьәләдә ата-аналар ягыннан аңлау булыр. Башкортстанда башкорт телен саклау өчен барсын да эшләү кирәк. Телгә юкка чыгу куркынычы яный, бу телдә сөйләшүчеләр алай күп түгел, бер миллионнан әллә ни күп түгел. Башкортстан хөкүмәте дә, хакимиятләр дә башкорт теленә ярдәм итү өчен эшләргә тиеш", ди Хәмитов.

UNESCOның 2013 елдагы хисабында Русиядә яшәгән милләтләр сөйләшкән 131 телгә киләчәктә юкка чыгу куркынычы яный һәм алар арасында башкорт теле дә бар дип белдерелде.

Путинның "ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" диюен кайбер белгечләр милли республикаларны, милләтләрне турыдан-туры юк итү, бердәм россиян милләте ясауга юнәлгән сәясәтне көчәйтү булып тора дип белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG